Иң алдынгы терлекчеләр хөрмәтләнде
Республикабызда ел саен традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткән вакытта, терлекчеләрне хөрмәтләү тантанасы уздырыла. Чөнки авыл хуҗалыгының терлекчелек өлкәсендә көч куючыларның күпчелеге – хатын-кызлар.
Ува районының Нылга авылы Мәдәният үзәгендә “Удмуртия Республикасы терлекчелегендә югары күрсәткечләргә ирешү” республика конкурсына йомгаклау тантанасы узды. Тантана булган урын очраклы гына сайланмаган, чөнки әлеге үзәк 2021 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча төзелгән. Бирегә бу көнне үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп эшләүче авыл хезмәтчәннәре җыелган иде. Шундый уңган, тырыш булганга күрә, уңышларга ирешкәннәр дә инде алар. Без, шәһәрдә яшәүчеләр дә, авылда яшәүче халыкның тырышлыгы аркасында көн күрәбез, чөнки көн дә куллана торган төп ризыкларыбыз – ит, сөт, эремчек, сыр, йомырка, ипине – барысын да авылның тырыш кешеләре үз куллары белән җитештерәләр. Бу көнне тантанага алдынгы сыер савучылар, мал караучылар, ветеринарлар һ.б. чакырылган иде.
Тантаналы чарада Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Абрамова 2021 елда терлекчелек тармагында алдынгы урынга лаек булганнарны тәбрикләде. Әлеге тармакта югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Удмуртия Республикасы Башлыгы Рәхмәт хаты белән 20 номинациядә 42 кеше бүләкләнде. «Терлекчеләрне хөрмәтләп, республика күләмендә шундый күңелле бәйрәмнәр оештыру бик кирәк, дип уйлыйм. Көне буе мал-туар арасында алны-ялны белми эшләүче хезмәтчәннәргә мондый чаралар өстәмә көч бирә. Максатыбыз – терлекчеләргә уңайлы эш шартлары булдырып, тырыш хезмәтләрен күрә белү», – диде Ольга Абрамова, авыл халкы эшчәннәренең хезмәтен югары бәяләп. Ә Удмуртия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Михаил Юдин да алдынгыларга бүләкләр тапшырып, котлау сүзләрен җиткерде.
Терлекчелек – авыл хуҗалыгы өлкәсенең тотрыклы рәвештә керем бирә торган тармакларының берсе. Әйе, әлеге өлкәдә уңышка ирешүнең әллә ни сере дә юк кебек: мал-туар тере җан ияләре бит, аларга игътибар булырга, тәрбияләүдә барлык технологияләр төгәл үтәлергә тиеш. Ә болар барысы да кешегә бәйле. Алдынгы технологияләр кулланып, эшен яратып, намус белән башкарган терлекченең генә эш нәтиҗәсе күренә.
«Сатылган сөт күләмен иң югары күрсәткечләргә җиткергәне өчен» номинациясендә Вавож районының «Удмуртия» авыл хуҗалыгы кооперативы, ә крестьян-фермер хуҗалыклары арасында милләттәшебез Эльза Мәҗитова беренче урынга чыктылар. Бәйрәм ахырында аның белән аралаштык:
Ольга Абрамова: «Узган елга нәтиҗәләр ясап, алдынгыларны бүләклибез, аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. 2021 елда сөт җитештерүгә килгәндә, барлыгы 925 мең тонна сөт җитештерелде. Бу күрсәткеч буенча без ил буенча 4 нче урында торабыз. 32 мең тонна сыер ите җитештерелде, моның белән 10нчы урында. Мал-туар башын 2600гә арттырдык. Безнең ит-сөт җитештерүчеләребез «Топ-50» төркеменә кертелде. Узган ел республика буенча 58 ферма төзелде. Төзелә башлаганнары да бар, быел җиткерелеп бетәчәк. Ел башында ук терлекчелек фермалары, роботлаштырылган фермалар ачылачак. Әйтик, Алнаш районында ферма рәсми рәвештә ачылуны көтә. 2021 елны яңа технологияләр кулланып эшләү белән тәмамладык. Удмуртиядә 5 җитештерү мәйдан-чыгы яңа төр сыер саву аппаратлары, җайланмалары, 52 сыер саву заллары эшли. Беренче тапкыр саву залы «Мичурин» колхозында 2010-11нче елларда ачылган иде. Без дә тормыштан артта калмыйча, яңа төр аппаратлар кулланып эшлибез. Удмуртиядә 2 азык үзәге («Колос» һәм «Мичурин» колхозларында) эшли. Республикада терлекчелек өлкәсендә 10 меңнән артык кеше эшли. Аларның күбесе – хатын-кызлар. Роботлар белән эшләүче ир-ат сыер савучылар да бар.
Үзебез җитештергән товарларны узган ел чит илгә дә чыгарган идек. Соңгы арадагы хәлләргә бәйле рәвештә чит илләргә товар чыгару туктатылып торачак. Тетрапак савытлар силос өчен әчеткечләр (закваскалар) чит илдән кайтартыла. Бу мәсьәләне ничектер хәл итәсе булыр. Ә калганын без үзебездә җитештерәбез. Әйе, чикләүләр аркасында кибет киштәләрендә чит илләрдә җитештерелүче ит-сөт продуктлары булмас. Тик бу киресенчә безгә сырны Швейцария дәрәҗәсендә ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Кече Пурга районы хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Мәндиев белән аралаштым: «Җиңүчеләр арасында Кече Пурга районы хезмәтчәннәре дә бар. Терлекләр башын, сөт һәм ит күләмен арттыру буенча алдынгы урыннарда барабыз. Кече Пургада 1 гыйнварга мөгезле эре терлекләр саны – 15313 баш, шуларның 6795 е – сыерлар. Сөтнең тулаем күләме 47377,2 тонна (узган ел белән чагыштырганда 2739 тоннага, 6%ка) арткан. Беренче өчлектәге арасыннан «Югдон» (664 т), «Молния» (390 т), «Радуга-Агро»(223 т) авыл хуҗалыгы оешмалары узган елга караганда савымны арттырдылар. Дүрт крестьян-фермер хуҗалыгында герефорд токымлы ит өчен махсус 476 баш (+186 башка артты) терлек үстерелә. Кәҗәләр саны – 1382 баш, 782 башка артты. Кәҗә сөте – 173,9 тонна булды, 137,5 тоннага артты», — дип яңалыклары белән уртаклашты.
Бу көнне терлекчеләрне хөрмәтләп, чәй хуш исле перепеч-өчпочмаклар белән сыйладылар. Бәйрәм котлаулары, бүләкләүләр җыр-биюләр белән үрелеп барды. «Италмас» ансамбле үзенең дәртле милли биюләре, «Шулдыр жыт» ансамбле күңелле матур җырлары белән күңелләрне канатландырды.
Гөлнара Вәлиева.