Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - ИСКЕ ЙОРТ (Наилә Харисова хикәясе)
9.12.2016

ИСКЕ ЙОРТ (Наилә Харисова хикәясе)

1нче бүлек

— Аскы ниргәләре таза икән, шөкер. Фундаментын югары итеп салган иде шул. Яратып, үземә дип эшләде. Әйбәт, әйбәт…Урам як тәрәзә төбеннән су китеп черегән бер-ике ниргә бар икән барын. Хикмәт… Әллә тәрәзә төбендә, күз яше агызып, берәрсен көтеп утырганнар тагын.
Вәдүт үз өен беренче күргәндәй җентекләп карап йөри. Әле базга төшеп тикшерә, әле, без белән тишеп, бүрәнәләрнең тазалыгын карый, әле чормага менеп, түшәм такталарын, матча башларын капшый. Тәҗрибәле сатып алучы сыман, күңеленнән һәркайсына бәясен куя. Сатып алучы булса, берәү дә гаҗәпләнмәс иде — үзе салып кергән, гомер иткән йорты бит. Ә беренче күргәндәй булуы хак. Күңел күзе белән хуҗаларча карап йөрмәгәненә күп еллар узды шул инде, узды. Күпме икәнен төгәл генә хәзер үзе дә әйтеп бирә алмас кебек.
Пенсия яшенә җиткәненә дә ярыйсы гомер үткән икән инде.Пенсиягә чыккач та эшләде.Туктап, өйдә утыра башлавына күптән түгел генә. Күңеле һаман да ышанып бетми. Иртән торгач, киенеп эшкә чыгып китәсе бар кеше сыман йөрде башта. Әллә үз теләге белән китмәгәнгә, әллә планлаштырган эшләре эшләнеп бетмәгәнгә, авыррак булды яңа халәткә өйрәнү. Дөрес, турыдан-туры әйтмәсәләр дә, вакытында китә белүнең матур якларын искә төшереп тордылар инде. “Менә монсын гына бетерәм, тегесен генә эшлим дә …” — ди торгач, өстәгеләрнең сабырлыклары бетте:
— Вәдүт Мәхмүтеч, эшең бармый, ревизия килгән саен җитмәүчелек табып кайта, яхшы чакта кит инде син, — диделәр. Эх, егетләр! Чак кына сабыр итмәдегез бит! Тик мине ялангач кул белән эләктерә алмассыз!
— Китәм. Быелгы отчетларны тапшырам да китәм, егетләр. Барысын да тәртипкә салып, урыныма каласы кешене эш рәтенә төшендерәм дә. Матур гына итеп озатырсыз.
Тик отчет вакыты җиткәнче (менә бәла!), төнлә бухгалтериядә электр чыбыгыннан ут чыгып, документларны харап итте. Компьютер дигәне дә югары температураны бер дә яратмый икән: карап торуга әллә ни зыян күрмәсә дә, куркудан хәтерсез калган карчык кебек, бөтен мәгълүматны югалткан, хәерсез.
Бу хәлләрдән соң, тәкәллеф сак­лап тормадылар, артык вакланып тормыйча, коры гына пенсиягә озаттылар үзен.
Вәдүт өе буенча экскурсияне тәмамлап, баскычка каршы коймага терәтеп ясалган эскәмиягә барып утырды. Веранда да бераз чалшайганмы соң? Тышкы яктан өйнең бүрәнәләре дә ярыйсы ук каралган икән инде. Еллар кешегә генә түгел, йортларның да чыраена эзен салып китә икән бит. Тәрәзә йөзлекләренә хатынының кулы тигәне сизелә сизелүен, тик иске буяуны кырмыйча өсте-өстенә сыланган буяу җил-буран, кар-яңгыр тәэсирендә мунчалаланып, яргаланып, көчлерәк хуҗа кулын сорап тора. Стеналарны тышлыйсы булыр. Сайдингның сөт төслесен алыр, мөгаен. Күзгә дә бик ташланып тормый, тынычландыра торган төс. Яшьрәк чагы булса, Вәдүт башка төсне сайлар иде. Нигәдер ялтыравыкны күбрәк яратты шул.
