Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Иң зур нәрсә — тәүфыйк кирәк әле…
1.01.2013

Иң зур нәрсә — тәүфыйк кирәк әле…

Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнваренда Әгерҗе районының Төрдәле авылында туа. 1955 елда Алабуга медицина училищесын тәмамлап, районның Балтач участок хастаханәсендә  — фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.

Әдәби иҗат эшенә килгәндә, беренче әсәре — «Тормыш үче» исемле пьесасы 60нчы елларда языла. Шуннан соң бер-бер артлы «Айдар», «Солдат кайтты», «Гөлгенә» «Аккошлар кебек» исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Сиксәненче елларда ул игътибарын проза әсәрләре язуга юнәлтә. «Үкенеч» (1995), «Кичер мине, Сүрия» (1997), «Хәзрәт малайлары» (2002), «Кырык дүртнең буранлы кышы» (2006) исемле китапларын бастырып чыгара. Ул күп кенә шигырьләр, җырлар авторы да.

Г.Галиев — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул — Риза Шәфи исемендәге премия лауреаты.

Габдулла ага Галиев «Яңарыш»ның якын дусты. Аның мавыктыргыч әсәрләре газетабыз битләрендә әледән-әле урын алып тора. Каләмдәшебезне 85 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез. Әдипнең әдәби иҗатыннан берничә шигырен сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.

 

Галиҗәнап Тукай

И Тукаем! Рәхмәтледерсең Тәңредән.
Чөнки син бит — хәзрәтләр нәселеннән,
Илһам алдың милләтеңә рәсүлеңнән.
Ерак тордың такмакчылар кәсебеннән.

Ил колларын тезләндергән хакимнәр дә,
«Без — мәңгелек», —  дип, бу дөньядан китсәләр дә,
Онытылып юкка чыга бара бар да,
Бөек шагыйрь яши бирә җисемнәрдә.

«Әнкәй» сүзе керсә анам сөте белән,
Туган телем керде синең шигъриятеңнән.
«И туган тел, и матур тел»не көйлимен,
Бар сафлыгың керә миңа хөрриятеңнән.

Шигърият падишаһы син, Бөек Тукай,
Илһам өргән, талант биргән сиңа Ходай.
Милләтемнең сулмас гүзәл чәчәге син,
Җырчы шагыйрь, “Әллүки”ле милли Тукай!

 

Туган авылым

Балачактан үзеңә гашыйк иттең,
Ямьнәр эзләп читтә йөрмәдем.
Азан моңы, көмеш айлы күгең,
Туган авылым минем Төрдәлем.

Синдә генә күкнең зәңгәрлеге
Тасмаланып иңә суларга.
Синдә генә кояш балкып көлә,
Тау буйларын күмеп нурларга.

Синдә генә нәфис бөдрә таллар,
Керфекләргә кунган ак карлар.
Синдә генә офык балкышлары,
Сызылып кына аткан ал таңнар.

Синдә генә ямьле айлы кичләр,
Колагымда былбыл моңнары.
Урамнардан җырлап узган чаклар,
Тальян телләренең чыңнары.

«Авылыңны ташлап кит», — дисәләр,
Күңелкәем һәрчак кимсенде.
Газиз җирем минем, туган авылым,
Ташлап китә алмыйм мин сине.

Монда минем татлы хыялларым,
Монда күпме тир-яшь түгелгән.
Карт имәннәр шаулый тау буенда,
Газиз анам шунда күмелгән.

 

Оныгыма

Кем булырсың, улым!?
Татлы хыялларга чумып сине уйлыйм.
Хыялымда сине күрәм:
Язучы, инженер да, табиб та итеп.

Тагын уйлыйм, син яшисе
Еллар әле бер гасыр.
Бәлки, булырсың син гади бер шофер,

Кем булсаң да, улым, гаеп түгел,
Тик уң булсын синең хезмәтең.
Иң мөһиме — сәламәтлек кирәк,
Аннан кирәк бәхет дигәне.

Сәламәтлеге дә, бәхете дә — шатлык,
Тик ул гына җитми язмышка.
Иң зур нәрсә — тәүфыйк кирәк әле
Имин яшәү өчен тормышта!

 

Ижавым

Урал таулары башланган
Калку кырлар иңендә,
Балкый минем Ижау калам
Удмуртия илендә.

Иж буйларың бигрәк ямьле,
Ярларында тал-тирәк.
Ташлап китә алмам сине —
Китсәм, өзелер үзәк.

Илебездә калалар күп,
Тик алар Ижау түгел.
Нигә икән, Ижавыма
Тартылып тора күңел?

Сине өзелеп яратучы
Мин бит бер балаң синең.
Ачык йөзле дуслар иле,
Ягымлы калам минем.

Сәфәр чыксам, сагындырып;
Төшләремә керәсең.
Моңлы азаннарың белән
Күз алдыма киләсең.

Киләсеңме,иркәм, Иж буена?

Киләсеңме, иркәм, Иж буена?
Җырлап йөрисеңме ярында?
Ялгыз былбыл һаман моңаямы
Башын игән бөдрә талында?

Ай нурында һаман шаярамы
Ярга бәреп йөгерек дулкыннар?
Йөрәкләрдә мәңге калыр инде
Иж буен да үткән минутлар.

Кул тотышып үргә йөзә алмадык,
Үкенсәк тә хәзер соң инде.
Төннәремдә җавап эзләп ятам,
Ни булды соң безгә, ни булды?

Ялган сүзләр харап итте безне,
Ник ышандык икән гайбәткә?
Сагышлардан бәгырь телгәләнә,
Дошман сүзе төште кыйммәткә.