Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Истә, һаман да истә…
7.05.2015

Истә, һаман да истә…

8Бөек Ватан сугышында катнашучыларның саны көннән-көн кими бара. Ни кызганыч, алар үзләре белән күпме күңел яралары, хакыйкатьне, истәлек-хатирәләрне алып китеп баралар. Без хөрмәтле ветераннар белән очрашып аралашсак, кыз-улларыбыз андый бәхеттән мәхрүм калачаклар. Сугыш чоры балаларының сафы да елдан-ел сирәгәя. Дәһшәтле елларның һәр мизгелен, һәр истәлеген кадерләп саклыйлар алар. Ижауда гомер кичерүче Сания Муллашәех кызы Гайнуллина һәм Әминә Котдус кызы Кулагина белән аралашып, хәтер йомгакларын сүттек.

Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була

Сания апа Гайнуллина тумышы белән Әгерҗе районының Барҗы авылыннан. “1985 ел иде. Җиңү көнен бәйрәм иткән чак. Әнием урын өстендә ята. Әтием сугыш ветераны булгач, бераз күңел ачмакчы булгандыр инде, салып та алган. Әниемнең моңа кәефсезләнеп: “Тукта инде, бүген синең генә бәйрәм түгел, бу балага да 50 яшь тула бит”, — диде. Мин моңа бик нык аптырадым. Элгәре авыл җирләрендә табиб­лар юк, шифаханәләр бик ерак иде. Һәр авылның үз кендек әбисе бар иде бит. Хәзерге сыман бала туу белән теркәмәгәннәр, ә 2-3 атна узуга гына авыл советына барганнар. Күрәсең, әтиебез 20 санын яраткан, чөнки без өч бертуганның туган көннәре 20 апрель, 20 май, 20 июнь дип язылган. Ярты гасыр яшәгәч кенә үземнең Җиңү көнендә туганымны белдем”, — дип сүз башлады Сания апа. “Әтием сугышка 1941 елның 26 августында китте. Әле дә хәтерлим, Иж буенда кыш өчен утын әзерли, сал сүтә идек. Җыелышып көндезге ашка кайт­кач, апа килеп: “Мин сезгә сөенечле хәбәр алып килмәдем. Шәех абый, вещмешогыңны кичтән әзерләп куегыз. Теплоход белән алып китәләр, авылга кайтырга мөмкинлек булмаячак”, — диде. Аллага шөкер, әтиебез яу кырыннан исән-сау йөреп кайтты. Саперлар батальонында сугышкан ул. Герман җиренә кадәр барып җиткән. Рейх­стагка фамилиясен язган. Күршебез Лотфулла 1954 елда Германиягә барып кайткач: “Шәех абый, ялганламагансың икән, чыннан да Рейхстагта синең фамилияңне таптым”, — диде. 1945 елның 9 маен яхшы хәтерлим. Авыл советында телефонда дежур торучы Фәрхисорур апа йөгереп керде. Әниебез басуда кунып эшли иде. Безнең йокыдан гына уянып килгән чак. “Кызым, йөгер әниең янына! Сугыш бетте!” — диде. Мин ике дә уйламыйча, 5 чыршы дигән берничә километр ераклыктагы басуга йөгердем. Бер чакрым тирәсе юлны әйбәт кенә йөгердем. Соңыннан хәлем китте. Бала-чага бит, йөгер, дигәч, йөгергәнмен инде. Шулай 2 чыршы дигән басуга җиткәч, тәмам хәлем бетеп, җиргә йөзтүбән капланганмын. Соңыннан әниемне дәшкәннәр. Ул чакта әнием өйдә янгын чыгып, янып