Истәлекле көн
20 гыйнварда Ижауның 1916 нчы елгы тарихи мәчетенең ярымайлы манарасы Лудорвай этнографик музей-тыюлыгына тапшырылды.
Кызганычка каршы, мәчет бинасын саклап кала алмаганнар. Ә менә манарасын саклап кала алу – зур бәхет. Аның тузган хәлдә булуына карамастан, элеккеге мәчетне торгызу буенча подрядчы Фелун Шәйхелисламов манараны төзекләндерергә алынган.
Бүгенге көндә Лудорвай музей-тыюлыгында Юкамен районы Падера авылыннан алып кайтылган элеккеге тарихи мәчет бинасын күтәрү эше бара. Анда Удмуртиядә ислам һәм мөселманнар тарихына багышланган экспозиция эшләнәчәк. Экспозицияне ачу Идел Буе Болгар Дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак. Әлеге мәчетне торгызу һәм анда экспозиция ясау регионда яшәүче татарларның, мөселманнарның бердәмлеген тагын бер кат исбатлый. Беренче тарихи ядькәрләр Удмуртиядә ислам дине буенча яшәүче татарларының XIII гасырда ук яшәгәннәрен күрсәтә. Әлеге экспозицияне булдыруның тагын бер максаты – республикабызда төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәүләрен күрсәтү.