Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Иң хәерле ун көнлек
8.08.2019

Иң хәерле ун көнлек

Без әле яңа гына Рамазан айларына кереп, аны озатып җибәргән идек. Ураза гаетен бергә каршылаган күп кенә кешеләр инде арабызда юк. Ә кемгәдер менә бүген җеназа укыйбыз. Алар Корбан гаетен күрә алмый. Безнең гомерләребез әнә шулай кыска. Дөньяда безнең вакытыбыз чикләнгән, көннәребез билгеле. Һәр мөселман Аллаһы Тәгалә каршына барырга әзерләнергә тиеш.

Инде менә Зөлхиҗҗә аена кердек. Зөлхиҗҗә — Ислам динендәге 4 изге айның аеруча мөкатдәсе, хөрмәтлесе. Ул — Корбан бәйрәме ае. Зөлхиҗҗә — Хаҗ ае.
Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көне — иң мөһиме. 9нчы көн — Гает алды көне, Гарәфә көне дип атала. Бу көннәрдә бик күп гыйбадәтләр җыела. Ул — аерым гает намазы, ураза, хаҗ, Корбан чалу, сәдака бирү һәм башка бик күп төрле гамәлләр. Бу — Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге. Без бу форсатны кулдан ычкындырырга тиеш түгел. Әгәр дә сәүдәгәргә: “Менә шундый вакыт җитә, 10 көн эчендә сез 1 еллык ризык, товар җыеп куя аласыз”, — дисәләр, ул шунда ук бөтен акчасын әзерләп куячак. Соңыннан җиңел, рәхәт яшәр өчен шушы 10 көнне кулыннан ычкындырмаячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә : “Изге һәм саваплы гамәлләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән бу ун көннән дә хәерлерәк башка көннәр юктыр”, — ди. Сәхабәләр: «Хәтта Аллаһы Тәгалә хакына җиһад итүдәме?» — дип сорый. Ул: «Адәм баласы Аллаһы Тәгалә хакына бөтен байлыгын, барлыгын калдырып чыгып китеп, бернәрсәсез кайтып кергән очрактан кала, хәтта җиһадтан да хәерлерәк».
Бу көннәрдә галимнәр фарыз гамәлләрне күбрәк игътибар белән башкарырга киңәш итәләр. Ә хәрәм гамәлләрдән тагы да ныграк сакланырга кирәк. Бу көннәрдә зикерләр әйтеп, Аллаһы Тәгаләне күбрәк искә алу да да мөһим.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Рамазанның соңгы 10 көнеме, әллә Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көнлегеме мөһимрәк?” – дип сорыйлар. Ул: “Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көне”, — дип җавап бирә. Галимнәр әлеге хәдискә таянып, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләтләрен Рамазан аеның соңгы ун көнлеге белән чагыштыралар. Бу көннәр Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр.
Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көнендә ике бөек көн яшерелгән. Беренчесе – Гарәфә көне. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфә тавында дога һәм гыйбадәт кыла. Икенчесе – Корбан гаете. Шуңа күрә галимнәр бу көннәрнең бөеклеген кабат-кабат искә алалар. Уйлап карагыз әле, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынырга мөмкин булган иң саваплы гамәл — ул да булса, Хаҗ сәфәрендә булу. Аллаһы Тәгалә әлеге изге гамәлне һәркемгә гомердә бер тапкыр булса да кылырга насыйп итсен иде. Чөнки Хаҗ сәфәренә барган, андагы барлык йолаларны тиешле дәрәҗәдә үтәгән мөселманнар өчен Аллаһы Тәгалә гаҗәеп дәрәҗәдә әҗер-саваплар әзерли. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: «Кабул кылынган Хаҗның әҗере Җәннәт нигъмәтләренә тиңдер», — дигән. Ә Гарәфә көнендә бирелә торган тагын бер зур бүләк — ураза тоту. Гарәфә көнендә тотылган бер көн ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга.
Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көнендә ураза тоту да саваплы гамәл. Соңгы 10нчы көн Корбан гаетенә туры килә. Бу көнне без иртән ашамыйча мәчеткә киләбез һәм бары тик гает намазыннан соң гына авызга ризык кабабыз. Шулай итеп, без 9 көн түгел, ә 10 көн ураза тоткан кебек булабыз.
Гыйбадәтләрне үтәгәнче, үзебезнең тормыш, яшәү рәвеше турында да уйланыйк. Без кемнедер үпкәләтмибезме, вәгъдәбезне үтибезме, рәнҗетмибезме, ялганламыйбызмы, бурычларны кайтарабызмы? Галимнәребез шул турыда уйланырга киңәш итә. Чөнки барлык гыйбадәтләребезне дә без зур тырышлык белән үтибез. Алар безнең көчне, сабырлыкны, зәкәт яисә сәдака булса, акчаны таләп итә. Ә бу тормышта шушы гыйбадәтләрне үтәп, Аллаһы Тәгалә каршына килеп баскач, аларның әҗер-савабы сез үпкәләткән кешеләргә биреләчәк. Сезгә булган әҗер-саваплары юкка чыгачак. Шайтан безне әнә шулай котырта, ул безне хәрәм белән боза алмаса, безнең гыйбадәтләребезне матурлап күрсәтә, ялгышларыбызны күрмәскә өйрәтә. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт иткән кебек, без башка кешеләрнең дә хокукларын бозмаска тиеш.
Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә башкарыла торган иң зур гыйбадәтләрнең берсе ул – Корбан чалу. Бер гаиләгә сарык, кәҗә корбан итеп чалынса, 7 гаиләгә сыер, дөя чалына. Кайбер кешеләр: “Мин бер тапкыр корбан чалдым инде, башка тиеш түгел”, — дип уйлап ялгыша. Матди яктан корбан чалырга мөмкинлеге булган һәр кеше корбан чалырга тиеш. Әгәр дә кешенең бер сарык алырлык акчасы бар, ләкин башка акчасы юк икән, ул бу сарыкны корбанга чалырга һәм итен тулысынча үз гаиләсенә калдыра ала.
Зөлхиҗҗә ае — Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге. Без бу форсатны кулдан ычкындырмасак иде! Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен.

Белдерү!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! 11 августта – Корбан бәйрәме. Гает намазы Ижау шәһәрендәге өч мәчеттә дә иртәнге 7.00 сәгатьтә башланачак.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.