Акчаң булса, материалга аптырыйсы түгел инде хәзер. Акча дигәне генә… Кәнәфие, кәнәфие белән бергә пичәте кулдан ычкынгач — шунысы проблема! Ә пичәт кулда чакта… Их, бүгенге акыллары ул чакта булса!
Хатыны белән киңәшеп аласы булыр.
Вәдүт ашыкмыйча гына (кая ашыгасың инде?) өйгә керде. Гөлсирәсе түр якта чигү чигеп утыра иде, ахры. Соңгы елларда бар шөгыле шул инде аның. Бөтен өйне чигү белән тутырды. Балаларга, туган-тумачага өләшә. Эндәшми. Чигеп тик утыра. Аның бу гадәтенә эшләп йөргәндә бер дә игътибар итмәгән икән Вәдүт. Кайтуга өй җылы, ашарга пешкән, кияргә чиста киеме әзер. Гөлсирә ул кайтуга өстәлен әзерли дә түр якка чыгып китә, я телевизор карый, я чигүенә утыра. Бер сүз дә эндәшми. Ачуланып та, иркәләп тә. Хатынының кайчанрак, нигә шундыйга әйләнгәнен Вәдүт чамалый. Әйткән иде Гөлсирә:
— Вәдүт, җаным, ташла бу гадәтеңне! Гомерләр үтеп бара. Рәхәтләнеп, балаларыбызга, тормышыбызга сөенеп кенә яшәр чагыбыз. Ни җитми сиңа!? Мин дә түзәрмен-түзәрмен дә сабыр канатларым сынар бит.
— Ә сиңа нәрсә җитми? Торырга өең, кияргә киемең бар. Акча каян табыйм дип кайгырганың юк. Ә гомер үтә инде ул. Мөмкин кадәр рәхәт үтсен. Ничек теләсәм, шулай яшәргә хакым юкмы әллә минем?
— Ничек инде “Нәрсә җитми?” Син җитмисең, Вәдүт! Балаларга ата җитми. Аларның сине күргәннәре дә юк бит. Соңгы тапкыр кайчан күрдең дә кайчан сөйләштең син алар белән?
— Ач корсакка бер-беребезгә карашып утырыйк алайса. Мин кайдадыр йөрим икән, барысы да сезнең өчен бит.
— Кәнтәй Сәхия белән буталуың да безнең өченме?
— Эшеңә барып, гайбәт тыңлап кайтасы булсаң тагын! Ачуымны бик китерсәң, өйдә утыртырга да күп сорамам. Бәйдәге эт кебек. Синең ул акчаң миңа — тфү!
— Нәрсә-нәрсә, эшне ташламам анысы. Болай мыскыл иткәнең дә җиткән. Ыштан-оек алырга да үзеңнән акча теләндереп, мине тагын да мыскыл итәсең киләме? Анысы ук булмас.
Хәтерендә Вәдүтнең: сулкылдый-сулкылдый елап, күзенә инәлеп карап торучы Гөлсирәне шул минутта алыштырып куйдылармыни? Тураеп басты, күз яшьләрен сөртте дә боздай салкын тавыш белән өстәп куйды:
— Бүген елап ялындым әле мин сиңа. Син миңа кирәк идең әле. Ә моннан соң минем күз яшьләремне күрмәссең. Бар да элеккечә булыр: өстәлеңдә җылы аш, чиста кием, җыештырылган өй. Тик элекке Гөлсирәң генә булмас. Ничек телисең ,шулай яшә. Гомерең рәхәт үтсен.
Бу сөйләшүгә байтак еллар инде. Аннан соң күп сулар акты. Балалары укып чыгып эшли башлады. Балалары белән көн дә күрешеп-чөкердәшеп тормаса да, үзенең ата икәнен онытмады ул: укырга кертте, түләп укытты, укып бетергәч, эш табып урнаштырды. Балалары да аңа һәрчак хөрмәт белән карадылар. Тик… бервакытта да якын булмадылар. Әтиләре алар өчен тормыш терәге булса да, араларында күңел җылысы булмады дисенме соң? Балалары өчен ни эшләргә кирәген аңа Гөлсирә җиткерде, ул эшләде — балалар рәхмәт әйттеләр. Юк-бар белән борчымадылар, кайтып әниләре белән чөкердәштеләр. Ә аңа, кайткач: “Исәнме, әти!” — дип эндәштеләр, киткәндә итагатьле генә саубуллаштылар һәм вәссәлам. Гөлсирә белән ике арада нинди вакыт булса да, үз мөнәсәбәтләрен телдән әйтеп белдермәделәр. Вәдүт монысын соңрак аңлады: мондый тәртипне балалардан хатыны таләп иткән. Ә якынлык мәсьәләсендә…кем ни чәчсә, шуны ура инде. Хәер, Вәдүтнең бу турыда элегрәк уйлап караганы да булмады. Аның, уйлыйм дисә, уе аннан башка да җитәрлек иде.
