Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Исламда террорга урын юк
1.09.2022

Исламда террорга урын юк

2004 елның 1 сентябрь көнендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига – Россия халкы хәтерендә иң куркыныч һәм дәһшәтле көннәрнең берсе булып уелып калгандыр. Ул көннәрдә бар дөнья Осетия халкы белән берләшеп, зур хәсрәт утында янды. Белем йортына бәйрәмгә килгән 895 гөнаһcыз балаларның 186сы башка беркайчан да парта артына утыра алмады. Сабыйларның кансыз террорчыларның кулыннан гомерләренең өзелүе башка сыймаслык зур һәм ачы хәсрәт көне булып калды. Беслан фаҗигасендә барлыгы 334 кеше терракт корбаны булды.
Террорчылык – кешелеккә карата җинаять. Террорчылыкның максаты – кешеләрне үтерү һәм гарипләндерү юлы белән җәмгыятьне куркыту, үзләренең рәхимсез максатларына ирешү өчен аларның куркуыннан һәм газапларыннан файдалану. Ә кан кою, сугыш башлау – Аллаһы Тәгалә каһәрләгән зур гөнаһ санала, гаепсез кешеләрне үтерү – Аллаһ кичермәгән зур гөнаһларның берсе. Аллаһ кешеләргә миһербанлы һәм гадел булырга боера.
Тик соңгы елларда дөнья күләмендә «Ислам терроры» дигән ялгыш бер төшенчә барлыкка килде. Әйе, ялгыш төшенчә — чөнки Исламда террорга урын юк. Ислам тәгълиматы белән террорчылык төшенчәсе капма-каршы килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: «Теленнән һәм кулларыннан башка кешеләр зыян күрмәгән кеше генә – чын мөселман», – ди. Бу хәдистән генә дә Ислам диненең тынычлык дине икәне аңлашыла. Ягъни хак мөселман башкаларга зыян китермәс. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бөтен мөселманнарга дөньяга тынычлык, хозур һәм кардәшлек китерүләрен әмер итте. Ислам дине ул – хак, дөрес һәм тынычлыкка-иминлеккә чакыра торган дин. Ә кемнәр башкаларга зыян китерәләр, алар үзләрен мөселман дип атарга лаеклы түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «…Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса — бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр…», — ди («Маидә» сүрәсе, 32 нче аять).
Террорчылык — үз-үзеңә кул салу дигән сүз дә. Тик кайсы гына динне алсаң да, үз-үзенә кул салган кеше нык гөнаһлы була. Ислам динендә дә нәкъ шулай ук. Ул кеше ничек үзенә кул сала, Кыямәт көненә кадәр аның белән кабер газабы белән беррәттән бу хәл кабатланып торачак. Ягъни Аллаһы Тәгалә гөнаһлы кешегә кабер газаплары биргән, ә үз-үзенә кул салган кешегә бу тагын да өстәмә җәза булачак. Ә террорчылар үзләрен генә түгел, ә тирә-яктагы кешеләрне дә үтерәләр һәм аның өчен җавап та күпкә катырак булачак.
Үзләрен мөселман дип атаган террорчылар башка мөселманнарга да зыян салалар. Ә Ислам диненең башка конфессияләргә карата булган мөнәсәбәтләре турында Аллаһы Тәгалә Коръән аятьләрендә ачыктан-ачык әйтә: «Мөшрикләрдән берәү килеп, синнән имин булуын сораса, аңа иминлек бир, Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен ишетсен өчен, әгәр Аллаһ сүзләреннән баш тартса, килгән җиренә җибәр! Бу хөкем – алар Аллаһ хөкемнәрен белмәүләре сәбәпле синең хозурыңа килеп ишетсеннәр өчендер». Аллаһы Тәгалә мөселманнарны мөселман булмаганнар белән дус, тату яшәргә өнди: «Аллаһ сезне тыймыйдыр Ислам диненә каршы сезнең белән сугыш кылмаган вә сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кавемнәр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан. Аллаһ гадел кешеләрне сөядер» («Мүмтәхәнә» сүрәсе, 8 нче аять). Мөхәммәд Пәйгамбәрнең христианнарга карата булган мөнсәбәте турында, 620 елда язылган, хәзерге вакытта Константинополь шәһәре музеенда саклана торган кулъязмадан да белеп була. Әлеге хат Синай ярымутравында урнашкан бер монастырьда табыла. Аны Гали ибн Әбү Талиб христианнарга китереп бирә. Анда Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) христианнарның иминлеген тәэмин итү мөселманнарның бурычы икәнлеген искәртә, дин иреге турында кайгырта. Әлеге хатта Рәсүлебезнең документларны раслый торган мөһере дә сак­ланган.
Югарыда саналып үткәннәрнең барысы да Исламның террорга бернинди катнашы да юк икәнлеген тагын бер кат исбатлый. Яшьләр экстремизм агымнарына иярмәсеннәр, ялгыш юлга кереп китмәсеннәр өчен Удмуртия мөфтияте тарафыннан бик күп эш башкарыла. Мәчетләрдә бу турыда даими вәгазьләр сөйләнелә. Сораулар бар икән, бик теләп һәр килгән кешегә дә җавап бирәбез, динебез турында сөйлибез, укуларда да бу темага еш тукталабыз. Яшьләргә Ислам диненең асылы, бөтен мәсьәләләрне дә тыныч юл белән чишеп булганлыгы турында аңлатабыз. Төрмәләр белән дә тыгыз эш алып барыла. Төрле милләтара чараларда, башка конфессия вәкилләре белән берлектә төрле социаль проектларда катнашабыз. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гади көннәрдә дә милләтара дуслыкны ныгыту өчен без динебезнең, мө­селманнарның яхшы якларын күрсәтергә тырышабыз. Бары тик шундый юл белән генә дөньяда Исламга карата булган ялгыш карашлардан өстен булып кала алабыз.
Болгар җирләрендә Ислам динен кабул итүгә нәрсә этәрә? Мондагы халык гарәп сәүдәгәрләренең холыкларын, үз-үзләренең ничек тотуларын, сату итүдә дә алдашмауларын, вәгъдәдә торганнарын, хыянәт итмәгәннәрен күрәләр. Алардан үрнәк алып, Ислам динен кабул итәләр. Шундый ук хәл Индонезия җирләрендә дә була. Бүгенге көндә дә безгә шундый ысул белән эшләп, динебезнең өстенлекләрен дөрес итеп күрсәтә белергә кирәк.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе.