Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Истәлеккә калган җырлар
22.11.2017

Истәлеккә калган җырлар

Югалтулар елы булды быел. Гомерен татар журналистикасына багышлаган Исмәгыйль Шәрәфиев, продюсер Илфак Шиһапов, легендар җырчы Әлфия апа Авзалова, татар эстрадасының иң ихлас җырчыларыннан берсе — Хәния Фәрхи белән мәңгелеккә саубуллаш­тык… 19 ноябрь көнне “Спартак” халык иҗаты йортында Диния Кәримуллина җитәкчелегендәге “Рәйхан” ансамбле тамашачыларыбызга Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концерт тәкъдим итте.Концерт бара… Сәхнәдә  Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар яңгырый, тамашачыларның күзләрендә яшь. Экранда әледән-әле әлеге шәхесләрнең фотолары пәйда була. Чыннан да, күңелләргә үтәрлек, эчтәлекле, мәгънәле матур концерт үтте ул көнне. Әлеге концертны алып баручы, әзерләүче, 107нче санлы балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче, ике ел Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән Диниянең күзләрендә дә яшь. Ул җырлаганда сәхнәдә Хәния Фәрхи җырлый кебек тоелды. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Таң­сылу Бәйрәмгулова, Ирек Мөхә­ммәтҗановны тамашачыларның са­гынганы сизелде. Һәр чыгышла­рын кайнар алкышлар белән күтәреп алдылар. Әлфия Рәҗәпова һәрвакыттагыча нәзакәтле, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Ул әлеге шәхесләрнең җырлары белән яшәвен искәртеп үтте. Гүзәлия Хәкимованың җырлавын тамашачылар бик ярата. Җырның тәмен белеп җырлый ул. Кечкенәдән сәхнәдә җырлаучы кыз Алия Газизова бүген инде җырчы апаларыннан калышмый. Сәхнәгә яңа гына атлаган Инзилә Зыязетдинова әкренләп тамашачылар күңелен яулый. 107нче санлы балалар бакчасы мөдире, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманованың сәләтенә дә, җитезлегенә дә сокланырлык. Коеп куйган “әртист”. Аның җитәкчелегендәге хезмәткәрләр балаларыбызга милли тәрбия генә биреп калмыйлар, искиткеч концертта катнашырга да һәм башка милли чаралар оештырырга да җитешәләр. Сәхнәгә җырларга  әлеге балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче бертуган Гүзәл Шәехова, Алсу Гафаровалар чыккач, алар өчен ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Кайчандыр үзебезнең туган авылыбыз Наратта кечкенә кызчык­ларны авыл сәхнәсендә җырларга өйрәткәнем искә төште. Бриллиант ханымның кызы Ләйсән Вәлиева экранда фотоларны алыштырып торды.

Хәния Фәрхи белән бергә төшкән фотоларын күреп, мин Диниянең ул вакытларда нинди бәхетле булганын күрдем. Хәния Фәрхинең сәнгать төркеме белән ике ел эшләү аның өчен иҗат, тормыш мәктәбе булгандыр. Һәр милли чарабызның бизәге булган “Афәрин” бию ансамбленә афәрин! Тамашачылар, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газета­сы редакциясе исеменнән “Рәйхан” ансамбленә әлеге сокландыргыч концерт өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Тамашачылар фикере
Татар концертларын даими карап баручы Асия һәм Мөнир Садыйковлар: “Искиткеч концерт, афәрин! Кичә Рәсим Низамов һәм Гүзәл Җәләлова концертына бардык. Ничә еллар бер үк программа белән киләләр. Концертның эчтәлеге дә юк. Безнең үзебезнең җырчылар Татарстан эстрада йолдызларыннан бер дә ким түгел. “Рәйхан” ансамбленең концертларын тагы да көтеп калабыз!

Рәйсә Галимова: “ Бик матур концерт карадык. Нык әзерләнгәннәре сизелеп тора. Таңсылу Бәйрәмгулова, Ирек Мөхәммәтҗанов — чыннан да Ижау сәхнәсенең әйдәп баручы җырчылары. Алар Илгизәр Шакировның баянда уйнавына кушылып җырлаганда, яшьлегебезне искә төшереп утырдык. Әлеге дә баягы, безгә, олы кешегә, баян моңы якынрак. Баянга күбрәк җырласыннар иде”.

Вәҗиһә Заһидуллина: “Апрель аенда “Рәйхан” ансамбленең “Хыяллана авыл кызлары” исемле концертын караган идем. Кыска гына вакыт эчендә ансамбльнең яшь талант­лар белән баеганын, иҗади үсешен күреп куандым. Җырчы Таңсылу Бәйрәмгулова белән мин күп еллар таныш. Ул Казанның меңъеллыгы уңаеннан  композитор Риф Гатауллин оештырган һәвәскәр композиторлар иҗатын барлау конкурсында тормыш иптәшем мәрхүм Марс Талибуллин сүзләренә  Әлфия Шиһа­пова иҗат иткән “Яшик яратып” җырын  башкарды һәм ул җыр Татарстан радиосының алтын фондына керде. Марс белән Әлфиянең берничә   иҗат җимешләрен  мил­ләт­тәшләргә төрле сәхнәләрдә, Сабантуйларда җиткерде. Ирек белән мин Илфат Нурмөхәммәтов җитәкләгән “Ижау моңнары” төр­кеме белән гастрольдә чагында таныштым.  Бүген дә ул үзенең талантын саклап калган. Каймак кына җыелган шул бу иҗади төркемгә. Кайсысын гына алсаң да, алар тамашачы күңеленә үтеп кергән талант ияләре. Уйландырган да, сагындырган да, моңландырган да концерт өчен мең рәхмәт!”

Рәфилә Рәсүлева.

 

Концерттан фоторепортаж