Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иң күңелле вакыйга
7.06.2018

Иң күңелле вакыйга

Балачак иленең иң матур бәйрәменең — Балаларны яклау көненең — иң якты һәм күңелле вакыйгаларының берсе циркта узды. 1 июнь көнне Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче балаларга бәйрәм бүләк итүне традициягә керткән “Беренче канал” кунакларына Ижау артистлары бу көнне сюрприз ясадылар.
Телевидениедә күп еллар “Сам себе режиссер” тапшыруын алып баручы Алексей Лысенков шамакайлар һәм балалар белән, боҗрага туры китерергә тырышып, туп атышып уйнады. Тупны эләктерергә теләүче балалар шактый булды, боҗрага артистлардан остарак та атты алар хәтта.
Акробатлар атаклы кино ар­тис­ты Александр Носикны аре­нага чакырып, күзләрен бәйләгән килеш сикергеч урынына һава аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Үзләреннән күпкә зур гәүдәле абыйның бөтенләй читтә сикергән сикергеч тавышына үрле-кырлы һава аша сикерүе балаларга бик кызык булды. Тамаша төрле җанварлар чыгышы, фокуслар белән үрелеп барды.
Әлеге тамашада газетабыз­ның язма геройлары, Россия кү­ләмендә узган “Ел гаиләсе” конкурсында Удмуртияне танытып, җиңү яулаган Илфат һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсе дә катнашты. Очрашканда аларның йөзләрендә елмаю, күзләреннән бәхет чаткылары ташый иде. “Бүген гаиләбез өчен чиксез зур бәйрәм. Бу көнне балаларыбыз зур түземсезлек белән көтеп ала, шуңа да барлык кызыклы чараларда да катнашырга тырышабыз. Сабыйлар сәламәт һәм бәхетле булсыннар!” — ди яшь әни.
Әйе, әлеге бәйрәм безгә, өл­кәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ булуын искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Илләр тыныч булсын, күк йөзен һәрвакытта кояш бизәсен иде!

Ләйсән Әхмәтова.