Балаларны урнаштырып бете-рүгә, Гөлсирә белән тыныч кына аерылышып (аның шулай буласына Вәдүт шикләнми иде), Сәхия җанкисәге янына бөтенләйгә чыгып китәргә иде исәбе. Хәстәрен алдан күрде: аның исемендә булмаса да авылда уртак йорт әзер. Анда кайнар кочаклы Сәхия белән уртак бала үсә. Бәхетле картлыкны (тфү-тфү, теленнән җил алгыры, нинди картлык турында сүз булырга мөмкин яшь хатын янәшәсендә!), бәхетле киләчәкне тәэмин итәрдәй бер-ике штрих сызасы да… Дөрес, ул штрихлар Сәхиянең тәмле теле тәэсирендә күп сызылды: өйдән соң мунчасы, машинасы (баланы авылдагы бакчага йөртмәс бит инде Сәхия. Шәһәрнекенә йөртергә машина кирәк тә кирәк!), каралты-курасы…
Балалар урнашты, Гөлсирә бар нәрсәдән хәбәрдар булса да, дәшми. Бүген-иртәгә хәлиткеч сөйләшүне башлыйм дип йөргәндә…
Ах, ул көннәрне искә дә төшерәсе килми аның! Лаеклы ялга китәргә тиеш икән лә ул ласа! Нинди ял ди әле ул! Мәхәббәт җимешен үстереп, аякка бастырырга кирәк бит. Очын-очка ялгыйсы, дебет-кредит дигәндәй, пичәтне кеше кулына тапшырганчы җайласы эшләре күпме!
Эш аныңча барып чыкмады. Шулай да авыр көннәрендә матур киләчәк турындагы хыяллар аның күңелен җылытып торды. Гөлсирә белән сөйләшү дә көткәнгә караганда җиңел үтте.
— Бәхетле бул! Гомерең рәхәттә үтсен! — диде хатыны эшеннән аерылмыйча, документлар тутырган дипломат, киемнәр тутырган чемоданнарын ишек төбенә ташыган иренә күтәрелеп карамыйча гына.
— Аерылышырга гаризаны үзем бирермен, каршы килмәссең бит, — диде Вәдүт, хатынының боздай битарафлыгына ачуы килә язып.
— Үзеңә кара, минем ашыгып кияүгә чыгасым юк, — диде Гөлсирә.
— Балаларга үзем аңлатырмын,-диде Вәдүт, нигәдер һаман хатынының күңел кылларын тибрәтәсе килгәндәй.
— Мәшәкатьләнмәсәң дә була. Алар күптән аңлады инде, — диде Гөлсирә.
Кычкырып, каһәрләп, елап, китмәскә ялынып озатып калса, җиңелрәк булыр иде кебек. Әллә нигә күптән хыялында йөрткән чыгып китү мизгелләре күңелендә авыр тойгы калдырды Вәдүтнең: әйтерсең куылып китә. Ярар, сагынып елар көннәрең алда әле. Гомер буе фәрештә канаты астында яшәгәнеңне аңларсың, уртак иргә дә риза булырдай вакытларыңда Вәдүтне искә төшерерсең. Терсәгең якын булыр…
Машина тәрәзәсеннән искән җиләс җил, күңелле музыка, татлы хыяллар үзенекен итте: авылга барып җиткәндә, күңелсез уйлар таралып өлгергән иде инде. Менә балкып утырган өйләре, анда җанкисәккәе — кайнар кочак Сәхиякәе көтеп тора булыр. Вәдүт машинасын өй буендагы өянке күләгәсенә куярга дип борылса, урынның буш түгел икәнен күреп гаҗәпләнеп китте. Ничә ел аны йөрткән, хәзер инде яңа хуҗага күчкән служебный машина күләгәдә инде суынырга да өлгергән булып чыкты. Күңеле нидер сизгәндәй, Вәдүт чемоданнарын тартып чыгарырга ашыкмады. Верандага үтүгә, Сәхиянең чыркылдап көлгән тавышын ишетеп туктап калды. Өйдән бәхетле мөгрәгән ир-ат тавышы да килә һәм бу тавыш Вәдүткә бик тә таныш, шофер Камайның тавышы иде. “Нишләп йөри ул монда ял көнне?”