беткәннәрдер дип курыккан булган. (Чөнки йорт-җирне, энекәшемне карау, ашау пешерү апам өстендә иде). Йөгереп килеп, мине кулына алды да: “Ни булды? Нәрсә бетте?” — дип кабатлый башлады. Мин һаман еш-еш сулап, кабаланып: “Бетте… Сугы…ш бетте”, — дидем. Әнием һаман аңламады: “Сулышың беттемени, балам?” — дип, кочаклап алды. Бераздан гына сугыш бетүе турында аңлатып бирә алдым. Басуда эшләүче халыкның ничек куанулары хәтердә калмаган. Тик сөенечле хәбәр ирештергән өчен тәмләп ашатуларын яхшы хәтерлим. Әтиебез фронттан кайтканда, ишегалдыбыз тулы халык иде. Аның үзе белән ике сандыгы да бар иде әле. Аларның берсе һаман да исән әле, бертуган Сәлимә апамда (Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Дәүләткировның хатыны) саклана. Сандыкларның берсендә верстак, матур сәгать (бүгенге көндә апамда саклана), төрле техника, механика турындагы немец китаплары бар иде. Икенче сандыкта хатын-кыз киемнәрен күрүгә, мин әрсезләнеп: “Болары миңа! Миңа!” — дидем. Сары төстәге ефәктән эшләнгән кыска эчке күлмәк булып чыкты ул. Апа кечкенәдән сабыр булды. Аның өлешенә бик матур кофта чыкты. Шунда авылдашларның берсе: “И, Шәех сандыгыңны тутырып, тимер-томыр җыйганчы, ефәк киемнәр алып кайтсаң, яхшырак булыр иде”, — диде. Әтиемнең: “Борчылмагыз, шушы тимер-томыр белән ефәккә батырам мин сезне”, — дигәне хәтеремдә. Колхозыбызның атказанган механизаторы, балта остасы булды ул. Сугыштан алып кайткан китаплар ярдәмендә автоматлаштырылган кирпеч ясау заводы ачты. Ул чакта сугыштан кайт­кан кешегә артык почет юк иде. 1978 елны Ижауга үзебезнең яныбызга алып килдем әти-әниебезне. Соңгы елларда әтием авырды, зиһене чуалды. Гел сугыш белән саташ­ты. “Мин сезне атам, фашистларны шартлатам”, — дип кабатлый иде. Табиблар да чакырттык. 1989 елны җирләдек үзен”, — дип сөйләде Сания апа.
Аның күршесе Зөлфия апа Ризаева сүзгә кушылып: “Сугыш чоры балаларының ничек җәфа чигеп үсүләре турында күбрәк язарга кирәк иде. Сеңелкәшем белән энекәшем сугыш елларында ачтан үлделәр. Илдус бәбекәемнең әҗәле алдыннан: “Әнкәй, сандык төбендә берәр кашык булса да он калмаганмы, бик тә ашыйсым килә”, — дигәне әле дә күз алдыннан китми. Әнием берьялгызы ике нарасыен, ике бәгырь җимешен русларның зиратында җирләп калдырды. Ничекләр түзгән ул?! Тумышыбыз белән Актаныштан булсак та, 40нчы елларда Удмуртиягә күченергә туры килде. Рябово поселогында баракта яшәдек. Безнең бүлмәнең икенче яртысында яһүдләр тора иде. Шуларның буржуйка миченә телемләп тезгән бәрәңгеләрен урлап ашый идек. Бу явыз сугыш никадәр баланың гомерен вакытсыз өзде, күпме сабыйларның балачагын урлады бит. Бу хакта онытырга ярамый”, — диде.

