Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Иң мөкатдәс нәрсә — эш!
27.08.2020

Иң мөкатдәс нәрсә — эш!

Чираттагы ялымнан соң эшкә чыгуымның беренче көнендә үк редакциягә газета алырга килгән бер укучыбыз: “Яңарыш”та бер дә авыл хуҗалыгы, фермалар турында язмыйсыз!” — дип шелтә белдерде. “Без бит милли газета, төп игътибарыбызны телне саклау, милләтне үстерү мәсьәләләренә юнәлтәбез”, — дигән җавабыма ул: “Сез тел турында да языгыз, авыл хуҗалыгын да онытмагыз! Без бит җирдә аунап, мал карап, көтү көтеп, тирес түгеп үстек, безне хезмәт тәрбияләде. Авыллар бетсә, тел дә бетә!” – диде, үз фикерендә нык торып. Шактый гына сөйләшкәннән соң, “Ярый, абый, авыл хуҗалыгына игътибарны көчәйтербез”, — дип озатып калдым мин аны. Үзем уйга калдым. Әйткән сүз буш вәгъдә булып кына калырга тиеш түгел бит.
Авыл хуҗалыгы — бүгенге көндә авырткан мәсьәлә. Яшьләр шәһәргә китә, авыллар бетеп бара. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга теләп, югары уку йортларын сайлаучылар бармы икән? Авыл хуҗалыгы темасы турында язуны шушы сораудан башларга булдым.

Ә бу юнәлештә Илдус Шамил улы Фатыйховтан да күбрәк хә­бәр­дар булган кешене табып булмастыр. Шуңа да иң беренче эш итеп аңа шалтыраттым. Профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Фатыйхов Авыл хуҗалыгы академиясендә “Үсемлекчелек” кафедрасын җитәкли. Аның тырыш хезмәте белән никадәр фәнни эшләр башкарылган, күпме авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр ияләре үсеп чыккан, диссертацияләр язылган.
Үсемлекчелек кафедрасы – ака­де­миянең беренче кафедра­ларының берсе, анда 1954 елда агрономия га­лимнәрен әзерли башлыйлар һәм Удмуртиянең агросәнәгать комплексын фәнни яктан тәэмин итүгә нигез салына. Кафедра коллективы уку-укыту һәм методик эшне камилләштерүгә зур игътибар бирә, лаборатория, гамәли, мөстәкыйль, курс һәм контроль эшләре өчен уку-методик басмалар әзерләнә һәм чыгарыла.
Кафедрада биш уку аудиториясе, өч махсус укыту лабораториясе бар, аларда үсемлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү технология­се, орлыкчылык, ашлык һәм орлык­ларны урып-җыюдан соң эшкәртү, җитен продукциясенең сыйфатын билгеләү буенча лаборатория дә­рес­ләре үткәрелә. Бу хакта горурлык белән сөйли Илдус абый. Чөнки әлеге уңышлар барсы да Илдус Шамил улының күз алдында ирешелгән. Уңышларда аның өлеше зур.
“Бүгенге көндә авыл хуҗа­лы­гын­да хәлләр ничек соң?” — дип кызык­сы­нам. “Авылга кайтып эшләү өчен белгечлек алырга атлыгып тормый яшьләр. Әле укырга кереп, һөнәр алгач та, үз белгечлеге буенча эшләргә теләмиләр. Ә яхшы белгеч әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең бурыч — студентларда үз һөнәрләренә ярату, тугрылык хисләрен уяту, аларны кызыксындыра алу. Моның өчен хезмәтне, җирне сөяргә кирәк шул, — ди профессор. — Шулай да зарланырга кирәкми, яшьләр арасында авылда яшәргә теләгән, авыл тормышын җанландырырга дип, төпле фикер йөрткән кыю, хезмәт сөючән яшьләр бар”, — дип, шушындый кеше белән таныштырырга вәгъдә итте миңа Илдус Фатыйхов. “Сез бит милләт өчен янып йөрисез. Миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнсез икән, отпуск көнемне дә кызган­мыйм, алып барам мин сезне авыл­га”, — дип, сәфәр өчен көнне билгеләде һәм без юлга чыктык. Максатыбыз — Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, бүгенге көндә Кияс районында урнашкан «Дубровское» агрофирмасында баш агроном булып эшләүче Вәсил Зөлфәт улы Латфуллин һәм аның эшләре белән танышу.

