Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Иске фотографияләр ни сөйли?
18.06.2015

Иске фотографияләр ни сөйли?

40

Бу бюстның оригиналы (бронзадан ясалган) Мәскәүнең Третьяков галереясендә.

Кешене нәрсә озак яшәтә? Минемчә, аның турындагы истәлекләр. Алар безгә күп нәрсәләр турында сөйли ала. Шуңа күрәдер кулыбызга иске фотосурәтләрне тоткач, без аңлатып булмый торган хисләр кичерәбез. Алар безгә гаиләбезнең тарихын сөйли. Күренмәс нечкә жепләр белән үткәннәрне хәзергесе белән тоташтыра. Менә минем кулымда да саргаеп беткән иске фотосурәтләр. Алардан миңа бабам карап тора.

Кәшбетдин бабам бик авыр заманнарда яши. Ул аларның барысын да лаеклы үткәреп, иленә, туган җиренә, халкына намус белән хезмәт итә. Бабамның әтисенең тормыш юлы турында истәлекләр безнең гаиләләребезгә буыннан-буынга тапшырыла.
Кәшбетдин бабам 1896 елны Минзәлә өязенең Тауасты Байлар авылында туа. Балачагы башка ярлы крестьян гаиләләрендәге кебек үк бик авыр була. Аңа бик кечкенәдән үк жир эше белән танышырга туры килә. Ул башка туганнарыннан үзенең үҗәтлелеге, тырышлыгы, күп белергә омтылучанлыгы белән аерылып тора. Тик ул вакытта авылда мәктәп булмый. Кәшби бары 11 яшендә генә кулына беренче китабын ала. Ул вакытларда ярлы крестьян малае өчен белем алу бик зур дәрәҗә була.
1914 елда беренче бөтен­дөнья сугышы башлана. 18 яшьлек бабамны армиягә алалар. Ул 1917 елның март аеннан алып сентябренә кадәр Кызыл гвардия сафларында хезмәт итә. Су­гышларның берсендә каты яраланып, туган авылына кайта. Шул елларда авылда ярлылар комитеты төзелә. Кәшбетдин бабай әлеге комитетның сәркатибе булып билгеләнә. Шулай ук авылда ярлылардан торган кораллы отряд та барлыкка килә. Аклар бабамны большевик булганга, өч мәртәбә атарга алып китәләр, ләкин соңгы минутларда ниндидер сәбәпләр аркасында атмый калалар. Мин­зәлә өязен акгвардиячеләрдән азат иткәч, бабам авылдашлары белән Кызыл Армия сафларында хезмәт итәргә китә.
Беренче вакытларда алар­ның от­ряды Агыйдел елгасы буендагы пристаньнәрдән ак­гвар­диячеләрдән алган он­ны Мәс­­кәүгә җибәрү белән шә­гыльләнә.
1919 елның мартында Колчак армиясе Минзәләне ала һәм бабам Кызыл Армия белән Сембергә таба чигенергә мәҗбүр була. 1919 елның апрель аенда Ленин Көнчыгыш фронтка 3 бронепоезд, берничә самолет, винтовкалар, бер полк солдат җибәрә, һәм 1 майда Колчак армиясенә һөҗүм башлана. Колчак чигенә. 1919 елның июнь аенда бабамны сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен 8 көнгә ялга өенә кайтарып җибәрәләр. Авылда аның сөйгән кызы Хәдичә була. Кызның нык тормышлы әти-әниләре ярлы егет­не тиң күрмиләр һәм аларның өйләнешүләренә каршы булалар. Шул вакытта бабам, китәренә 3 көн калгач, кызны урлый һәм өйләнә. Ә үзе яңадан фронтка китеп бара.
1920 елның июль аенда бабам 27нче дивизия составында Польша фронтына күчерелә. Бу вакытта поляклар Минскига кадәр җиткән булалар. М.Тухачевский житәкчелегендәге Кызыл Армия Пилсудский гаскәрләрен Варшавага кадәр куа. Шул вакытта полякларга Англия һәм Франция гаскәрләре ярдәмгә килә. Кызыл Армия яңадан чигенергә мәҗбүр була.
1921 елда дивизияне Идел буена күчерәләр. Анда бабам Махно бандасын тар-мар итүдә катнаша.