Вәдүт үз кәнәфиендә чакта, Камай монда аның кушуы буенча аз килмәде, әйберне аз ташымады. Тик ул чаклар узды бит инде. “Ахмак!!!” Үзенә соңлап куелган бәя күкрәкнең әллә кайсы җирләрен өтеп, табанга төшеп китте.
Вәдүтне күрүгә өйдәгеләр әлләни шаккатмадылар кебек. Шулай да тавышлар тынычрак тонга күчте, икәүләп диваннан торып бас­тылар.
— Утырыгыз, Вәдүт Мәхмүтович!-диде Камай.
— Утыр, Вәдүт абый! — диде Сәхия. Менә сиңа мә! Абый! — Мин сиңа күптән әйтергә теләп йөри идем инде, Вәдүт абый. Синең гаиләңне җимереп, Гөлсирә ападан (әле кайчан гына “Синең теге йоннан төргәнең” иде) сине тартып алсам, килешеп бетмәс. Кешене бәхетсез итеп, бәхетле булып булмый, диләр бит. Кеше алдында да әллә ничек. Без менә Камал белән өйләнешергә булдык. Камал баланы да үз исеменә яздырырга риза. Сез дә Гөлсирә апа белән тыныч кына яшәгез. Оныклар сөегез, авырмагыз. Бездән сезгә теләк шул.
Вәдүт ул көнне капка төбенә төнлә генә кайтып туктады. Иртән төянеп чыгып киткәнен күргән кешеләр күреп көлерләр сыман тоелды. Вәдүт әйберләрен гараж поч­магына кертеп, өстен каплап куйды. Нигә алай иткәнен сорасалар, үзе дә аңлата алмас иде. Хурлыгына шаһит әйберләрнең ераграк булуын теләдеме? Гөлсирә генә, берни булмагандай, ишекне ачты да урынына барып ятты.
— Мин уйладым-уйладым да тормышыбызны җимермәскә булдым, әнисе, — диде Вәдүт бар батырлыгын җыеп. Күптән әйтелмәгән “әнисе” сүзен әйткәндә, теле көрмәкләнеп, әйтелми торды. — Син каршы булмасаң…
— Өченче буласың килмәдемени? Ошамадымыни?
-…!
— Караватың урынында!

2нче бүлек

Вәдүт гаражда машинасы белән мәш килгәндә, капка ачылып ябылды. Якшәмбе көн. Гөлсирә базарга киткәндер. Элек базар көн хатынының: “Әйдә, машина белән чыгыйк әле, кул очыннан барысын да күтәреп кайту авыр бит!” — дигәнен ишетмәс өчен йоклаганга салышып ята иде. Хәзер йокы да килми, барасы җир дә юк, хатыны да чакырмый. Рәхәткә чыкты хатын-кыз: күбесе рульдә үзе йөри, йөрмәгәне таксига утыра да кирәк җиренә бара. Ир-атка ялынычы юк. Тора-бара, эшкә яраклы икәннәрен күрсәтер өчен, бүрекле затларның үзләренә хатын-кыз артыннан эш сорап ялынып йөрисе булмас микән әле. Вәдүт, башына килгән мондый уйдан кызык табып, эчтән генә көлеп куйды. Көлүен көлде, тик Гөлсирәнең һаман да аннан йорт хуҗасы итеп киңәш сорамавы, һич булмаса тегесен-монысын эшләргә кушмавы соңгы вакытта күңеленә тия башлаган иде. Әйтерсең, ул-буш урын. Исәпкә бар-санга юк. Һәркайсы үз дөньясында яши. Өйдә тып-тыныч. Кабер тынлыгы. Балалар кайт­кан көннәрдә генә җан керә. Алар да бик еш кайтмыйлар. Кайтсалар да күбрәк әниләре белән. Ул әйткән эшне эшлиләр, мунча керәләр, кунак булалар да тагын китеп баралар. Вәдүтнең дә алар белән бергә буласы, сөйләшәсе, олы кеше буларак киңәшләр дә бирәсе килә. Сүзгә кушылып сөйләшеп кенә китә алмый. Аларның проблемаларын белми чөнки. “Ни хәлләрегез бар?”-дип сорашсаң, ”Барысы да әйбәт, әти”, — дигән җавап ала.
