Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Исламия Мәхмүтова: “Үзем язам, үзем куям, үзем уйныйм”
29.09.2016

Исламия Мәхмүтова: “Үзем язам, үзем куям, үзем уйныйм”

19-20 октябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр Рус дәүләт драма театрына гастрольләр белән киләчәк. Шул ук вакытта Рус дәүләт драма театры артистлары Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. Тамашачы ике көндә дә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, режиссер, драматург Исламия Мәхмүтованың мелодрамаларын караячак. “Мәхәббәт чишмәсе”ндә — уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә — вакыйгалар, нигездә, Мәхәббәт чишмәсе янында бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча, авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала.
“Күрәсем килгән иде” спектаклендә ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби-бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти-әнисен күрү теләге белән яна башлый… Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы? Спектакльне карагач, әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар.
Бүген Исламия Мәхмүтованың йөздән артык ролен санап, алар арасыннан иң-иңен сайлап алырга тырышсаң да, тамашачы яраткан артистканы халык арасында таныткан Ясминәсенә тукталмыйча китеп булмый. Илдар Юзеевнең нәкъ аңа атап иҗат иткән героинясы бу. “Кыр казлары артыннан, биеклеккә талпынам”, — дип җырланган җыры, татар хатын-кызларына хас тыйнаклыгы белән тамашачыны әсир иткән Ясминә — бик күп еллар халыкның хәтер сандыгында сакланган образ. Хәер, бүген дә күпләр Исламия Мәхмүтованы шул героинясы аша якын итә.
Гастрольләр алдыннан Исламия апа Мәхмүтова белән әңгәмә корырга булдым. Трубканың теге башында “Исәнме, наным”, — дигән тавышны ишеткәч, күңел эреп киткәндәй булды.


— Исламия апа, хәлләрегез ничек, бу араларда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
— Әле менә репетициядә, наным. Күптән түгел Абхазиядә беренче тапкыр булып кайттык. Бик әйбәт кабул иттеләр. Мәскәүдән килгән рус режиссеры ике көндә дә спектаклебезне бик яратып карады. Хәзер авылларда яңа клублар ачалар, шундый авылларга барабыз бу араларда. Ижау шәһәренә без элек еш бара идек. Соңгы тапкыр “Спартак” халык иҗаты йортында булдык. Дусларыбыз да күп иде. Әле сезнең шәһәрдән алып кайткан япон шәлем дә бар, дефицит заманында дусларым астан гына табып биргән иде. Хәлил абыегызның вафат булуына 28 сентябрьдә дүрт ел булды. Наным, дүрт көн узган кебек тә түгел. Бик сагынам. Әле ярый балаларым өзелми, минем яннан. Чәчәкләр үстерергә яратам. Картайгач рәхәтләнеп, чәчәкләр үстереп кенә яшәрбез, дип хыялланган идек, булмады шул. Хәлил абыегыз ташлап китте…
Газета укучыларыбызга театрга ничек аяк басуыгыз турында сөйләп китегез әле.
— Мин авылдан бер букча асып чыгып киттем. Авылга килгән спектакльне карар өчен кырдагы комбайнны да ваттым хәтта. Бригадирның: “Юк, бармыйсың, җиң сызганып эшләр вакытта ниткән театр ул”, — дигәненә, зур таш алып, аны яшел борчакка урап, комбайнның барабанына аттым. Мишәр кызы булгач, үткен, усал идем. Коридорда Равил Тумашевны очратып: “Минем артистка буласым килә, эшкә алыгызчы!” — дип сүз каттым. “Театр белемегез бармы соң?” — ди режиссер миңа. “Мин Әлкидән килдем”, — дип җавап кайтардым. Ул минем тавышны тыңлап карады да: “Безгә нәкъ менә синең кебекләр кирәк. Әмма, сеңелем, әти-әниең белән сөйләшеп кил, артист кияүгә чыкмый, фатиры булмый, акчасы аз, гомер буе юлда йөриячәк”, — дип әйтеп куйды. “Ярар, абый, миңа ир дә, акча да кирәкмәс”, — дип әйттем мин шул чакта. Алай тиз генә спектакльдә катнашырга насыйп булмады әле миңа, сәхнәнең тузанын иснәп, техник хезмәткәр булып эшләргә туры килде. Баштарак кассир вазифасын башкардым, аннан инде бутафор хезмәтендә эшләп алдым.
— Сез үзегез язасыз, куясыз, уйныйсыз…
— Язган әсәрләрем озын гомерле. “Син бит минем бер генәм” спектакле театрда унөч ел бара инде, ә “Мәхәббәт чишмәсе” унике ел тамашачы күңелен яулый. Дистәгә якын пьесам сәхнәгә куелган. Әйе, миңа: “Үзең язасың, куясың, уйныйсың», — диләр. Аларга: “Аны булдыра алган кеше генә эшли ала. Габдулла Кариев, Кәрим Тинчуриннар үзләре язган, үзләре уйнаган ләбаса”, — дип җавап бирәм.
— Димәк, тормышыгыз заяга үтмәде?
— И наным, мин бик бәхетле! Илле дүрт ел эчендә 100дән артык образ тудырдым. Иҗатымны спектакльләрдә рольләр уйнау белән генә чикләп куясым килми. Һәрвакыт тәгәрмәч өстендә үткән гастрольләр, Татарстан чикләренә генә сыешып калмыйча, ерактагы Караганда, Ташкент, Алма-Ата, Бохара якларына туктаусыз сәяхәтләр, милләттәшләр белән очрашулар, зәмһәрир салкыннарда, язгы-көзге пычракларда авылдан-авылга барып куйган спектакльләр… Бу үзе зур бәхет бит!

Әлеге урында әңгәмәне туктатам. Чөнки 20 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә Рус дәүләт драма театрында, спектакль алдыннан, Исламия Мәхмүтова һәм башка артистлар белән очрашу узачак. Барлык кызыксындырган сорауларыгыз­ны безгә редакциягә алдан язмача бирә аласыз. Сезне очрашуда көтеп калабыз!