Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Иң чиста дин – Ислам дине
22.09.2016

Иң чиста дин – Ислам дине

 Аллаһ Тәгалә бу дөньяны безгә сынау өчен яралтты. Кайсыбыз яхшырак гамәлле икәнлекне белер өчен безгә яшәү белән үлемне булдырды. Димәк, без Аллаһ Тәгаләнең әмерләрен үтәп, Аның тыюларыннан тыелып яшәргә тиешбез. Һәм Раббыбызның әмеренә ияреп, без шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә итагать кылып, аңа иярергә тиешбез. Аллаһ Тәгалә безгә бу иман нигъмәтен биргән һәм без аны кадерләп сакларга тиешбез. Чөнки гади гөнаһлардан кала, бик куркынычлары, диннән чыгаручылары бар. Бүгенге көндә мөселман илләрендә мөселманнар арасында булган вәзгыятьне карагыз. Бөтенесен анализласак, төпле уй йөртсәк, без бер нәтиҗәгә килербез. Хәзерге мөселман дөньясында аның тарихында инде берничә тапкыр булып алган тагын бер бөек фетнә башланды.

Нәрсә ул фетнә?

Фетнә — мөселманнарның ниндидер сәбәп аркасында бер-берсен аңламыйча, берәүләренең икенчеләренә каршы чыгулары. Бүгенге көндә без күрәбез: бер гаебе булмаган мөселман һәм мөселман булмаганнарның да каннары түгелә, һәм аларны агызучылар да үзләрен мөселман диләр. Әле алай гына да түгел, алар гына хак мөселманнар, ә башкаларны алар бик җиңел генә көферлектә гаеплиләр һәм аларга каршы сугыш ачалар.
Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең хәдис­ләреннән булган бик зур гына өлеше шушы фетнә төшенчәсенә һәм күренешенә багышланган. Иң беренче, ул тугры халифәләрнең өчесенә: Хаттаб улы Гомәргә, Гаффан улы Госманга һәм Әбу Талиб улы Галигә, Аллаһ аларның барчасыннан да разый булсын, аларның үз үлемнәре белән үлмәячәкләрен әйткән. Гаффан улы Госманны һәм Әбу Талиб улы Галине үтерүчеләр үзләрен мөселманнар дип йөртүчеләр булачагын да белгерткән. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) Хаттаб улы Гомәргә: «Син фетнәнең капкасы һәм ул капка җимереләчәк», — дигән, ягъни аның үтерелүе белән, ул капка җимерелеп, фетнәгә юл ачылачак. Димәк, Хаттаб улы Гомәр үтерелгән вакыттан ук, Ислам дөньясында фетнәләр гел булып торалар. Беренче фетнәләрнең нәтиҗәсе ике тугры халифәнең үтерелүенә генә түгел, сәхабәләрнең үзара сугышуларына һәм Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең өммәте 3 төрле агымга бүленүендә була. Шушы вакытта шигыйлар һәм хариҗиләр барлыкка киләләр. Беренчеләре халифәләр фәкать Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең нәселеннән генә булырга тиеш диләр. Ягъни алар фикеренчә, Әбу Бәкер Сиддыйк, Хаттаб улы Гомәр, Гаффан улы Госман халифәлекне хаксыз алганнар, чөнки аларча, моңа тик Әбу Талиб улы Гали генә лаеклы булган. Бер яһүди — Сәбәэ улы Габдуллаһ Ислам динен кабул итә. Ләкин аның динне кабул итүнең сәбәбе соңыннан ачыклана. Аның котыртуы белән Гыйрак халкы өченче тугры халифә — Гаффан улы Госманга каршы чыгалар һәм алар үзләренең халифәләре итеп Әбу Талиб улы Галине сайлыйлар. Алар үзләрен шигать, ягъни бер аерылып чыккан төркем итеп атыйлар. Шуннан соң аларның исемнәре шигыйлар була да инде. Ләкин Әбу Талиб улы Гали аларның бу дәгъваларын кире кага. Ул Гаффан улы Госманга итагатен дәвам итүен игълан итә. Ләкин Сәбәэ улы Габдуллаһның котыртуы белән Гыйрак шигыйлары Мәдинәгә килеп Гаффан улы Госманны үтерәләр. Һәм Әбу Талиб улы Галине халифәлекне кабул итеп алырга мәҗбүр итәләр. Мөселманнарны таркаулыкка өндәүче яһүдинең иярченнәре Гыйрак җирләренә кайтып китәләр.
Ләкин Сәбәэ улы Габдуллаһның Ислам диненә зарары моның белән генә тәмамланмый. Ул шул ук Гыйрак җирләрендә халыкны бу юлы инде Әбу Талиб улы Галигә каршы күтәрә башлый. Боларны инде хариҗиләр дигәннәр, чөнки алар халифәгә каршы чыгалар, баш күтәрәләр. Аларның карашы буенча, теләсә нинди мөселман кешесе халифә була ала. Тарих күрсәткәнчә, хариҗиләрнең гомерләре озын булмый, чөнки аларда тагын бер зур ялгышу, тайпылу була, алар зур гөнаһ кылучыларны көферлеккә чыгаралар. Ләкин Ислам тарихында хариҗиләр яңадан һәм яңадан барлыкка киләләр. Бүгенге көндә аларның варислары Гыйрак һәм Сүрия җирләрендә мөселманнарның каннарын түгәләр. Бөтен кыланышлары һәм үзләрен тотышлары нәкъ хариҗиләрнеке.
Димәк, мөселманнарның иң башта бүленүләре шайтанның котыртуы белән хакимият мәсьәләсе аркасында чыга. Ягъни, кем мөселманнарның халифәсе була ала дигән сәяси мәсьәлә мөселманнарны үзара таркатты. Шул вакытта мөселманнарның һәм исламның дошманнары бу фетнәләр аркасында мөселманнарның таркалуын бик яхшы файдаланып калалар.

