Иң яхшыларны сайладылар
Узган ялларда Ижауда волонтерларның иң-иңнәрен сайладылар.
Тормышның һәр өлкәсендә дә актив катнашкан 5 кыз һәм 4 егет бу көнне “Мисс һәм мистер яхшылык” республика конкурсында үзләрен иҗади яктан да ачтылар, социаль проектлар тәкъдим иттеләр. Катнашучылар арасында милләттәшебез Диана Әхмәтгәрәева дә бар иде.
Диана Индустриаль техникумның икенче курсында белем ала. Волонтерлык белән моннан 4 ел элек шөгыльләнә башлаган. “Башкаларның төрле чараларда катнашуларын, кешеләргә ярдәм итүләрен күрдем дә, үзем дә волонтерлар рәтенә басарга булдым. Шушы вакыт эчендә йөзләгән чараларда катнашырга өлгердем: зоопаркның туган көне, төрле турслетлар, реконструкциядән соң “Динамо” стадионының ачылуы һәм башка төрле республика өчен мөһим булган чаралар. Миңа волонтер булырга бик ошый. Бу -башка төрле хисләр, яңа дуслар дигән сүз”, — ди Диана.
“Мисс һәм мистер яхшылык” конкурсы ел саен уздырыла. Элек анда бары тик кызлар гына катнашкан, быел беренче тапкыр егетләр дә үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәткәннәр. “Конкурска берничә ай дәвамында әзерләндек, фотосессияләр уздырылды, үз-үзеңне сәхнәдә тотарга, бию, иҗади номерлар өйрәндек”, — дип сөйләде ул. Катнашучыларга үзләренең социаль проектларын да тәкъдим итәргә кирәк була. “Минеке “Өмет җилкәне” дип атала иде. Ул телсез һәм саңгырау булган кешеләргә ярдәм итү өчен ясалган проект”, — диде Диана. Үзенең иҗади чыгышында да ул кул белән төрле ишарәләр генә ясап башкарыла торган “Әни” дигән җыр тәкъдим итте.
Диана конкурста икенче урынга лаек булды. Әле аннан кала төрле номинацияләрдә дә җиңү яулады ул. Шуларның берсе — “Милли кием” номинациясе. “Мин конкурста үзебезнең татар халык күлмәген тәкъдим иттем. Милли кием биреп торган “Яңарыш” газетасы редакциясенә бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә”, — диде Диана. Без дә аңа уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз.