Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Иҗат түгәрәге яңа сулыш алды
2.11.2016

Иҗат түгәрәге яңа сулыш алды

6c9329a7-2894-4dd8-a5f0-652131dea11d_cx0_cy17_cw0_w987_r1_s_r1Ижау шәһәрендә эшләп килгән Риза Шәфи исемендәге әдәби түгәрәк сентябрь аеннан үз эшен җанландырып җибәрде.  Моңа кадәр әдәби түгәрәкне Ибраһим Биектаулы алып барса, быел Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Гөлфия Исхакова бу җаваплылыкны үз өстенә алды. Әдәби түгәрәк ай саен Ижау шәһәренең “Халыклар дуслыгы йорты”нда уза.

Быелгы беренче очрашу танылган шагыйрь, Татарстан һәм Удмуртия республикасы язучылар берлекләре әгъзасыИбраһим Биектаулының иҗатына багышланды. Шагыйрь төрле елларда язган шигырьләрен укыды. Гыймран Сафин аның иҗат юлы белән тәфсилләп таныштырды, әсәрләренә бәя бирде. Биредә катнашучылар һәрберсе Ибраһим  Биектаулы әсәрләре турында үз фикерен җиткерде. Моннан тыш каләм ияләре Удмуртиядәге әдәби мохит, иҗат мәсьәләләре турында фикер алышты. Өлкән язучылар Татарстан язуылар берлегенең  чит төбәләрдә гомер итеп иҗат итүчеләргә битараф булулары турында кәнәгатьсезлек белдерде.

Ә октябрь аенда узган әдәби түгәрәк исә шагыйрь, публицист остасы Гыймран Сафин иҗатын яктыртты.Шулай ук язучының иҗатына фикерләр яңгырады. Авторның шигъри жанрда гына түгел, хикәяләр язу буенча да каләм чарлавы, моннан тыш, публицистик мәкаләләр язу остасы булуы турында мисаллар белән дәлилләп сөйләде каләмдәшләре.

Әдәби тәгәрәккә күпчелек өлкән язучылар җыела. Әдәбият турында борчыган мәсьәләләре, туган сораулары хакында  иркенләп фикер алыша. Аралашу кайвакыт әдәби темадан читкә тайпылып, милли, сәяси мәсьәләләргә дә кереп китә.

Бу юлы да нәкъ шулай булды. Язучылар бәхәсләшә-бәхәсләшә тарихка, Явыз Иван хан алып барган сәясәткә күчте. Гыймран Сафин бу темага  “Яңарыш” газетасында бастыру өчен  мәкалә язган иде, ул әлеге язма белән таныштырып каләмдәшләренең аңа карата фикерен белде.

Әдәбияткә яшьләр килмәве, Удмуртия язучылары арасында яшьләрнең булмавы турында да сүз кузгатылды. “Яшь буынны иҗатка тарту өчен безгә ешрак мәктәпләрдә булырга, укучылар белән очрашулар оештырырга кирәк. Ә иң мөһиме, мәктәп балалары өчен даими эшли торган әдәби түгәрәкләр булдырырга кирәк ”, — ди шагыйрьләр.

Киләсе Удмуртия язучылары түгәрәге 21ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә гадәттәгечә Ижау шәһәренең Орджоникидзе, 33а  адресында урнашкан “Халыклар дуслыгы йортында узачак. Әдәби кичә Чайковск шәһәрендә яшәп иҗат итүче бихисап җырлар авторы Кәүсәрия Нуруллина иҗатына багышланачак. Барлык әдәбият сөючеләрне бирегә чакырып калабыз.

Элмира Нигъмәтҗан.