Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Иң шаян һәм иң уңган бакчачылар билгеләнде
8.10.2015

Иң шаян һәм иң уңган бакчачылар билгеләнде

«Яңарыш» газетасының 30нчы санында “Безнең бакча” исемле фотоконкурс игълан иткән идек.

Вакыт дигәнең тиз үтә, инде бәйгегә йомгак ясар вакыт та җитте. Конкурска юлланган һәр фото үзенчә кызыклы, бакча хуҗаларының тырыш, уңган икәнлеген күрсәтә. Җиңүчене аерып алу җиңел булмады, шуңа күрә без һәр катнашучыга бүләк әзерләдек. Ә менә Ләйсән Тимершинаны “Иң шаян бакчачы”, ә Вараксинодан Мидхәт Шакировны “Иң уңган бакчачы” дип билгеләдек.
Конкурста катнашкан Гөлнур Айзат, Рәзилә Хәмидуллина, Зәнфирә Дәүләтшина, Сөмбел Сабирҗанова, Дарья Коростель, Назыйм Әхмәтвәлиев, Дилүсә Гыйләҗетдинова, Ләйсән Тимершина, Мидхәт Шакировларның редакциягә килүләрен үтенәбез. Сезне бүләкләр көтә.

Безнең адрес: Пастухов урамы, 13нче йорт.
Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 78-35-43.