Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Исемнәрең кем куйган?
19.07.2012

Исемнәрең кем куйган?

Күптән түгел бер танышым миңа: «Кеше исемен йөртәсең», — диде. Әлбәттә, мин башта бик гаҗәпләндем. Аның кеше күрмәгәнне, белмәгәнне әйтеп салу гадәте бар иде, миннән яшьрәк, башка авылдан кил­гән шушы танышым бу юлы да хаклы булып чыкты: миңа вафат булган кызның исеменкушканнар. Апабызның (әтиемнең сеңеле) иптәш кызы булган, апа бик якын күргәндер инде мәрхүмәне.

Авылда бер миндә генә иде Гөлүсә исеме. Мәктәптә дә шулай булды. Кызлар кайвакыт үз исемнәренең тарихын сөйлиләр дә, өйгә кайткач, мин өйдәгеләрне аптыратып бетерә идем. Әмма төгәл җавап ала алмадым. Инде үсеп җиткәч, әнидән тагын бу исем хакында сорадым. Никтер кечкенәләргә дәшә торган исем  буларак кабул иттем мин аны, ничек итеп миңа «Гөлүсә әби», — диярләр?» — дип курыктым. Авылда бөтен карчыкларның исемнәре матур, мәгънәле иде кебек.

Әни исемемнең тарихын сөйләргә мәҗбүр булды. Фирдәвес апа бик үтенгәч, әти белән әни, үзләре башта исем сайлаган булсалар да, ризалашканнар икән.

Энем тугач, аңа Гөлүс исеме кушканнар. Шулай итеп без Гөлүсә-Гөлүс булып үстек. Бу тарихны энекәшемә дә сөйләдем. Билгеле, ул бик нык борчылды. Тормышта энемнең гаиләсендә күп кайгылар, югалтулар, авырлыклар булды. Мәрхүмәнең язмышында күрәселәре безнең исемгә күчеп калды, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә, исем кушканда уйлап эш итәргә киңәш итәм.

Гөлүсә Гыйбадуллина, Ижау шәһәре