Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иҗат өчен чикләр юк
27.04.2015

Иҗат өчен чикләр юк

марат2100 мең халкы булган Сарапул шәһәрендә бүгенге көндә 7679 инвалид исәпләнә. I группа — 1100, II группа — 3194, III группа — 3385 кеше. Алар ничек, ни хәлдә яшиләр?

Тормышта әз генә уңышсызлыкка очрап, чалгыбыз ташка эләккән мизгелләрдә сабыр итә белмибез, җәмәгать. Югыйсә, шөкер, күзләребез иртәнге ал шәфәкъ нурларын күрә, иркен саф һаваны күкрәк киереп сулыйбыз, аякларыбыз йөри… Кая инде ул турыда уйлау!? Киресенчә, борчу-хәсрәттән дөнья беткәндәй, чәч йолкыйбыз.
Гомеренең күп елларын инвалид коляскасында утырып үткәргән бер кызның: “Иң зур хыялым — үз аякларым белән йөреп китү”, — дигәнен ишеткәнем бар. Ә безгә барысы да — сәламәтлек, бәхет һәм байлык берьюлы һәм хәзер үк кирәк.
Калын кесәле “абзыйларның” ләззәт артыннан куып, кайда, ничек күңел ачарга белми аптырап йөргәннәрен дә беләм. Балда-майда йөзгән кайбер хатын-кызларның да күбесе күңелләренә тынычлык таба алмый интегә, салкын алтын-көмеш, нишләптер, аларга канәгатьләнү хисе китерми. Ә менә Сарапул егете Марат Сафин гаиләсендә кечкенә генә шатлыкны да олы итеп кабул итеп, сөенә беләләр. Алар беркемнән ярдәм көтмиләр, тормыштан зарланмыйлар. Шуңадыр аларның бер бүлмәле фатирлары миңа бигрәк тә үз, якын булып тоелды. Бусагаларын беренче атлап керүем булса да, үземне монда йөзенче тапкыр килгән кебек хис иттем. Бәлкем, сезнең дә шундый хисләр кичергәнегез бардыр?
Килүемнең максаты — Рос­сия­нең филантроп премиясе лау­реаты Марат Сафин белән якыннанрак танышу, ишеткән-күргәннәремне сезнең белән дә бүлешү. “Филантроп” (филантроп — грек сүзе, кешене ярату, мохтаҗларга ярдәм итү) халык­ара премиясе инвалидларның мәдәният һәм сәнгать өлкә­сен­дәге уңышларын бәяләп бирелә. 2014 елда әлеге премиягә дәгъва кылып, Россиянең 80 регионыннан 959 гариза язылган. Тик аларның 50се генә лауреат исеменә лаек булган. Шулар арасында Удмуртиядән 7 сәләтле инвалидның эше дә сайланган. Милләттәшебез Марат Сафин Олег Газманов репертуарларыннан җырлар башкарып, “Җыр башкару сәнгате” номинациясендә җиңү яулый. Маратның дипломына жюри рәисе Россиянең халык артисты Иосиф Кобзон үзе кул куйган! Иң элек, Марат җырчы Олег Газманов җырларын бик оста башкарып, “Творчество без границ” дип аталган өченче районара үзешчән сәнгать фестивалендә катнашып җиңеп чыга. Ижауның Халыклар дуслыгы йорты белгечләре аның җырлавын дискка яздырып, Мәскәүгә җибәрәләр. Анда да ул беренче урынны ала. Мәскәүдән килгән дипломны Рес­публика Башлыгы Александр Соловьев Маратка үзе тапшырган. Акчалата премиясе “ташка үлчим” генә булса да, барыбер күңелле, исеме генә дә ни тора бит!
32 яшьлек Марат — беренче группа инвалид. Инвалидлар өчен “Вместе мы можем больше” конкурсына әзерлек репетицияләре вакытында булачак хатыны белән таныша. Ул — икенче группа инвалид, шигырьләр сөйли, бик матур татар кызы.
Марат туганда ук авыру булып туган. Әнисен балалар тудыру йортында ук аннан баш тартырга үгетләгәннәр. Ләкин ул риза булмаган. Маратка 2 яшь тулгач, әтиләре авырлыкларга түзә алмыйча, аларны ташлап китә.
Шулай да Марат 7нче мәктәпнең коррекцион сыйныфына үз аяклары белән йөреп укыган. 2010 елда егылып, урын өстендә бер ел яткан. Шуннан коляскага утырырга мәҗбүр булган. Аена 200ләп укол алган. Шушы уколлардан хәтта чәче агарган.
“Әни, үләсем килми!” — дия торган иде. Фатир буйлап үрмәләп йөрде. Инвалидлар оешмасыннан тезгә кияр өчен махсус җайланмалар алып килделәр”, — дип сөйли 60 яшьлек әнисе Факия Фатыйх кызы. Факия апа 35 ел буе “Электрогенератор” заводында монтажчы булып эшләгән. Фатирга чиратта 8нче булып торган. Әмма болгавыр 90нчы елларда барысы да юкка чыга. Шуңа күрә алар өчәүләп бер бүлмәдә яшәргә мәҗбүр. “Яшьләрнең аерым яшисе килә килүен, ләкин нишләмәк кирәк?” — ди әниләре.
Маратның хатыны көләч, йөзле мөлаем. Алар пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп кенә торалар. Бер-берсенә терәк. “Маратның пенсиясе дарулар, азык-төлек сатып алырга, фатирга түләргә тулысы белән кереп бетә. Авыр вакытлар күп булды. Үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән сеңелемнән кала беркем дә ярдәм итмәде. Көн дә рәхмәт укыйм аңа. Үзенә бер савыт көнбагыш мае сатып алса, бер стаканын безгә салып калдыра иде”, — дип сөйли ул. (Ярдәм итәргә теләге булганнар редакциягә мөрәҗәгать итә алалар).
Көчле рухлы Марат тө­шен­келеккә бирелми. Аллаһы Тәгалә аларны рәхим-шәфкатеннән таш­ламасын, барлык хыяллары чынга ашсын!

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.