1923 елда гражданнар сугышы тәмамлана. Бабам туган якларына берникадәр вакыттан соң гына кайта ала. Ул Сталинградның гражданнар сугышы вакытында җимерелгән «Кызыл Октябрь» исемендәге металлург заводын торгызуда катнаша. Эшчеләр беренче вакытларда ашау һәм кием өчен генә эшлиләр. Хезмәт хакы бирә башлаганда, бабам 4нче разрядлы эшче була һәм аена 17 миллион сум акча ала (ул вакытларда 1 кап шырпы 100 сум торган).
Кәшбетдин бабам бер елдан соң туган якларына кайта. Гаиләдә ул чагында 10 кеше була. Бик авыр тормышта яшиләр. Ачлыктан балалар хәлсезләнеп яталар. Алабута, ак балчыкка кадәр ашыйлар. Шул вакытта бабам заводтан ике пот ак он, бер пот дөге ярмасы, бераз чәй һәм шикәр алып кайта. Кайтып бер атна узгач, аны авыл советы секретаре итеп сайлыйлар.
20 еллар ахырында Кәшбетдин бабам авылда жирне күмәкләп эшкәртү артеле оештыра. Ат, тех­ника булмау сәбәпле, ярлы крестьяннар хуҗалыкларында берүз­лә­ре генә эшли алмаганнар. Шуңа күрә алар үз җирләрен кулакларга сатканнар. Артельгә кергән крестьяннар хуҗалыкларында нәрсә бар, шуны алып килгәннәр — кем ат, кем сбруй, кайсыберсе чәчәргә орлык, эш кораллары һәм башка кирәк-яраклар. 1927 елны Кәш­бетдин бабайны Бөтенсоюз коммунистлар партиясенең 15 съездында тавыш бирү хокукы белән делегат итеп сайлыйлар. Ул Мәскәүдә 1 ай була. Һәр делегатны әйбәт итеп киендереп, һәрберсенә 320 сум акча бирәләр. Съездда ул президиумда И.В.Сталин белән утыра. Ә тәнәфес вакытында Н.К.Крупская белән әңгәмә кора. Ул бабамнан Татарстан турында сораштыра.
1937 елның декабрь аенда аны авыл советы сайлауларына каршы килә дип гаепләп, төрмәгә утырталар. 9 айдан соң авылга алып кайтып , ике көн дәвамында суд ясыйлар. Бабамны тулысынча аклыйлар һәм шунда ук җибәрәләр. Авыл халкы судта шатлыгыннан «Ура!» кычкыра.
1941 елда сугыш башлана. Иске яралары аркасында бабамны сугышка алмыйлар. Тылда да жиңелдән булмый. Аны Казанда эчке гаскәрләрдә хезмәт итәргә калдыралар. Аларның вазифасына тимер юлларны, бик мөһим объектларны саклау, тылдагы куркынычсызлыкны тәэмин итү, спекуляция белән көрәшү керә. Эчке гаскәрләр фашистларны тар-мар итүдә үзләреннән бик зур өлеш кертәләр.1942 елда Казанда 270 спекулянт хөкемгә тартыла. Сугыш башланып 6 ай үтүгә, илебездәге эчке гаскәрләр тарафыннан 685629 кеше кулга алына. Шуларның 28064 е качкын һәм сатлыкҗан, 1001е шпион һәм диверсияче, 1019ы дошман ялчылары була.
Бу саннарда бабамның да катнашы бар бит!
Бабамның ике улы — Рәмзи һәм Фәүзи абыйлар сугышка китә. Рәмзи абый Мәскәү астында барган сугышларда каты яраланып һәлак була. Фәүзи абый сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.
Сугыштан соң Кәшбетдин бабам, агроном булып, пенсиягә чыкканчы эшли. 60нчы еллар башында авылга командировкага скульптор Владимир Цигаль килә. Бу очрашуның нәтиҗәсе булып, бабамның скульптурасы тора. Ул үзенең бюстын бары 15 елдан соң гына күрә.
Менә нинди булган ул Кәш­бетдин бабам! Мин аның бе­лән чиксез горурланам! Иске фо­тосурәтләр безнең гаи­лә­без­нең чын байлыгы икән­леген мин эзләнү вакытында гына аңладым. Алар буыннан-буынга гаиләбезнең тарихын сөй­лиләр. Хәтер җепләре гасырларны, буыннарны тоташтыра. Ба­бамның тормышы — илебез тарихының бер бите ул.

Анжелика Гыймазиева,
Ижау шәһәре, 35нче мәктәп.