Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Иң-иңнәр билгеләнде
18.07.2013

Иң-иңнәр билгеләнде

Иң-иңнәр билгеләнде

Иң-иңнәр билгеләнде

Удмуртия Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте министрының беренче урынбасары Иван Новиков хәбәр итүенчә, республикада территорияләрне санитар чистарту буенча конкурска нәтиҗәләр ясалган. “Иң чиста шәһәр” номинациясендә Глазов шәһәре беренчелекне яулап, 750 мең сум премиягә лаек булган. Икенче урында – Ижау шәһәре (500 мең сум премия), өченче урында – Можга шәһәре (250 мең сум премия). Удмуртия Республикасының иң чиста муниципаль районнары дип Якшур-Бодья, Юкамен һәм Шаркан районнары табылган. Алар да шәһәрләргә бирелгән күләмдә премия белән бүләкләнгән.