Нәселленең сүзе өскә чыгар

GjhXgP6GccYӘминә Котдус кызы Кулагина (Сибагатуллина) гаиләсенең, әби-бабаларының һәр фотосурәтен, һәр истәлеген кадерләп саклый. 1969 елдан башлап көндәлек тутырып бара. Гаиләсе тарихына багышланган матур, эчтәлекле альбомнар туплаган, һәр фоторәсемгә аңлатмалар язган ул. Гомумән, нәсел-нәсәбенә карата булган кайгыртулы мөнәсәбәтенә сокландым Әминә апаның. Әнисе рус милләтеннән, әтисе Котдус абый тумышы белән Иж-Бәйкидән булган. 1941 елның 15 авгус­тында якыннары аны фронтка озата. Яу кырыннан аның нибары ике генә хаты килә. Беренчесендә — 20нче, икенчесе 27 август диелгән. Русчасы чамалы булса да, тормыш иптәшенә юллаган хатын рус телендә, ә әти-әнисенә дигәнен гарәп графикасы белән язган ул. “Әниемнең васыяте иде. “Кызым, әтиеңнең хатларын югалта, боза күрмә. Күз карасыдай кадерләп саклый күр, зинһар”, — дип үтенде ул миннән. Әнием сүзеннән чыкмаска тырыштым. Әтиемнең фронттан килгән хатлары кадерле урында булды. Соңгы елларда, сәламәтлегем начарлана башлагач, мин күчермәсен ясатып, аларны дәүләт архивына тапшырдым ”, — диде, күз яшьләрен тыя алмыйча Әминә апа. Мин дә күрдем, укыдым аларны. Хәзер без, мизгел эчендә килеп җитүче электрон хатларга, ерактагы якыннарың белән рәхәтләнеп Интернет челтәре, телефон аша аралашырга ияләнгән буын, бу таушалган, язуны чуарланган кәгазь кисәгенең никадәр зур байлык булуына төшенеп бетә алмабыздыр кебек.
“Без, әтием һәм әнием, әби-бабам Ижауның Ботеневская урамында яши идек. Йортыбыз өч тәрәзәле, бик зур иде. Өстәвенә атлар асрый идек. Җәен арбасы, кышка чанасы, ә шәһәрдә йөрер өчен тарантасыбыз бар иде. Ижау урамнарыннан әти-әнием янәшәсендә тарантаска утырып йөргәннәремне әле сагынып искә алам. Мичле мунчабыз да бар иде безнең. Ул чакта миче булган мунчалар бармак белән генә санарлык булган, күпләр каменка якканнар. Зур бакчабызны хәтерлим, анда яшелчә, җиләк-җимештән тыш, печән дә үстерә идек. Җәй көннәрендә әтием тәрәзәләрне ачып куяр иде дә, урамыбыз­да бердәнбер булган патефонны кушып, матур татар җырларын көйләтер иде. Шулчак күрше-күлән җыелыр, рәхәтләнеп сөйләшер, гәпләшер иделәр. Ишегалдыбыз такта белән түшәлгән иде. Такта араларыннан яшел чирәм үсеп чыгар иде. Әтием “Ижсталь”да термист булып эшләде. Аның хезмәт кенәгәсендә дә ике генә язу бар иде. Әнием бакча совхозында (хәзерге Медведево совхозы) хезмәт куйды. Ярмөхәммәт бабам белән Бибигайшә әбием бик дини кешеләр иде, бер намазларын калдырмадылар. (Әбием Ленин белән бер көндә 1870 елның 22 апрелендә туган). Һәр иртәбез изге догадан башланып, дога белән тәмамланыр иде. Миңа да күп догалар өйрәткәннәр иде. Хәзер дә кайберләрен йокларга ятканда күңелемнән укыйм.
Фронтка китүчеләрне 20нче мәктәп яныннан озатып җибәрәләр иде. Миңа ул чакта нибары 6 яшь иде. Солдатлар 40нчы километрдан, Воткинск тимерьюлы станциясеннән китә дигән сүз чыккач, барча халык җәяүләп шунда кузгалды. Әтием мине кулында алып барды. Көн кичкә авышкач, товар поезды килеп туктады һәм: “По вагонам!” — дигән боерык яңгырады. Барча халык кочаклашты, үбеште. Берәүнең дә газизләрен үлем кочагына җибәрәселәре, аерылышасылары килми иде. Әнием чарасызлыктанмы, әллә инде әтиебез белән башка күрешмәячәген сизепме, җиргә егылып, куллары белән җирне кыйный-кыйный, үкереп, кычкырып елады. Аңа карап, мин дә үкседем.

