Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ихтирамга лаек милләттәшебез
14.03.2013

Ихтирамга лаек милләттәшебез

Удмуртия җирлегендә яшәүче милләттәшләребез арасында, шөкер, хөрмәткә, ихтирамга лаеклылар бик күп.  Сарапул шәһәрендә гомер итүче, районның Депутатлар Советы депутаты, “Газ-Сервис” җәмгыяте директоры Шамил Газитдин улы Әкъмәлетдинов да нәкъ шундыйлардан. Халык ихтыяҗларын кайгыртып яшәүче Шамил Әкъмәлетдинов турында ул яшәгән шәһәрдә: “Аның кебек игътибарлы, яхшы күңелле, эчкерсез кешеләр бик аз”, — дип әйтәләр.

Ул тумышы белән Башкортостанның Яңавыл авылыннан. Югары белем алгач, ул газлаштыру һәм газ белән тәэмин итү оешмасында баш инженер булып эшкә килә. Ә 1999 елда Шамил Газитдин улы “Газ-Сервис” җәмгыятенә нигез сала.  Җитәкченең зур хезмәте, тырышлыгы аркасында әлеге оешма бүген зур үрләр яулауга ирешкән. Республиканың күп кенә мөһим социаль объектларны төзү, төзекләндерү эшләрен дә аның оешмасына йөклиләр. Ул җитәкләгән оешма 2009 елда Мактау тактасына да эләгә. Таләпчән, җитди, шул ук вакытта кешелекле булып кала торган җитәкче үз хезмәткәрләреннән дә шуны таләп итә.

Шамил Әкъмәлетдинов дистә еллар халыкка лаеклы хезмәт күрсәткәне өчен күпсанлы рәхмәт хатларына, мактау грамоталарына лаек булган. Һәм бу юкка гына түгел. Депутат эшчәнлеген башлап җибәргәч, ул халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Аның ярдәме белән шәһәрнең күп кенә урыннарында юллар һәм тротуарлар, подъездлар төзекләндерелә, урамнар ут белән тәэмин ителә. Шулай ук Уральск авылында яшәүчеләрне спортка  тартуга игътибар итә. Хоккей тартмаларын төзекләндерү, хоккей командасына яңа форма алу өчен матди ярдәм күрсәтә.

Гомумән, Шамил  Әкъмәлетдин улының тормыш девизы: “Барсы да балалар өчен!” Ул мәктәпләрдә уздырылучы барлык чараларда катнаша, төрле бәйгеләрдән соң бүләкләү өлешен дә нәкъ менә ул оештыра.  Шулай ук мәктәпләрне, балалар бакчасын төзекләндерү, заманча җиһазлар белән тәэмин итү аның ярдәме белән башкарыла. Моның өчен аңа укытучылар, әлеге оешма җитәкчеләре бик рәхмәтле. “Балалар безнең тормышка ямь, шатлык өсти. Без, өлкәннәр, сабыйларыбызның тормышын матурлар өчен тырышырга  тиешбез”, — ди Шамил Газитдин улы. Үз сүзләрен эш белән дә күрсәтә белә. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү, яңа елга бүләкләр тапшыру, сәләтле балаларга матди ярдәм күрсәтү аның даими эш планына кертелгән.

Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бик игътибарлы Шамил Әкъмәлетдинов. Җиңү бәйрәмен, өлкәннәр көнен зурлап уздыру өчен үзеннән зур өлеш кертә ул.  Үз әти-әнисен дә бик кадерләп, тәрбияләп тора.

Шамил Газитдин улының һәр кылган гамәле, эшләгән эше аның киң күңелле, миһербанлы кеше икәнен исбатлый. Арабызда шундый кешеләр күбрәк булсын иде!

Эльвира Хуҗина