Вәсил тумышы белән Кияс райо­нының Байсар авылыннан. Уд­мур­тиядә туып үсүенә карамастан, хәтта һөнәри терминнарга кадәр саф татар телендә сөйләве сокландырды мине. Әңгәмәбезне дә авыл хуҗалыгы турында түгел, ә шәхси тормышы турында кызыксынудан башладым.

— Татар телен камил белүемә әби-бабама рәхмәтле. Алар белән ара ерак түгел, күршедә генә торалар. Әти-әни эштә, ә без ни булса да, анда йө­­гереп кердек. Мәктәптә удмуртлар белән бергә укып, алар телен ишетеп үскәч, удмурт телен дә яхшы беләм. Хәзер менә җае чыкканда татарча, эштә күбрәк русча, ә удмуртлар бе­лән удмурт телендә аралашабыз.Вәсил Латфуллин.

— Ә авыл хуҗалыгы буенча һөнәр сайлауга нәрсә этәрде? Әти-әниең юлын сайлавыңмы?

— Әнием почтада эшләп, лаеклы ялга чыкты, әтием колхозда тракторчы да, инженер булып та эшләде. Авылда яшәгәч, әлбәттә, авыл, колхоз тормышы миңа таныш. Җәйге каникулларда дару үләннәре җыеп тапшыра идек. Авыл хуҗалыгы академиясен сайлаганда, дөресен генә әйткәндә, мин авылда калам дип, ачык кына максатлар куймадым. Иң мөһиме — югары белем алып чыгарга кирәк. Аннан күз күрер”, — дип уйлаганмындыр. Өченче курс­ка күчкәч, агроном һөнәре ошый башлады. Алган гыйлемебезне җәй­ге практика вакытында сынап карау да, укытучыларыбыз биргән белем, тәрбиянең нәтиҗәсе дә булгандыр. Авыл хуҗалыгы эшенә күңел тарта башлады. Академиядә эш бик дөрес, нәтиҗәле итеп куелган. Алган гыйлем белән гамәли эш үрелеп бара. Төрле тәҗрибәләр үткәрү — мавыктыргыч эш. 3нче курс­та Вот­кинск районының “Июльское” уч­хозында тәҗрибәләр уздыру бик ошады. 4нче курста Можга районында җитештерү практикасында эшләдем. Укуны тәмамлап, армия хезмәтенә киткәч, агроном булырга теләгем бөреләнеп чәчәк атты. Шуңа да хезмәтемне тутырып кайту белән Авыл хуҗалыгы академиясенә аспирантурага кердем. Кандидатлык диссертациясен яклагач, Илдус Шамил улы шалтыратып, менә шушы эшләгән урынымда ферма ачалар, агроном кирәк диде. Биредә эшләвемә биш ел булды менә. Мин килгәндә, монда хуҗалык җимерелеп беткән, бары 600 гектарда җир эшкәртелә иде. Беренче елны шул җирне эшкәрттек. Арпа, бодай, арыш, солы — кыскасы, фураж культуралары һәм күпьеллык печән үстердек. Җирне елдан-ел арттыра бардык. Хәзерге вакытта безнең 9500 гектар җиребез бар, 5100 гектар җир эшкәртелә.

— Ишетеп белүемчә, сез эшләгән хуҗалык “экоферма” дип атала. Удмуртиядә әлегә мондый ферма юк. Аның үзенчәлеге нидә?

— Экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәбез. 5 мең гектар бернинди химик ашлама кертелмәгән органик чиста җирдә бодай, арыш, арпа, солы, борчак һәм башка культуралар үстерәбез. Органик игенчелек ул — төгәл игенчелек, чәчү әйлә­не­ше, кырларның электрон карта­лары булу, туфракны минималь эш­кәртү. Без химия кулланмыйча гына үсемлекләрне корт­кычлардан һәм чүп үләннәреннән саклауның барлык танылган алымнарын өйрә­нәбез. Елына ике тапкыр безгә инспекторлар килә һәм туфракның сос­тавын тикшерә. Синтетик ашламалардан, барлык пес­тицидлардан баш тарттык. Ашламалар кулланмасак та, гектарына 22 центнер уңыш алдык. 30 процентка кадәр мәйданны биләгән алты ба­су чәчү әй­ләнешендә, анда күпьеллык үләннәр үстерәбез.

— Төрле хәлләр була бит. Корт­кыч бөҗәкләр дә күп. Химия кулланмыйча эшләве кыенмы?

— Мин башкача эшли белмим, тәҗрибәм дә юк!
Бер урында гына тормыйбыз, үсәбез, яңа технологияләр кертә­без. Күпме явым-төшем булуын өй­рә­нәбез, пенетрометр ярдәмендә туфракның тыгызлану тирәнлеген үлчибез (туфрак тыгыз булганда, ти­рәнрәк итеп йомшартабыз).
Мин эшли башлаган елда җир­не сөрә идек. Хәзер бу алымнан читләштек, чөнки туфракның көчле деградациясен күзәтәбез: һәр язда эрозия күзәтелә, “сабан табаны” барлыкка килә, чүп үләннәре дә бөтен басуга тарала һәм күп була. Шуңа күрә җирнең өстен ге­нә эшкәртәбез, туфрак катламын әйләндермибез. Шулай иткәндә, туфрак әзрәк җәрә­хәтләнә. Сөрү ул – узган гасыр.

— Аңлавымча, экоферма проектын төзү 5-6 ел буена бара һәм экологик чиста продукция җитештерүче ферма буларак, күптән түгел ачылган. Бу проект бүген нинди стадиядә?

— Әйе, моңа кадәр дә химик ашламалар кулланмасак та, быел гына экоферма буларак эшли башладык. Хәзерге вакытта проект ахыргы стадиядә: 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын тиздән эшләтеп җибәрү планлаштырыла, сыр ясау, сөт эшкәртү цехлары – октябрьдә, ә ноябрьдә пред­приятиедә 1000 башка исәпләнгән кәҗә фермасы эшли башлаячак. Беренче сафка бастырылган объект ашлык киптерү комплексы булды, ул шушы көннәрдә эшли башлады.
Фермада Төньяк Европадан кай­тарылган токымлы кызыл сыерлар үрчетүне планлаштырабыз. Терлекләрнең бер төре Даниядән кайтарыла, икенчесе — фин айршир токымлы сыерлары. Даниядән хайваннарның беренче партиясе инде юлда.

— Әйе, без сезгә килгәндә, аларны юлда очраттык. Берничә олы фургонның туктап торуын күреп, ни булганын ачыкларга дип туктаган идек. Аңлашып кына булмады – ма­шина йөртүчеләрнең телләрен аңламадык.

— Димәк, алар озакламый авыл­га кайтып җитәчәкләр. Күңелле күренеш бу. Көн саен уңай үз­гә­решләр, яңалык өстәлеп торган фермада эшләве дә күңелле, бик ошый миңа. Агроном һөнәрен сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Яңалык дигәндә, октябрь аенда биредә заанен токымлы 1000 кәҗә кайтарылачак. Әлеге вакытта кәҗәләр өчен ферма төзелеп килә. Чиратта орлык заводын файдалануга тапшыру, үз кибетләребез челтәрен булдыру, шулай ук белгечләр өчен торак төзү эшләре тора.
Бүген предприятиедә 60 хезмәт­кәр эшли. Ел ахырына кадәр җитәкче 150дән артык яңа эш урыны булдырырга вәгъдә итә. Хәзер инде 5 фин йорты төзелеп бетте, сентябрьдә тагын 15 гаилә – яшь белгечләр — яңа йортларга керәчәк. 2021 елда Кияс районының Лутоха авылында тагын 40 йорт төзеләчәк.

