Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Истә, һаман да истә…
2.09.2016

Истә, һаман да истә…

948Өч ай җәйне колачлаган балаларның җәйге ялы сизелми үтеп китте. Бүген мәктәпләрдә, балаларны белем иленә дәшеп тәүге кыңгырау чылтырады. Без дә вакыт агышын бер мизгелгә туктатып, 1 сентябрь, беренче класс, мәктәп еллары хатирәләрен яңартырга булдык. Төрле еллар, төрле заман укучыларының истәлекләре белән сез дә танышыгыз.
Салават Алтынбаев (дәүләт һәм муниципаль хезмәте көл­лияте студенты):
“Беренче клас­ска бар­ганда “Мин начальник булырга барам!” — дип бардым. Бәлки “начальник” та булмам, ләкин мин 97нче мәктәптәге беренче укыту­чы­ларым Свет­ла­на Салтыковага, Эльмира Ша­киро­вага бик зур рәхмәтле!”

Рәфилә Рәсүлева: “Безнең Нарат авылында балалар бакчасы мин укырга кергәч кенә ачылды. Шуңа күрә без алты яшьтән үк «яртынчы” класска кердек. Бүлмәдә 3 класс укый. Без рәхәтләнеп авыз ачып теге классларга биргән дәресне тыңлап утырабыз. Нәтиҗәдә, беренче класс­ка барганда инде без башлангыч сыйныф программасы белән күпмедер дәрәҗәдә таныш идек. Әти-әниләрнең дәрес әзерләтеп утырганнарын хәтерләмим, алар колхоз, йорт эшеннән бушамаганнардыр инде. Абыйларга ияртеп мәктәпкә җибәргәннәрен хәтерлим (тегеләрнең ияртәсе килмәсә дә). Яңа форма алдык, ләкин ике туган апаларым күп булгач, минем алмаш-тилмәш кияргә формалар, алъяпкычлар күп иде. Башлангыч классларда мин генә түгел, күпләрнең хөрмәт итә торган укытучысы Тәскирә апа Баһавиева (ике туган апам) укытты безне. Үземә “бишле”лек җавап биргән кебек тоелсам да, “дүртле” куйганга ачуым килә иде. Еллар үткәч кенә аңладым: ул аны мине тагы да яхшырак укысын дип куйган икән ләбаса…”

Фәнзилә Салихова (“Минем Удмуртия” телеканалының журна­листы):
“Беренче класска барганда йөгерек укый, 100гә кадәр са­ный бе­лә идем. Кукмара районындагы үземнең ту­ган авылым Балыклыдагы — башлангыч мәктәп элекке мәчет иде. Күрше авыл кибетенә барып, күлмәк-алъяпкыч алдык, әни район үзәгеннән бик матур лаклы кара туфлиләр алып кайткан иде. Класстагы унике баланы беренче укытучыбыз — Зеникамал Гарипова каршы алды. Ул вакытта чәчәкләр алу юк иде, линейка булганын хәтерлим”.
Асия Әхмәдиева (Сарапул шәһәре, штаттан тыш хәбәрче):
“Бөтен гомер 1 сентябрь бе­лән бәйле. Тормыш барсын да сентябрьдән баш­-
лый. Башта үзем мәктәптә, институтта, аннан кызым укыды. Хә­зер эшләгән урынымда да ашкынып 1 сентябрьне көтәм. Мәктәптә 6 яшьтән укый башладым. Чөнки безнең аз комплектлы мәктәптә 1-4 класслар гына иде. Ирле-хатынлы укытучылар укытты безне. Хәтерлим: ир-ат укытучыга эләкмәс өчен “Апа, сездә укыйсым килә”, — дип барган идем. Мәктәптән кайтуга язу эшләрен башкара идем, әлифбаны әнием көн саен укытып тикшерә иде. Бервакытта да өй эшен тикшермәделәр. Элегрәк мин бер ел укыйбыз, бер ел ял итәбездер дип уйлый идем. Форманың кадерен белеп кидем. Укытучыларыбызның абруе зур иде. Авылыбыз кечкенә булса да, без — укучылар, укытучылар дус-тату яшәдек.
Гөлфия Әхтәмова (“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе):
“Мин беренче класска Можга шәһәренең 5нче мәк­тәбенә 2003 ел­да бардым. Укырга керер алдыннан Но­­восибирск шә­һәрендәге туганнарыбызга кунакка бардык, шунда миңа мәктәп формасы алдык. Линейка алдыннан, беренче укытучымны классташымның әнисе белән бутадым, чөнки укытучымны аңа чаклы күргәнем юк иде. Беренче укытучым Зинаида Касаткина кирәгендә йомшак та, таләпчән дә була белде. Аның өчен һәрвакыт беренче урында классның дуслыгы, бердәмлеге булды. Без аның белән хәзер дә күрешәбез, ул безнең уку, эш белән кызыксынып тора. Мин башлангыч классларда ук класс командиры идем, бу миңа алдагы тормышымда нык ярдәм итте”.

Хезмәттәшебез Гүзәл Шаки­рованың улы Әмир дә быел беренче класска укырга керде. Аның фикере белән дә танышып китик:
“Без 69 нчы мәк­тәп­нең лего­конструкторлык классына барабыз. Үзе порт­фель алгач кына мәк­тәпкә бару турында хыялланып ал­ган иде, нәрсә икәнен аңлап бетерми әле, күбрәк әтисе белән без кайгырабыз. Әмирне мәктәпкә әзерләү өчен шактый акча сарыф иттек кием-салым- 7000 сум, уку кирәк-яраклары — 3000 сум, порт­фель — 3000 сум, мәктәпкә — 1500 сум, китапларга — 2000 сум, класс өчен -10000 сум.

Фоат Кәримов: “Беренче клас­­ска мин үземнең туган авылым Чәч­кәдәге баш­лан­гыч мәктәпкә су­гыш елларында бардым. Киемне Красный Бор кибетеннән алдык, ахрысы. Булмаганнарын күрше-тирә бирде. Көз көне күтәртмәле чабата киеп, елга аша салынган күпер аша пычрактан чыкканнарым истә. Беренче укытучыбыз Саимә апа Садыйкова иде. Әти сугышка киткәнче үк гармун алып кайткан иде, мин укырга кергәнче үк гармун тартырга өйрәнгән идем инде. Шуңа күрә барлык авырлыкларны көй-моң аша җиңгәнмендер инде”.