Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иң оста чәкчәк пешерүчене билгеләделәр
2.11.2016

Иң оста чәкчәк пешерүчене билгеләделәр

%d1%87%d3%99%d0%ba%d1%87%d3%99%d0%ba%d0%bb%d3%99%d1%80-%d0%b1%d0%b5%d1%80%d1%81%d0%b5%d0%bd%d0%bd%d3%99%d0%bd-%d0%b1%d0%b5%d1%80%d1%81%d0%b5-%d0%bc%d0%b0%d1%82%d1%83%d1%80-%d0%b8%d0%b4%d0%b5

Чәкчәк бәйрәме 2007нче елда Казанда узган өченче дөньякүләм татар яшьләре форумында барлыкка килә. Яшьләр арасында зур кызыксыну уяткан бу. Бәйрәм татар халкынының милли ашларын башкаларга таныштыруга, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәтелгән. Быел мондый акция Казан, Яр Чаллы, Төмән, Җаек, Воронеж, Тольятти, Екатеринбург, Чиләбе, Новосибирск, Уфа, Санкт-Петербург шәһәрләрендә үткәрелгән инде. Шулай ук чит илләрдә: Кыргызстан, Үзбәкстан, Украина, Латвия, Литва, Төркия, Казахстанда яшәүче милләттәшләребез дә әлеге бәйрәмне үткәргәннәр. Быел чәкчәк бәйрәме 29 октябрьдә беренче тапкыр Пермь шәһәрендә дә дискотека форматында оештырылган.
Узган шимбәдә Ижаудагы “Столица” сәүдә үзәге гөрләп торды. “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган чәкчәк бәйрәменә халык билгеләнгән вакыттан алдан ук агыла башлады. Ижауда әлеге акция җиденче тапкыр уздырыла. Елдан-ел бәйрәм белән кызыксынучылар саны да арта. “Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Катнашучыларны үзебез эзләдек. Узган ел чәкчәк пешереп алып килгән апаларга да шалтыраттык. “Яңарыш” газетасында белдерү бирү дә ярдәм итте”, — дип сөйләде “Иман” яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова. Беренче тапкыр бәйрәмне урамда уздырган идек. Аннан соң Тимерьючылар мәдәният йортында үткәрә башладык. Тик анда күпчелек шул якта яшәүчеләр генә килә. Узган ел сәүдә үзәгендә уздырдык. Безгә ошады. Бәйрәмгә хәтта узып баручылар да кушыла ала. Яшьләр дә күбрәк килә”.
%d0%ba%d0%b0%d1%82%d0%bd%d0%b0%d1%88%d1%83%d1%87%d1%8b%d0%bb%d0%b0%d1%80%d0%bd%d1%8b-%d0%b1%d2%af%d0%bb%d3%99%d0%ba%d0%bb%d3%99%d2%afИң тәмле чәкчәк пешерүче исемен алу өчен бәйрәмдә барлыгы 5 кеше: Зәйтүнә Шәрифуллина, Флюрә Ситдыйкова, Хәлимә Шәмсиева, Рәзифә Фәйзуллина, Зөлфия Зарипова катнашты. Һәр катнашучы 10 йомыркадан, үзенчәлекле итеп бизәлгән чәкчәк әзерләргә тиеш иде. Жюри әгъзалары милли ризыкның тәменә, бизәлешенә, бал белән катыруның сыйфатына карап бәя бирделәр. Чәкчәк пешерүче осталар үзләре белән таныштырдылар, әзерләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. “Һәр катнашучы да бәйгегә җаваплы караган. Үзләренең чәкчәк пешерү буенча чын осталар икәнлекләрен күрсәттеләр. Милли ризыклар тәмле дә, бизәлешләре ягыннан да таң калырлык иде. Конкурсның аерым таләпләре бар иде, җиңүчене әлеге таләпләр буенча сайлап алырга тырыштык. Иң беренче, катнашучыларга чәкчәкне тамашачыга тәкъдим итәргә кирәк иде. Менә шушы өлештә осталарның бераз әзерлекләре җитмәде, шуңа күрә баллар да аерылды. Бәйгедә катнашучылар милли киемнәрдән булсалар, тагын да матуррак, тәэсирлерәк булыр иде”, — диде жюри әгъзасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.
Иң оста чәкчәк әзерләүче булып Хәлимә Шәмсиева табылды. Бу инде аның беренче тапкыр гына бәйгедә җиңүе түгел. 2014 елда ул шулай ук беренче урынны яулаган иде. “Чәкчәк пешерү буенча рецепт бер инде ул. Тик тәмнәре буенча барысы да аерыла. Күрәсең, кулдан да торадыр инде. Мин әнием өйрәткән рецепт буенча әзерлим. Ул мине әле кечкенә чакта ук милли ризыгыбызны пешерергә өйрәтте. Әнием пешергән чәкчәкләр бөтен Әгерҗе районына данлыклы иде, татлы ризык һәр бәйрәм табынын бизәде”, — дип сөйләде Хәлимә Шәмсиева.
Бәйрәм җыр-биюләр, лотерея уйнату белән үрелеп барды. Балалар мәйданчыгы, милли киемнәр киеп фотога төшү дә оештырылган иде. Акциядә катнашкан һәркем рухи рәхәтлек алып кайткандыр. Афәрин, «Иман»лылар!

Эльвира Хуҗина.