Ислам — наркотикларга каршы
Аллаһ Тәгалә безгә динне, гомерне, акылны, намусны һәм үз милкебезне сакларга кушты. Шушы 5 әйбернең берсенә зыян китерү – гөнаһлы эш.
Исертә, аңны томалый торган бөтен нәрсәне дә Раббыбыз безгә хәрәм кылды. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү – Аллаһтан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырым – багучылык эшләре хәрәмдер, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз” (“Маидә” сүрәсе, 90 нчы аять), — ди.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Акылны, аңны томалый торган бөтен нәрсә дә хәмер дип атала. Акылны томалый торган һәрнәрсә дә тыелган”, — ди. Аллаһ Тәгалә хәмер эчемлекләр эчеп, наркотиклар кулланып, үзебезнең сәламәтлеккә зыян салудан тыйды.
Исламда хәрәм әйберләрне куллану гына түгел, ә аларны җитештерү, тарату, саклау, сату да тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Зур күләмдә исертә торган нәрсә аз күләмдә булганда да хәрәм булып санала”, — ди.
Ислам наркотик белән исерткеч эчемлекләр арасында ниндидер аермалык билгеләми. Чөнки Аллаһ Тәгалә “хәмер” дигән бер сүз белән кешенең аңын, акылын томалый һәм бәйлелек тудыра торган бөтен әйберне дә әйтә.
Ислам аракы эчүдән һәм наркотик кулланудан гына тыеп калмый, ә кешегә дөрес яшәү рәвешен дә аңлата. Дин наркотикларга каршы профилактика алымы булып торса, дини гыйлем наркоманнарны дәвалау вакытында да ярдәм итә ала.
Күпләр накротикларның бәйлелек тудырмый торган “җиңелләре” бар дип аклана. Кемдер: “Исерткеч эчемлекләр стрессны бетерә”, — ди. Ләкин бу фикерләрнең барысының да ялгыш икәнен безнең һәрберебез дә белә. Мондый юл белән кеше бер генә проблемасын да чишә алмый.
Хәмер, наркотик куллану һәртөрле җинаятьнең башы булып тора. Аларның зыяны турында белмәгән кеше дә юк. Хәтта үзләре эчүчеләр, наркотик кулланучылар да бу турыда аңлый, белә. Тик аңа карамастан, аларны сатудан тыймыйлар, чөнки бу — бик зур суммадагы акчаларны югалту дигән сүз. Тик ул акчаларны кемдер башкаларның сәламәтлеге, гомере бәрабәренә эшли шул.
Чын мөселман беркайчан да хәмер кулланмаячак. Алай гына да түгел, ул үз гомерендә исерткеч эчемлекләргә, наркотикларга бәйле бернәрсә янына да якын килмәячәк. Аллаһы Тәгалә безне шушы җыен бозыклыклардан Үзе арындырса, сакласа иде. Раббыбыз безнең барыбызга да иман ныклыгы салып, башкарылган гамәлләребез хәерле-иминле булып, үз-үзебезгә бәрәкәт булып кайтса иде.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.