Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Иҗат ул — йөрәк эше
18.05.2016

Иҗат ул — йөрәк эше

Яңа китап!

Әлфирә Низамова — туып үскән авылында иҗат итеп яшәүче авыл шагыйрәсе. Юк, алай гына түгел, ул — “Язмышлар канатында”, “Кояш исе”, “Һәр бәйрәмнең үз гаме” һәм “Көзге күкрәү” исемле китаплар бастырып чыгарган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да. Аның шигырьләрендә илаһи табигать исе, авыл исе аңкып тора. Әдәби могҗизалар авторның йөрәгендә чәчәк атып, башкаларның йөрәгенә үтеп керергә тиеш. Әлфирә әйткәнчә, иҗат ул — йөрәк эше, моны барыбыз да аңлыйбыз. Беркемнең дә төрле тормыш уйдырмалары уйлап чыгарып, шул уйдырмаларына үзе дә ышанып, шагыйрь йөрәген яраларга хакы юк. Бер әдәбият әһеле: “Син әсәрләреңне үз-үзеңне ирексезләп язма, тик язмыйча булдыра алмаганга күрә яз”, — дигән. Әлфирә дә: “Язасы килеп язабыз, гонорар өчен түгел”, — ди. Әгәр шагыйрь кеше акчаны гына күздә тотып: “Әгәр мин бу шигыремне озынрак итеп язсам, фәлән сум акча каерачакмын”, — дип язса, мин ышанам: аның бу язмасын беркем дә укымаячак. Чөнки ул йөрәк белән язылган шигырь булмаячак. Ни әйтсәк тә, иҗат ул — йөрәк эше.

Минем кулымда — Ижау кала­сының “МарШак” нәшриятында нә­шер ителгән чираттагы “Әҗер” дип исемләнгән Әлфирәнең яңа китабы. Бу китапта авторның үзенең авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре хакында төрле елларда “Яңарыш” һәм район матбугатларында дөнья күргән якты истәлекләре, язмалары тупланган. Китапның баш мөхәррире — Ринат Батталов, корректоры — Гүзәл Шакирова. Бу китап Исәнбай авылында туып үскән “Татарстан күперләре” ширкәте генераль директоры, олы йөрәкле Ринат Сәгыйть улы Мухъяновның ярдәме белән нәшер ителгән. Күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле китабын хәтерләтә бу китап. Олы әдип тә үз замандашлары, авылдашлары хакында белгәннәрен, истәлекләрен туплап калдырган бит. Бу — тарихи изге гамәл. Әлфирә туплап чыгарган “Әҗер” китабы да — Исәнбай авылы өчен изге тарихи китап. Исәнбай авылы — районда зур авылларның берсе ул. Биредә изге җанлы, булдыклы кешеләр бик күп яшиләр, моңа шик юк. Ләкин бу кечкенә генә китапка барлык кешеләр турында язу мөмкин түгел. Әмма Әлфирә булдыра алган кадәресен барысын да эшләгән, аңа рәхмәт әйтергә кирәк.

Чыңгыз Мусин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемнәрендәге премияләр лауреаты.

