Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Иҗади берләшмәнең максатлары билгеләнде
1.11.2017

Иҗади берләшмәнең максатлары билгеләнде

22 октябрь көнне Ижау ­шә­­һәренең Тимерьюлчылар мә­дәният йортында “Яңарыш” каршында эшләп килүче “Балкыш” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. Катнашучылар арасында Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзалары Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова белән беррәттән яңа гына каләм тибрәтә башлаган иҗатчылар да бар иде. Алар үзләренең яңа иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, очрашуга тәүге тапкыр килгәннәр үзләре белән таныштырдылар, иҗат белән бәйле сорауларын күтәреп чыктылар. “Хәзерге көндә иҗатыңны күрсәтү өчен нинди юллар бар?”, дигән сорауга фикер алышулар аеруча җанлы барды. Иҗат җимешләрен китап итеп туплап чыгару, Интернетта, социаль челтәрләрдә урнаштыру, концертларда уку — язганнарны халыкка җиткерүнең нәтиҗәле юллары, дигән йомгак ясалды.
Аннан тыш шигърият өлкәсендә озак еллар дәвамында иҗат иткән шәхесләребез яшьләргә үз киңәшләрен бирделәр: “Шигырьләр образлы, һәрбер шигырьдә нинди дә булса яңалык, моңа кадәр иҗат ителгән әсәрләрдән үзенчәлекле булганда гына көчле, укучыны җәлеп итә ала”, — диде алар. Татарстан язучылары, яшь шагыйрәләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина иҗатын мисал итеп китерделәр. Үзен иҗатка багышларга теләүчеләргә татар әдәбияты белән кызыксынып торуның да мөһимлеген искәрттеләр өлкән язучылар.
Алга таба Удмуртиядә яшәп иҗат итүчеләрнең әсәрләрен бергә туплап китап чыгару турында сүз кузгатылды. Әлеге тәкъдим бертавыштан хупланды һәм бу эшне озакка сузмаска кирәклеккә басым ясалды, китапның форматы, эчтәлеге, исеме турында тәкъдимнәр яңгырады. Аның исеме “Ижау – иҗат мәйданы” булырга тиеш дигән фикер белән һәркем килеште.
Чара бер тында үтеп китте. Киләчәккә планнар корып, яңадан-яңа иҗат җимешләре тудырыр өчен илһам, дәрт һәм көч алып, тагын очрашырга сүз куешып таралыштык.

Дилбәр Хәмәтдинова, Ижау шәһәре.