Шунда хәрби киемдәге бер абзый мине кулына алып: “Син ник елыйсың?” — дип сорады. “Әниемне кызганам”, — дидем мин аңа мышык-мышык. “Әниең елар-елар да тынычланыр. Әтиең китә бит”, — диде ул уфтанып. Поезд кычкыртып, тәмам күз уңыннан югалды. Әле күпләр поезд артыннан йөгерә, озата бардылар. Әби-бабам ни сәбәпледер өйдә калдылар, әтине озата бармадылар. Шулай әтисез яши башладык.
Кичләрен уличкомнар килеп, ут яктысы күренмәслек итеп, тәрәзәләрне калын юрганнар белән капларга кушалар иде. Ижау — корал җитештерүче шәһәр булгач, немецлар һөҗүм итәрләр, дигән саклану чараларын күрделәр. Көндез ат белән ипи тараттылар. Ул ипи хәзерге кебек түгел, онда әвәләнгән иде. Әби зур кисмәк әзерләп, ипине шунда саклады. Тора-бара бабам, якын-тирә авылларга барып, яхшы туннарын борчакка, бәрәңгегә алыштырып кайта башлады. Шулай бер китүендә ул берничә көнгә югалып торды, без тәмам борчылып, аны үлгәндер дип уйлый башлаган идек. Бәхеткә каршы, исән-сау кайтты бабам, ризык та тапкан иде. Әнием әби-бабамны тәрбиясеннән калдырмады, безне ашату өчен көне-төне эшләде. Тора-бара шул совхоздагы баракта яши башлады, мин дә укырга кергәч, аның янына күчәргә мәҗбүр булдым. Тик җай чыккан саен әби-бабам янына ашыга идем. Бабам борчак, шомырт оны ясар иде, ә әбием шул онны берәр кашык итеп чынаяк­ларга бүләр иде дә, самавырдан кайнар су агызып, болгатып бирер иде.
1942 елның башында әтинең хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килде. Фашистларны мактап әйтүем булсын инде, аларда бит хәбәрсез югалды дигән исемлек бөтенләй юк. Бар исемлекләре төгәл тутырылып барылган, хәтта концлагерьда һәлак булганнарның да төгәл исәбен алып барганнар алар. Ә бездә хәбәрсез югалганнарның саны миллионлаган. Бу хәбәрне алуга, әнием бик зур кайгыга калды. 27 августта юллаган хатында әтием: “Бәхетле булыгыз! Без, бәлки күрешә алмабыз”, — дигән булса да, без аны кире әйләнеп кайтыр дип өметләнеп көткән идек. Шулай беркөн әнием мине урманга, чыршы күркәләре җыярга дип алып барды. Тимерь­юл аша узасы иде. Поезд килүен күргәч, әнием, кулларымнан кысып тотып, юл уртасына басты. Ә поезд якынайганнан-якыная барды. Әнием урыныннан кузгалмады. Соңгы мизгелдә генә айнып киткәндәй булды да, читкә этеп җибәрде. Шулчак карга капланып, бик озак елады ул. Әнием башка кияүгә чыкмады, 57 яшендә җирләдек үзен.
Мәктәптә укыган чакларны искә алсак, укучылар күп түгел иде, әмма безне анда ашаталар иде. Без түземсезләнеп төш вакытын көтәр идек. Консерв банкаларыннан ясалган савытларга зур кәбестә яфрагы, бер-ике шакмак бәрәңге йөзеп йөргән аш салырлар иде. Парта саен ипи, шикәр кисәге таратырлар иде. Шунда без торып басып: “Спасибо товарищу Сталину, за наше счастливое детство!” — дип кабатлый идек. 13 укучыга ике әлифба туры килде. Мәктәп янындагы зур басуда солдатларның окоп­лар казыганы, зениткалар куйганы истә. Без, бала-чагалар, шуны карарга йөри идек. Сугыш елында безнең шәһәребездә 11 миллион корал җитештерелгән бит. Фронтта өч солдатка бер мылтык туры килүен, берсе үлгәч, икенчесенә күчүе турында да сөйли иделәр.
1944 елны безнең мәктәптә пионервожатый эшли башлады. Ул безне яралаган фронтовик­лар янына госпитальгә йөртте. Без солдатларга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, кү­ңелләрен күрә идек. Укый-яза алмаганнарга туганнарына хат язарга булыштык. Минем йөзе-күзләре бәйләнгән Солдат белән хат язганым истә калган. Ниләр язылганын хәтерләмим. 8-9 яшьтә генә булсам да, бик нык тырышып яздым. Шунысына аптырыйм: хәзер кыяр-помидорларны без теплицаларда гына үсә дибез. Ә бит сугыш елларында ул яшелчәләр басуны тутырып үстеләр. Без, укучылар да, уңыш җыюда үзебездән өлеш керттек. Авыр еллар булса да, елга ике мәртәбә безгә — бала-чагаларга — прививка куялар иде. Шуңа чыдам булганбыздыр инде. Ул елларны өйләрне йозак белән бикләү дә юк иде, кеше кешенекенә тимәде. Һәркемне уртак кайгы берләштерде, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәдек. Сугыш тәмамлануы турында әнием хәбәр итте. Артык тыныч иде ул, әби-бабамнарга барырга кушты. Кояшлы, матур җылы көн иде. Мин Сарапул тракты буйлап, Ботеневская урамына ашыктым. Урамда кеше күп, җыелышып, канау ерып йөриләр иде. Барча халык шатланды, куанды. Әбием: “Тиздән әтиегез дә кайтып җитәр, иншалла!” — дип әйтте. Күңелләре белән әтиебезнең вафат булуына ышанасылар килмәгәндер инде”, — дип хатирәләрен яңартты Әминә Котдус кызы.

Альбина Шәйхетдинова.