Май ае димәссең. Кояшы да бар, югыйсә. Тик күләгәдә барыбер салкын. Аягы өши башлаганын сизеп, Вәдүт гараж киштәсеннән кыш көне балыкка йөргәндә кия торган итекне алып киде. Тупас булса да, җылы. Бүген әллә нигә иртә таңнан башы авырта. Хәзер, машинасының суын-маен дигәндәй караштырыр да, өйгә кереп, кайнар чәй эчәр. Машинаны да карап торырга кирәк. Дәүләт машинасы түгел, үзенеке. Яңа машина тиз генә тәтемәскә мөмкин. Пенсия акчасы кыска юрган кебек: күпме тарткаласаң да, я башыңа, я аягыңа җитми.
Кышкы итекне лаштыр-лоштыр сөйрәп, Вәдүт гаражыннан чыкты. Кояш җылысында иркәләнгән карт песи сыман эскәмиядә берничә минут утырып торды. Өй ишеген ачмакчы булып тарткан иде, ул бик­ле булып чыкты. Гөлсирә, аның гаражда гына икәнен чамаламыйча, ишекне бикләп киткән, ахры. Үзенең ачкычы да өйдә.
— Булды болай булгач. Хатын-кыз базарга бер барып эләксә, төшсез кайтмый да кайтмый инде.
Машинаны кабызып, артыннан базарга барасымы соң? Алай дисәң, киеме кеше арасына чыга торган түгел. Аннары, базар буйлап эзләп йөрсенмени? Әй, менә шул инде ул бер өйдә бер-береңне күрми яшәсәң… Көтеп утырудан башка чарасы юк бугай. Вәдүт тагын эскәмиягә барып утырды. Уйлар агымы тагын өйгә ремонт ясау мәсьәләсенә алып чыкты. Инде ничәнче кабаттыр, өй тарафына төбәлеп, алдагы җәйгә эшләрен планлаштырырга тотынды. Ап-ак пәрдәләр кочагында Гөлсирәнең алсу чәчәккә батып утыручы гөлләре, тәрәзә төбен тутырып, йортта уңган хуҗабикә яшәгәнен әллә каян күрсәтеп тора. Тормас­тай түгел әле өе. Соңгы елларда кул тимәгәнлек белән генә төсен югалткан. Җылыткыч та өстәп тышлап җибәрсәң, бер дигән булачак. Гөлсирә алдында һаман ремонт хакында сүз башлый алмый йөри. Әллә ничек шунда.

Ир белән хатын арасындагы үзара бәйләп тора торган эчке бер җеп өзелгән. Гаилә булып яшәү өчен бер түбә астында яшәү генә җитми икән. Хәтта уртак балалар булса да. Бер җырда да бар бит:

Кавыштырмый икән уртак кайгы,
Кирәк икән уртак хыяллар.

