Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Иҗатыбыз кайнап торсын!
24.11.2016

Иҗатыбыз кайнап торсын!

1117

8-22 ноябрьдә Казанда «Идел-йорт» XVI төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең III туры узды. Агымдагы елда ул татар театрының 110 еллыгына багышланып, Татарстан Республикасың Мәдәният министр­лыгы, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылды. Фестиваль өч турда үткәрелә. Өченче турда без — Ижау, Иваново шәһәрләреннән һәм Башкортстан Республикасының Стәрлебаш поселогыннан килгән үзешчән театрлар — кунак буларак катнаштык.
Фестиваль Казанның халык телендә “Жилплощадка” дип аталган микрорайонында урнашкан «Юность» мәдәният сараенда узды. “Казан үзәгеннән бик еракта урнашкан мәдәният сараенда тамашачы булыр микән, профессиональ театрлар карарга өйрәнгән Казан тамашачысы безгә килмәс”, — дип борчылдык. Борчылуыбыз юкка булды, спектакль башланганда зал шыгрым тулы иде. Тамаша беткәч тә, бик озак алкышладылар. Кайбер тамашачылар Ижаудан күченеп, бирегә килеп төпләнгән якташларыбыз булып чыкты. Көндез үк фойеда тезелеп утырган апалар белән аралашканда, алар: “Безгә Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал театрлары бик ерак, безнең мәдәният сараенда да спектакльләр куелганы юк иде, бүген бик сөенеп килдек, сез кайдан?” — дип кызыксындылар. “Без Ижаудан”, — дигәч, араларыннан берсе: “Минем бит “Яңарыш” газетасында шигырьләрем басыла”, — дип җавап бирде. Шулай итеп без Рузалия Шәйдуллина белән таныштык. Ул көнне ул ике спектакль карап кайтып китте. Көндез Иваново шәһәре үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим иттеләр. Чәтердәп торган Нижгар мишәрләренең кайбер сүзләрен тамашачы аңламаса да, искиткеч уйнадылар алар. “Кара урыс” арасында яшәп ятып, татар спектакльләре уйнау — үзе батырлык!
Без — “Чулпан” үзешчән театры — Казан тамашачысына, мәртәбәле жюри әгъза­ларына Аяз Гыйләҗевнең “Шикәрем син, балым син” мелодрамасын тәкъдим иттек. Бәяне жюри рәисе, режиссер, академик Гали Арсланов, Россия федерациясенең халык артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил дәүләт премиясе лауреаты Николай Дунаев, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, Казан шәһәре яшь тамашачылар дәүләт театры рәссамы Ленар Гыйльметдинов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы композиторлар союзы әгъзасы Эльмира Галимова, режиссер, драматург, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, фестивальне оештыручы Гафур Каюмов бирде. Аларның киңәшләре, тәкъдимнәре, телне саклаганыбыз өчен рәхмәт белдерүләре алга таба эшләү өчен безгә яңадан-яңа көч бирде. Әлеге фестивальгә барырга ярдәм иткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автомиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, шоферларыбыз Наил Мөхәммәтдиновка, Рөстәм Бәшәровка, рольләрне башкарган барлык үзешчән артистларга, операторларга, журналист Фәнзилә Салиховага зур рәхмәт белдерәм. Алга таба да иҗатыбыз сезнең ярдәм белән кайнап торсын!

Рәфилә Рәсүлева.