Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иҗат итү — яшәү рәвеше
11.09.2014

Иҗат итү — яшәү рәвеше

 Кечкенәдән моңлы итеп җырлаучыларга кызыгып карый идем мин. Җыр аша күңелдәге бөтен хисләрне әйтеп буладыр төсле тоела бит ул. Яңа танышым — 18 яшьлек Алинә Мөхәммәтҗанова да үзенең гаҗәеп матур,көчле тавышы белән әсир итте мине. Музыка белән һөнәри яктан ике ел элек кенә шөгыльләнә башласа да, аның уңышлары, җиңүләре бик күп.

Алинә белән мин очраклы гына таныштым. 2нче сәнгать мәктәбендә ачылган татар төркеме турында мәкалә язганда очраштым мин аның белән. Аралашучан, гади булуы белән күңелгә кереп калган иде. Ул музыка дөньясына чын-чынлап 16 яшендә, моннан ике ел элек кенә килеп кергән. Ә шулай да кечкенәдән җырларга ярата икән. “Әти-әни белән төрле шәһәрләргә барганда, магнитолада уйнаган кассетага кушылып, мин дә юл буе җырлый идем. Ә сәхнәгә беренче тапкыр мәктәптә укыганда чыктым. Ул вакытта чит телдә башкарылган җырлар бәйгесендә әни белән икебез чыгыш ясадык”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. Алинә җырлау сәләтен дә әнисеннән килә, ди. Гүзәл ханым 7 ел музыка мәктәбендә белем алган. “Музыка теориясен миңа караганда яхшырак белә. Иҗатымда һөнәри яктан да, рухи яктан да ныклы терәгем, киңәшчем ул минем”, — ди Алинә әнисе турында.
Алинә джаз, соул һәм фанк музыкаль агымына өстенлек бирә. Майкл Джексон, Уитни Хьюстон, Битлз кебек легендар җырчыларның иҗатына гашыйк. Музыка өлкәсендә үз белемен арттыру өчен шәһәрнең 2нче сәнгать мәктәбендә оешкан “Выше радуги” эстрада студиясендә шөгыльләнә. Ә чыгарылыш кичәсендә үзенең беренче концертын куя. “Бу 18 яшь тулуга үземә үзем ясаган бүләк тә булды. Тик концерттан алган тәэсирләрем турында сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Җырларым аша минем турыда күбрәк белеп буладыр дип уйлыйм”, — ди.
Соңгы ел аның өчен чын-чынлап уңышлы булган. Шәһәрнең яшь, сәләтле музыкантлары белән бергә алар “Alina M. & Soul Brothers” дип аталучы төркем булдыралар. Бу — яңа музыкаль тенденцияләрне чагылдыручы проект. Төркемдә уйнаучылар джаз, фанк һәм соул башкаралар. Республикада узган төрле чараларда, бәйрәмнәрдә катнашып, тамашачы арасында зур популярлык яулап киләләр.
Милләттәшебез үз көчен зур сәхнәдә дә сынап карый. Быел ул “Россия буенче караоке чемпионаты 2014” бәйгесендә җиңү яулый. Бу исә яшь башкаручыга “Fashion House International USA” проектларында катнашу өчен сертификат, 22 сентябрьдә Мәскәүдә узачак “Талант­лылар бәйге”сендә катнашырга чакыру, Төркиягә ике кешелек юллама, җырларын, клипларын, альбомнарын профессиональ яктан үстерү мөмкинлекләрен бирә. Шулай ук чемпионатның төп оештыручысы Михаил Бебингның продюсер үзәге белән контракт төзеп, федераль каналларда барган “Голос” һәм “Живой звук” телепроектларында катнашырга мөмкинлек ала. Чемпионатта җиңгәннән соң Алинәгә Мәскәүнең югары уку йортларының берсендә эстрада-джаз җыры факультетында белем алырга да тәкъдим итәләр. Тик ул Ижауда калырга була, респуб­лика музыка көллиятендә укый, дирижер һөнәрен үзләштерә. “Ижауда үземне төрле яктан ачарга, үз өстемдә эшләргә мөмкинлекләр күбрәк дип уйлыйм. Мәсәлән, үзебезнең төркемне үстерү, җырлар язу. Гомумән, иҗат итү — минем яшәү рәвешем. Үземә бик нык ышанам, куркуларымны, комплексларны җиңәргә өйрәндем. Шундый сәләт биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә, һәрвакыт ярдәм итеп торган укытучыларыма, әти-әниемә бик зур рәхмәтле. Мин бик хыялый, тормышта бөтен нәрсәгә дә ирешеп булуына ышанам”, — ди Алинә. Рус, чит телләрдә җырларны яхшы башкарса да, туган телен камил белмәвенә үкенә ул. “Бик күптәннән татар телендә җырлыйсым килә. Ә менә удмурт телендә 5 җыр беләм. Алла боерса, туган телемдә дә чыгыш ясаячакмын”, — дип вәгъдә бирде әңгәмәдәшем.
Алинәнең тырышлыгын, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен күреп “Афәрин!” диясе генә кала. Балкып кына килүче яшь йолдыз турында киләчәктә дә ишетербез, аның уңышларына сөенербез, аның башкаруында татар җырларын да тыңларбыз дип уйлыйм.

Эльвира Хуҗина.