Менә шул җепне ничек бәйлисе дә, ничек хыялларны уртак итәсе. Гомумән, мөмкин хәлме бу Вәдүт өчен? Сәхиянең хыянәтеннән, алай гынамы, мир алдында мыскыл итү ачысыннан (Вәдүт аны шулай дип атады.) һаман айнып җитә алганы юк әле. Ничә еллар эшләп тапканы, назы-өметләре бер көн эчендә тузганак мамыгы кебек җилгә очты. Нишләп шулкадәр сукыр булган ул? Сукырлыктан бигрәк, Вәдүт мин-минлегенең калын томаны аша чынбарлыкны күрә алмаган, ахры. Ничек инде кемнедер аннан артык күрергә, аны назлаган куллар белән кемнедер иркәләргә мөмкин? Ә бала…
Әллә? Әллә бала да аныкы түгелме? Хәер, барыбер түгелмени инде хәзер. Аның өчен бүген иң кирәге — үз өендә кабат үз кеше булуга ирешү. Үз өендә чит кеше булып күпме яшәргә мөмкин. Гөлсирәне дә аңларга була, әлбәттә. Шулай да, ни генә булмасын бүген ире аның янында бит. Ул кадәр битараф булып кыланмаса ни була? Каян килгән хан кызы! Әйе, өйне ремонтлауга караганда араларны җылыту авыррак булырга тора әле монда! Иң кызыгы: Вәдүт эчтән ничек кенә кукырайса да, үзенең әллә кая китәр чамасы юклыгын аңлый. Пенсионер карт ул бүген. Никадәр кыен булмасын, Гөлсирәнең күңелендәге бозны эретеп, калган гомерне тыныч кына яшәүдән яхшысы юктыр.
Утыра торгач, шактый вакыт үтте. Хәтта җылы итек эчендә дә аякка тараканнар үрмәли башлады. Гомумән, соңгы вакытта аягына җылы керми интектерә. Бабасы җәй көне дә киез итеген салмый торган иде. Вәдүткә аның яшенә җитәргә ерак бит әле. Вәдүт торып, ишегалдында йөрештерде, бакча якка чыкты. Узган ялда балалары кайтып, бәрәңге утыртып киткәннәр иде. Көн салкын торгангамы, шытып чыкканнары күренми.
Кара әле, ничек алданрак башына килмәгән? Бәрәңге утыртканнан соң, алар бит баз ишеген эчтән бикләп куймыйлар. Көннәр матур торганда җилләтеп торалар. Димәк, баз ишегеннән кереп, идән капкачыннан өйгә күтәрелергә була. Вәдүт, шатланып, баз ишеген барып тартты — ишек ачылды. Авыр, тупас итеге комачауласа да, тырыша торгач, олы гәүдә баз эченә керде. Әнә баскыч! Базның тирәнлеге үрә торып басарлык биек түгел. Вәдүт башын ия төшеп, баскычка таба китте. Менә идән капкачы. Башны өскә күтәреп капкачны ачасы да… Шул мизгелдә әллә ни булды. Вәдүтнең күз аллары караңгыланып китте. Йөзенә кайнар су сиптеләрмени! Шул секундта башы әйләнеп, колаклары чеңли башлады. Алга таба ни булганын Вәдүт аңламый калды. Гәүдәсе, мамыкка әйләнеп, баз төбенә бөгелеп төште.

3нче бүлек

Нинди туктамый торган чеңләгән тавыш соң бу? Әйтерсең, телефон чыбыгын колак төбенә тарттырып куйганнар. Хәтерендә: ике авыл арасына юл буйлап утыртылган телеграм баганалары яныннан үткәндә, берөзлексез Ңңңңңңң! дигән аваз ишетелә иде. Вәдүт күзләрен ачты. Теңкәне корыткан теге авазны туктатырга кирәк! Күпме була!
Үз өендә, үз урынында ята икән бит. Янында бернинди телеграм баганасы да юк.Телевизор, радио эшләгәнгә дә ошамаган. Нәрсә булды соң аңа, нишләп монда ята соң әле ул? Ул, тырышып, соңгы вакытта нәрсә булганын хәтеренә төшерергә азапланды. Әйе, баз аша өенә керергә уйлаган иде. Идән капкачын ачарга теләп, кулын өскә күтәрмәкче булды. Аннан соң…Юк, аннан соң нәрсә булуы һич кенә дә хәтеренә кабат әйләнеп кайтырга теләмәде. Артык көчәнеп уйладымы, теге аваз тагын да нечкәреп, миен борау­лый башлады. Башы авырта! Кем бар соң анда? Бирегез берәр дару! Вәдүт, ул күзен ачуга, янына йөгереп килмәгән һәммә җан ияләрен сискәндерерлек итеп кычкырып җибәрде. Дөресрәге, кычкырдым дип уйлады. Тик теле, авыз эчендә ялкау гына селкенеп алудан башка, берни дә эшләргә теләмәде. Дөньяны сискәндерергә тиешле аваз, әйтелмәгән килеш, аңа буйсынырга теләмәгән гәүдәсенә сеңеп югалды.