— Димәк, сездә авыл хуҗалыгы гөрли. Биредә эшләргә теләүчеләргә бар шартлар да тудырылган. Менә шундый шартларны күздә тотып, һөнәр сайлаучы яшьләргә ни әйтер идегез?

— Тукай әйтмешли:
“И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”.
Эшләмичә бернинди уңыш та алып булмый, авылда бигрәк тә. Иртәнге алтыда эшкә чыгам, җәй айларында кичке тугызсыз да өйгә кайтып булмый. Шәһәрдәге кебек 8 сәгать эшләдең дә, кайтып киттең түгел. Әмма хезмәтнең нәтиҗәсен күрү үзе ни тора! Агроном кеше белән эшли, уртак тел табарга кирәк. Үзең генә башкара торган хезмәт түгел, үзенә күрә психолог та буласың. Хезмәт ияләренең күңелләрен күрергә, эшен күрә белергә кирәк, кайчагында кырыслык та таләп ителә. Күз алдына китерегез, көне буена руль артында утырып эшләгән кешенең хезмәтен. Аны аңлап, күңелен күрсәң, эшен бәяли белсәң, аның хезмәткә карашы башкача була. Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: хезмәтне яратсаң, җир­не сөйсәң, ул сиңа үзе көч бирә.
33 яшьлек егетнең тирән фикерләве, биредә һәр тарафта хөкем сөргән тәртип бик сокландырды мине. Даниядән кайтарылган сыерларны машинадан төшереп, өр-яңа фермаларга урнаштырган мизгелләрне дә, ашлык ба­суларын да карап йөрдек. Иксез-чиксез басу-кырлар, авыл һавасы, биредә күргән-белгәннәр, яңалыклар күңелдә тирән эз калдырды. Илдус Шамил улы Фатыйхов белән юл буе күргәннәребезгә нәтиҗә ясап, аралашып кайттык. Өлкән педагог, күп студентлар белән эшләгән, тәҗрибә туплаган кеше буларак, авыл хуҗалыгы темасына гына түгел, гомумкешелек сыйфатлары турында да фикерләрен җиткерде. “Мине борчымасыннар, кагылмасыннар дип, чит­тә калырга яраткан кешеләргә түгел, бе­лемгә омтылган, кешегә ярдәм итәргә ашыккан, битараф булмаган кешеләргә уңыш та, бәхет тә килә”, — диде профессор. Уңышлы эшләүче оешмаларны, аларның җитәкчеләрен мисалга китерде.
Лутоха авылындагы экоферманың да уңышларына чын күңелдән сөенә ул.
“Дубровское” экофермасының киләчәген фаразлаулары буенча, беренче этапта сөт эшкәртү күләме тәүлегенә 25 тонна тәшкил итәчәк — 22 тоннасы сыер сөте һәм 3 тоннасы кәҗә сөте. «Дубровское» экофермасы цехларында затлы маркалы, шул исәптән Буратта, Моцарелла, Робиола, Монтазио, Рокфор, Томино, Качотта кебек сырлар җитештереләчәк. Бу экопродукция Мәскәү сәүдә челтәрләрендә дә тәкъдим ителәчәк. Җитештерүнең бөтен процессы — азык әзерләүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр — «EuroLeaf» органик продукция җитештерүнең Европа стандартына һәм Россия органик стандартына туры киләчәк. Боларны ишетеп, “Амин, шулай булсын!” — диясе килә.

Элмира Нигъмәтҗан.