Дини гыйлем ал

Ошбу фетнәләрнең төп сәбәбе халыкның дин гыйлеме ягыннан надан булуында. Диндә гыйлеме сай булган кешене төрле ялган фикер, байраклар астында җыярга бик җиңел. Дин гыйлеме булмагач, Раббыбызны дөрес итеп тану, Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең сөннәтен белү һәм аңа иярү, диннең төп максатын аңлау, динебезне дөрес итеп тоту һәм мөселманнарның бердәмлеген саклау дигән төп максатлар артта калалар. Ә мөселманнар дин ягыннан сай булгач, аларга төрле ялган фикерләр кертеп, аларны үзара талаштырырга бик җиңел. Дошманнар моны эшлиләр дә. Шуңа күрә мөселманнарны бу фетнәләрдән саклый ала торган нәрсә ул — фәкать гыйлем генә. Һәм ул гыйлемне таратыр өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Иң дөресе — дин гыйлемен мәчетләрдә өйрәнү. Җавапны Интернеттан яисә гыйлеме булмаган мөселманнан алу дөрес түгел. Һәрхәлдә динне өйрәнгәндә, аның төп максатларын ачыклап, шәригать гыйлеменең гомуми кагыйдәләрен өйрәнеп, ислам диненең төп мәгънәсенә төшенергә кирәк. Дин гыйлемен тирән алган кеше беркайчан да бернинди фетнәле фикерләргә бирешмәячәк, чөнки ул хак белән батылны аера белә.
Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең фетнә турында хәдисләрдә: “Мөселманнар арасында фетнә барган чакта йоклаган кеше, ятып торучыдан хәерлерәк, ятып торучы утырып торучыдан яхшырак, утырып торучы, басып торучыдан яхшырак, басып торучы җәяү баручыдан яхшырак, җәяү баручы атка атланучыдан яхшырак, атка атланучы юлга чыгучыдан хәерлерәк”, — диелгән. Әгәр кешенең өе булса, өендә калсын, җире булса, җирендә мәшгуль булсын, әгәр өе дә, җире дә булмаса, кылычын ташка сугып, аны яраклылыктан чыгарырга һәм соңыннан фетнәдән ераккарак качарга тиеш була. Ягъни ул кылыч белән беркем дә беркемне дә үтерә алмасын. Димәк, кеше фетнәдән качарга һәм әгәр анда сугыш коралы булса, аны бозарга тиеш була. Бу сүзләрдән соң нәрсә аңлашыла, Интернеттан бик “күркәм төшерелгән” видеоларны карап, чит илгә сугышка чыгып китәргә түгел, ә андый җирдән ерак булганына сөенергә кирәк.
Тагын бер мәсьәлә: җиһадның төп мәгънәсе җир йөзендә Аллаһ Тәгаләнең исемен югарыда кылдыру. Бүгенге көндә мөселманнар, гомуми зәгыйфьлектә булулары аркасында, бер мөселман иленең җитәкчесе дә, башка кеше дә җиһад игълан итә алмый, чөнки аның җиңеләчәге көн кебек ачык. Һәм бу җиһад игълан итүләрнең нинди файдасы бар? Бернинди файдасы юк. Бөтен дөньяда мөселманнарны кысрыклыйлар, аларның тормышлары авырая башлый. Ислам динен пычратып, аның абруе иң түбән дәрәҗәгә төшерелә. Ягъни, монда һәрхәлдә Аллаһ исеме күтәрелми, димәк, җиһад дигәннәре төп максатка ирешми. Бүгенге көндә, Ислам дине гыйлемен тарату, диннең төп максатларын бөтен кешеләргә ачыклап бирү белән, мөселманнарның әдәп, әхлак, гыйлем ягыннан башка кешеләргә үрнәк булулары белән җиһад кылу дөрес булыр. Башкача мөмкин түгел.