Вәдүт акрынлап чынбарлыкка төшенә башлады. Димәк, базда аның белән нидер булган. Димәк, кемнәрдер аны монда кертеп салганнар. Күпме вакыт узган аннан соң? Базда күпме яткан? Димәк, ул сөйләшә алмый. Күзе күрә, шөкер, башы эшли. Кулын юрган өстенә чыгарып салырга теләде — тик кулы тыңламады. Бөтен булдыра алганы-башын боргалый ала икән. Димәк, ул үз гәүдәсенә үзе хуҗа түгел. Я Ходай! Ни өчен аны мондый хәлгә төшердең???
— Әни, әни! Әти күзен ачкан! Килегез монда! Әти аңына килгән!
Вәдүт каршысында кызының шатлыктан балкыган йөзен күрә, нәрсәдер сөйләгәнен аңлый. Ул арада хатыны белән улы да йөгереп керделәр.
— Аллага шөкер! — диде Гөлсирә, өс­тендәге ниндидер авыр йөктән котылгандай.
— Терелә, болай булгач, — диде улы.
Аларның шатлыклы йөзен күргәч, Вәдүт тә тынычланып китте. Хәтта теге миен бораулаган аваз да бераз кимеде кебек. Соңгы елларда онытылып беткән гадәт — гаиләсе белән бергә шатлык хисләре кичерүдән Вәдүтнең күзләре яшьләнде.

4нче бүлек

Көннәр озын икән. Көзге төннәр тагын да озынрак. Бигрәк тә тышкы дөнья белән алыш-биреше беткән кешегә. Вакытның кадере бетә: узганына уфтанмыйсың, киләчәгенә сөенмисең икән. Ярый әле аяк-куллар бераз хәрәкәткә килде. Урын өстеннән дә тора алмый торган булып калсаң, (Ходай күрсәтмәсен!) нихәлләр итәр идең? Вәдүт, тотынып, җегәрсез аягын сөйрәп булса да йөрергә тырыша. Бөтен йөргән җире — өенең зал ягы. Тәүлекнең егерме дүрт сәгате шунда үтә. Балалары кайткач, үзләре белән бергә утырсын дип, аш бүлмәсенә чыгарып утырталар. Сүз нәрсә турында барганын аңламаса да, алар сөйләшкәнгә карап утыру Вәдүткә рәхәт. Ә Гөлсирә үзе генә чакта, Вәдүтнең бар тормышы-йомышы олы якта. Авыр гәүдәле ирен бүлмәдән бүлмәгә күчерергә курка ул. Улы ишек бусагасын түбәнәйтеп эшләргә дип тора. Аннан күз күрер. Әйе, әле кайчан гына ишек бусагасын түгел, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, якын кешеләренең теләкләрен атлап үтәргә дә күп сорамаган ир-ат бүген, бүлмәдән бүлмәгә күчә алмыйча, нидер ишетергә-аңларга, әйтергә-аңлатырга зар-интизар булып, күзгә карап тора.
Гөлсирә өйгә караңгы төшкәч кенә керде. Аруы йөзенә чыккан. Балалар бәрәңгене казып китсәләр дә, бакчадагы көзге эшләрнең барысы да аның өстендә бит. Вәдүтнең бакча эшенә элек тә тыгылганы юк иде. Шул ук вакытта, өйгә сирәк кайтып күренгәч, хатынының ничек дөнья алып баруыннан да бихәбәр булды. Бакча өчен яз көне бер йөк я тирес, я кара туфрак алып кайтуны ул үзеннән кергән җитәрлек күләмдәге эш дип саный, калганының ничек эшләнүе аны кызыксындырмый иде. Гомумән, бакча эшен Гөлсирәнең кычытмаган җирен кашуы, вакытны бушка уздыру дип, булышуны кирәк санамады. Быел ничарадан бичара өйдә торгач, хатынының шул бакчадан күпме ризык әзерләгәнен, моның өчен күпме көч куйганын һәм ничә еллар аннан ярдәм сорамыйча сабыр гына үзе башкарганын аңлады.
