Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Иң гүзәл кеше икәнсез!
29.08.2013

Иң гүзәл кеше икәнсез!

Әгерҗе районына кергән Уразай авылы кешеләре бу авылдан чыккан талант ияләре белән горурланып яши. “Дан билгесе” ордены кавалеры, РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Венера Шәрипова, язучы Шәһидә Максудова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәнзилә Халматова, Мидхәт Исламов бу төбәкнең данын югары күтәрделәр. Район һәм республика конкурслары лауреатлары, талантлы җырчылар Тәнзилә Хәбибуллина, Илнар Фазлыев, Инсаф Барыев, Ләйсән Тимершина да шушы авылда туып үскәннәр. “Галиябану”, “Асылъяр”, “Беренче театр”, “Яшел эшләпә”, “Кыз урлау” һәм башка бик күп спектакльләрдә баш рольләрне башкарган  Рәйсә Ваһапова, Бибел Ибраһимов, Илдус Камалов, Сәлимә һәм Гыйльмулла Фазлыевларны авылдашлары гына түгел, ә якын тирәдәге Салагыш, Ямурза, Балтач, Шаршады, Рыс, Барҗы авылы тамашачылары да көтеп алдылар. Якташыбыз танылган драматург Юныс ага Әминев уразайлылар сәхнәгә куйган үзенең “Тамырлар”, “Язылмаган законнар” пьесаларын карап бик канәгать калган иде. Сәхнә түренә күтәрелеп авыл халкына хезмәт иткән талантлар Хәйдәрҗан Фазлыев, Маһира Закирова, Хәлимә Мөхәммәтдинова, Заһит Шәйәхмәтов, Зөләйха һәм Габбас Гәрәев, Мөнзилә Камалова, Гөлфүдә Мин­некәева, Расин Батталов, Флүрә Хуҗина, Фаиз Тимершин, Разита Сәмигуллина, Сафин Нәҗметдинов, Галия Гыймадиева, Раилә Барыева, Фәния Гәрәева һәм тагын бик күпләрнең исемнәрен атарга булыр иде. Әлбәттә, бу чараларны оештыручылар авыл клубы һәм китапханәсе җитәкчеләре булдылар.

Тәнзилә Ибраһимова үзенең 36 ел гомерен, Уразай авылы клубы мөдире булып, авылдашларына мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлады. Нинди генә бәйрәмнәр, хезмәт алдынгыларына багышланган кичәләр уздырмады Тәнзилә үз гомерендә. Хезмәт кешесен олылау, аларның шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашу аның көндәлек эше булды.

Тормышта шундый кешеләр була: алар уңган, мәрхәмәтле, һәр яктан да гүзәл һәм күркәм. Тәнзиләгә килгәндә, ул әлеге күркәм сыйфатларның барысына да ия дисәм, һич тә ялгышмам.

1968 елда урта мәктәпне тәмамлагач, җырга-моңга гашыйк яшь кыз шушы эшкә алына. 70нче елларда, мин Салагыш авыл Советында эшләгән чорда ук, Уразай авылы клубының эше үрнәк итеп куела иде. Әле кулыма яңа гына каләм алып беренче язган кечкенә пьесамны да авыл яшьләре белән җыелып сәхнәгә куйган иде Тәнзилә. “Ак күңелле әниләр” дип исемләнгән кичә дә хәтеремә иңеп калган. Залдагы апаларның, әбиләрнең йөзләре ничек балкый иде бу бәйрәмдә. Тәнзилә аларның хезмәт һәм тормыш юллары турында һәркемнең күңел кылларын тибрәтерлек итеп сөйләде һәм бик матур итеп аналарга багышлап җырлады да. Соңыннан ак яулыклы әбиләрнең, сәхнәгә менеп, яшь чакларындагыдай биегәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Ә Мөнҗибә әби сәхнәдәге кардәшләренә истәлек бүләкләре өләшкән иде. Сәхнәгә соңгы чыгуы булган икән бу шат күңелле, ак яулыклы әбинең. Якты дөньядан китеп барды мәрхүмә.

Хезмәт ветераны Тәнзилә Ибраһимова үзе турында күп сөйләргә яратмый. Ул сөйләмәсә дә, аның куйган хезмәте — авылдашларының күз алдында. Уразай авылы клубы 1980 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы оеш­тырган бәйгедә “Иң яхшы клуб” исеменә лаек булды. 1991 елда “Халык сәнгатен үстергән хезмәте өчен” дипломы белән бүләкләнде. Ә күп санлы Мактау кәгазьләрен санап бетерерлек түгел. Шулар белән бергә, авылдашларының рәхмәте  — Тәнзилә Ибраһимованың хезмәтенә зур бәя ул. “Концертларны, кичәләрне оештыруда миңа Хәйдәрҗан Фазлыев, Гафият Нигъмәтуллин гаиләләре бик булыштылар, мин аларга аеруча рәхмәтле, — ди хезмәт ветераны. — Тормыш иптәшем Бибел дә гомере буе сәхнәдә булды, баш рольләрне башкара иде”, — дип, төрле елларда икесенә дә бирелгән өч дистәдән артык Мактау кәгазьләрен өстәлгә куйды Тәнзилә ханым.

Әйе, Тәнзилә Ибраһимова — тырыш, гүзәл кеше. Шуңа күрә дә бәхет йолдызы гомере буе юлдаш булып, аны озата килде. Ул — Бибелнең сөекле хатыны, Әлфия һәм Инсафның кадерле әнисе, оныклары Әлфинә һәм Илназның яраткан әбисе. Бу тату, уңган гаиләнең йорты һәрчак ямьле, җылы һәм нурлы. Йорт хуҗалары икесе дә сәхнәдән ямь табып яшәделәр. Шуңа күңелләре дә яшь, саф аларның. Аллаһка ышанып, һәр эшкә дә «бисмилләһ» дип керешәләр бу гаиләдә. Тәнзиләнең тормыш иптәше Бибел Ибраһимов абруйлы, зур ихтирамга лаеклы ир кеше. Ул Уразай авылында имам вазифаларын башкара. Аның һәр көнне намазга чакырган азаны, һәртөрле бәла-каза, афәтләрдән кисәтү өчен җомга көнннәрендә укыган хөтбә-догалары авылдашлары җанына сары май булып ята, мөселман булуларын дәлилли, бу дөньядан иман белән үтәргә өнди.

Тәнзилә Кәшфетдин кызы лаеклы ялда. Аның эшен килене Венера дәвам итә. Ул — Казан дәүләт университетын тәмамлап кайткан белгеч. Киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй якын кешесе булганда, аның эше дә уңай бара. Татарстан хөкүмәте карары белән быел гына Уразай авылында таштан яңа клуб бинасы төзелә башлады. Бу эш гөрләп бара һәм быел ук ул куллануга тапшыралачак. Яңа, күркәм клуб киләчәктә авыл халкының рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу урыны булыр, иншАллаһ.

Ринат Батталов