Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Иң булган әбиләр билгеләнде
31.05.2017

Иң булган әбиләр билгеләнде

26 майда Ижау шәһәре зоопаркында “Минем әбием” конкурсына йомгак ясалды. Аны “Известия Удмуртской Республики” газетасы быел 5 нче тапкыр оештырды. Бәйрәмдә катнашучыларны Удмуртия Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Светлана Кривилева, Россия Пенсия фондының Удмуртия буенча җитәкчесе Алексей Бельтюков, “Удмурт Кенеш” ассоциациясе вице-президенты Алексей Серебрянников, Удмуртиянең мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Алексей Воронцов тәбрикләде.
Республикада әбиләр көне зур популярлык яулый. “Быел да Удмуртиянең төрле шәһәр-районнарыннан катнашырга теләк белдерүчеләр саны 1000нән артып китте”, — ди оеш­тыручылар. Финалга 110 ке­ше килгән иде. Бәйрәм вакытында аларның иң-иңнәренә истә­лекле бүләкләр тапшырдылар.
Әбиләре турында гадәттә балалары, күбрәк оныклары яза. Катнашучыларга конкурска үзләре теләгән номинация буенча фотосурәтләр җибәрергә, якыннарының тормыш юллары турында язарга кирәк була. Быел үзгәрешләр дә кертелгән. “Бу юлы “Иҗади бәйге” дип аталган яңа номинация керттек. Әбиләр үзләренең кул эшләрен фотосурәткә тө­шереп җибәрсәләр, редакциягә алып килсәләр, оныклар кадерле кешеләренә багышланган иҗади эшләр тәкъдим иттеләр”, — диде “Известия Удмуртской Республики” газетасының баш мөхәррире Надежда Саварская.
Яңа номинациядә җиңүче­ләрнең берсе — Юкаменнан килгән Хәкимә Ситникова. Милләттәшебез чигү һәм бәйләү белән мавыга. Конкурска әбисе турында оныгы Тимур язган. Хәкимә апа бу шөгыленә аны да өйрәткән. “Бүген оныгым чигәргә һәм йомшак уенчыклар тегәргә өйрәнү өчен махсус түгәрәкләргә йөри. Кул эшләрен башкарырга бик ярата, миннән үрнәк алып яшәвенә горурланам. Тимур конкурска Бөек Ватан сугышы вакытында тылда хезмәт куйган карт әбисе Рәхимә Бикмансурова турында да язды. Конкурс шуның белән әһәмиятле дә: балалар, оныклар үзләренең нәсел җепләрен барлыйлар”, — ди Хә­кимә апа.
“Яңарыш” газетасы әзерләгән махсус бүләк яңа номинациядә үз иясен тапты. Кече Пурга районыннан килгән 6 яшьлек Диләрә Закирова Азат бабасының рәсемен ясаган. Әле мәктәптә укымаса да, аның басма хәрефләр белән тырыша-тырыша бабасы турында язып җибәрүе бездә соклану хисләре уятты. “Минем бабай бик тырыш, барлык эшне дә башкарып чыга ала. Мин бабайны яратам”, — диде Диләрә.
“Минем әбием” конкурсын ки­ләсе елларда да уз­дырырга телиләр. Катнашу­чы­лар һәм җиңүчеләр арасында милләттәшләребез тагы да күбрәк булсын иде!

P.S. Газетабызның “Алтын йомгак” сәхифәсендә “Минем әбием” конкурсы дәвам итә. Сездән фотолар һәм әбиләрегез турында кыскача белешмәләр көтеп калабыз.

Эльвира Хуҗина.