Гөлсирә эш киемнәрен салып ташлап ашын җылытты. Янына утырып, кашыктан ирен ашатты. Вәдүт аның йөзендә арудан башка бернәрсә дә күрмәде. Язмышыннан зарлану да, үзеннән күпме яшь койдырган иренең бүгенге хәленнән канәгатьсезлек белдерү дә юк иде. Ул арган гына. Менә хәзер үзе утырып ашар, тегесен-бусын җыештырыр да тагын ире янына килеп утырыр, урынын җайлар, ымнар белән нәрсә кирәген белешер, белгәненчә массаж ясар һәм тынып калып, аңа карап торыр. Ир хәзер тулысынча хатыны хөкемендә. Ни кыен булса да, Гөлсирә аттым-бәрдем кыланмый, иренең тәненә каты итеп бәрелмәскә тырыша. Бигрәк тә баштарак урын-җир алыштырганда олы авыр гәүдәне күчерү аңа бик авыр булды. Андый вакытларда Вәдүт хатынының күзләренә карамаска тырыша иде. Анда нәфрәт күрермен дип курыкты бугай. Хәзер инде, шөкер, утырып тора, әкренләп йөри башлагач, Гөлсирәгә җиңелрәк булуына сөенә.
Вәдүт кул чукларының хәрәкәткә килгәнен бик тели. Кулына каләм тотып яза алса, ул якыннары белән булса да аралаша алыр иде. Һич тә булмаса, теләген җиткерә алыр. Хәзергә аралашу бер генә яклы: әйтәсе сүзләрен хатыны да, балалары да зур кәгазьгә фломастер белән язып күз алдында тотып укыталар. Ә үзе берничек тә җавап бирә алмый. Бар булдырганы башын ию, я чайкап кую. Көн дә уянгач, өметләнеп, бармакларын хәрәкәтләндереп карый. Тик …юк шул әле. Бармаклар аның ихтыярына буйсынмыйлар иде.
Бүген дә Гөлсирә ирнең кулларын үз кулына алды, әллә нинди мазьлар, сыекчалар белән ипләп кенә бармакларын уды, ышкыды, сыпырды, әле бер кулына, әле икенчесенә җан өрергә тырышты. Һәр буынны учларында җылытырга теләгәндәй озаклап сылады. Бу юлы кайчан гына җан әсәре булмаган кул чугы сизелер-сизелмәс уянган кебек тоелды. Бу хәрәкәт шулкадәр хәлсез, шулкадәр эчтә иде — моны Вәдүт үзе генә сизде. Күзләреннән яшь атылып чыкты. Шатлыктан. Гөлсирә дә Вәдүтнең күңелендәге үзгәрешне сизде бугай: күзләрен күтәреп аңа карады, нидер әйтте дә эшен дәвам итте. Ир кулындагы әлеге яңа халәтне тагын тойды. Аның кулы үтә дә якын, бик тә җылы куллар кочагында бит. Моңарчы ул ничек сизмәгән? Шул куллар аны кабат тормышка кайтарырга тырыша. Аның берни тоймаган бармакларына акрын гына тереклек кайтарырга азаплана. Тик… күзләре генә моңсу. Шул минутта Вәдүтнең хатынына инде күптән, бик күптән әйтелмәгән назлы сүзләрне әйтәсе, борчулары өчен аягына егылып гафу үтенәсе килде. «Терелим генә, без нәкъ элеккечә матур итеп яшәрбез. Быел мин өйне ремонтлармын дип уйлаган идем. Булмады инде. Аллаһы боерса, икенче җәйдә эшләрбез. Өебез әйбәт әле безнең. Нигезе нык, черемәгән. Бераз тау­шалган гына. Соңгы еларда минем игътибар җитмәде шул». Вәдүт күңеленнән шул сүзләрне кабатлады. Тик теле генә аны тыңламады. Хатынының кулларын учына алып үзенең битләренә куясы килде — куллары аның ихтыярына буйсынмады. Һәрнәрсәнең, һәр сүзнең үз вакыты бар шул. Вакытында эшләмәсәң, соңга калуың да бар.
Тышта, әбиләр чуагында эшен бетерә алмаганнарның йөрәген яндырып, көзге салкын яңгыр түбә калаен төя иде.

Әгерҗе шәһәре.