Хатирәләрне яңарткан китап

Әлфирә апа Низамова кулыма үзенең “Әҗер” җыен­тыгын тоттыргач, (җит­мәсә, кул тамгасын да куеп), ничек сөенгәнемне үзем генә беләм. Ул кичем Әлфирә апа геройлары белән авылымда, авылдашларым янында узды. (Бу язмалар белән “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” аша таныш булсам да, китап битләрен ачканда, мин үземне туган авылым Исәнбаем урамнары буйлап атлаган кебек хис иттем). Алар барысы да миңа бик-бик якын. Туганнарым, остазларым, күршеләрем, дусларым, сыйныфташларым… Унҗиде яшьлек үсмер кыз бала авылдан чыгып киткәнемә кырык елдан артык вакыт узгач, Әлфирә апа алар белән мине кабат очраштырды, хәтер сандыгымнан алар турында хатирәләремне калкытып чыгарды. Китапның тышына күз салгач, ялантәпиле балачагыма — Биме елгасы буенда каз бәбкәләре саклап узган балалык елларыма кире кайттым бугай мин. Әлфирә апа сурәтләгәнчә, тәрәз төбендәге кып-кызыл яраннар, тамчыгөлләр арасыннан карап торган каршы як күршебез Мөнҗия апа белән елмаеп баш селкеп кенә күрештем. Әнием, нигезебездә ялгыз калгач, Мөнҗия апа белән озын кичләрне кыскартуын, аларга бик-бик рәхмәтле булуын сөйли иде. Уң якта бер йорт аша гына яшәүче күршеләрем Фәридә апа белән Нәҗип абыйга гомер буе сокланып яшәдем. Фәридә апа миңа укытучының эталоны кебек тоела, аның биеклегенә бик азлар гына менеп җитә аладыр кебек иде. Нәҗип абый янәшәсендә фотосурәттән карап торучы ап-ак шәлле Фәридә апа — хәзер дә нәкъ минем күңелемдә уелып калган укытучы апа. Гомумән, без мәктәптә укыганда (хәзер дә) укытучыларга илаһи зат итеп карый идек. Әлфирә апа геройлары — сабыйларны белем дөньясына җитәкләп алып керүче Рәшидә апа Сираева да, Фәридә апа Җәмилева да, бик күпләрдә туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән Гүзәлия апа Исмәгыйлова да күңелдә һаман яп-яшь булып сакланалар. Тагын шунысы куанычлы: мәктәбем бүген дә абруйлы. Укучылары да, укытучылары да бәйгеләрдә алдынгы урыннарда. Сыйныфташым Ринат Борһаниев җитәкләгән мәктәпнең биш укытучысы “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булуы — моның ачык мисалы. Автор аларның һәрберсен барлап, үзләренә генә хас күркәм сыйфатларын ассызыклаган. Кырык ел гомерен бакчада балалар тәрбияләүгә багышлаган Нурсинә Мозаффарова турындагы язманы укып, балачак дустым өчен горурлану хисләре кичердем. Язмаларны укыйм, фотосурәтләргә күз салам. Йөзендә әтием чалымнары ярылып яткан әтиемнең энесе Әгътәф абый үзенең җәмәгате Өнҗия апа белән. Алар белән абыем нигезендә Коръән ашларында еш очрашабыз. Тормышның кайгы-хәсрәтен дә, шатлык-сөенечләрен дә бергә кичергән, алтмыш елдан артык иңгә-иң куеп яшәгән бу туганнарыма сокланып та, көнләшеп тә карыйм. Киленебез Гөлсинәгә рәхмәт: бер мәҗлестән дә калдырмый. Әти-әниемне дә карап-тәрбияләп соңгы юлга озаткан сабыр Гөлсинәбезгә, Әлфирә апа язмасындагыча, килен­нең дә “сабыр, тыныч һәм бик акыллысы” туры килгән.

Һәр язманы кат-кат укыйм. Авылдашларым турында җылы сүзләр әйтәсем килә. Әмма Әлфирә апа аларны шулкадәр оста, төгәл итеп тасвирлый, минем сүзләр артык булачак. Бары үз авылын, авылдашларын яраткан, аларның язмышы белән яшәгән кеше генә шулай җанга якын итеп әйтеп бирә белә алар турында. Әлфирә апаны авылның киләчәге булган яшь буын язмышы да борчый. Шуңадыр да ул җыентыгында тәрбия темасына ба­гышланган мәкаләләренә дә зур урын биргәндер.
Китабына автор “Әҗер” дип исем биргән. Нинди тирән мәгънә салынган бу атамага, һәм Әлфирә апа үз өстенә нинди зур җаваплылык та алган. Гарәп теленнән алынган бу сүз “түләү”, ”савап” дигән мәгънәгә ия. Әлфирә Абзал кызы әти-әнисе, туганнары, авылдашлары каршында бик саваплы эш эшләгән: үз әҗерен түләгән. Рәхмәт сезгә, шигъри җанлы, олы йөрәкле авылдашым.

Розалия Кәримова, Исәнбай — Яңа Авыл.