Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Исемне акларга кирәк
14.08.2014

Исемне акларга кирәк

Мәктәпләрдә кызу эш өсте: буйыйлар, чистарталар, яңа җиһазлар урнаштыралар. Ә 6нчы гимназия 2014-15 уку елына балаларны кабул итәргә әзер инде. Яңа уку елыннан ул Республиканың этно-мәдәни үсеш үзәге буларак эшли башлаячак. Бу статусны шәһәрдәге 56нчы,  Кузебай Герд исемен йөртүче удмурт гимназияләре һәм 30нчы мәктәп кенә йөртә. Гимназиядә әлеге юнәлеш буенча нинди эшләр башкару планлаштырыла? Гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова белән әңгәмәбез шул хакта.

— Гөлчәчәк  Җәүдәтовна, әңгәмәбезне күңелле яңалык — гимназиягә  Республиканың этно-мәдәни үсеш үзәге статусы бирелүе хакында сөйләшүдән башлыйк әле. Чөнки бу исем гимназиягә милли юнәлеш буенча  җиң сызганып эшләүне йөкли.

— Гимназиядә моңа кадәр дә милли эшләр алып барылды. Бу статус безгә эшләү өчен мөмкинлекләрне киңәйтә. Әлеге юнәлеш буенча программа төзелде һәм ул Ижауның гомуми белем бирү идарәсендә расланды. Ел саен гимназиябездә күп телләрне өйрәнү буенча республика күләмендә фәнни-гамәли конференция уза. Яңа уку елында без аны унберенче тапкыр оештырачакбыз. Республикакүләм  татар теле һәм әдәбияты  олимпиадасы да ел саен безнең гимназиядә уздырыла. Театр атналыкларында татар телендәге әкиятләрне сәхнәләштерү,  шигырь уку бәйгеләре уздыру күркәм гадәткә әверелде. Быел әлеге чараларны “Яңарыш” газетасы һәм милли-мәдәни автономия белән берлектә  оештырырга ниятлибез, ягъни шәһәр күләмендә әниләр көненә багышлап  “Могҗизалар кыры”, ә 21 февральдә Удмуртия һәм Татарстан язучылары белән берлектә Шигърият бәйрәме уздырачакбыз. Шулай ук Татарстан шәһәре һәм районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытуның алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнү буенча семинарлар оештыруны да күз уңында тотабыз.

— Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәнен өйрәнүгә ничек карыйлар?

— Укучылар татар теле һәм әдәбияты  буенча елдан-ел югарырак уңышларга ирешәләр. Алар республика күләмендә узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында гына түгел, төбәкләр арасында узган  бәйгедә дә мактаулы урыннар алып кайталар. Быел унберенче сыйныф укучысы Гөлназ Габбасова Казанда узган татар теле олимпиадасында алдынгы урын яулады. “Ижау шәһәренең сәләтле баласы” грантына ия булуына да әлеге җиңүе ярдәм итте.

Укучыларда милли үзаң  тәрбияләүдә милли көрәшнең дә файдасы әйтеп бетергесез. Узган уку елында  гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары арасында беренче тапкыр татар-башкорт көрәше буенча ярыш оештырдык. Ул бик күркәм узды. Әлеге башлангычны матур гадәткә әверелдерергә уйлыйбыз. Башлангыч сыйныфта көрәш белән мавыккан укучылар “Граница” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көндә Сабантуйларда бил алышучы Руслан Гыйльфанов һәм Салават Галиев безнең гимназия укучылары.

— Үткән уку елында гимназия аккредитация үтте. Бу сынауны ничек уздыгыз?

— Уңышлы. Уку йортыбыз тагын 12 ел гимназия статусын йөртәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, гимназиядә белем бирү сыйфатының югары булуын дәлилли алдылар. БДИның нәтиҗәләренә күз салыйк әле. Мәсәлән, рус теле буенча ил күләмендә уртача балл 62,5, ә безнең гимназия буенча — 73. Математика фәненнән ил буенча уртача балл 39,6, ә гимназиядә — 47. Инглиз теле буенча да күрсәткечләребез югарырак. Ләйсән Лотфуллина һәм Алина Камалетдинова унберенче сыйныфны алтын медальгә тәмамладылар. Тугызынчы  сыйныф укучылары да имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Әлеге сыйныфта да ике укучы: Алина Муллаәхмәтова һәм Динар Вәлиуллин барлык фәннәрне “5”легә үзләштерделәр.

— Әлеге уңышларга ирешүнең сере нидә?

— Әлбәттә, бу уңышлар — әти-әниләр һәм укытучыларның уртак тырышлыклары нәтиҗәсе. Балаларына дөрес тәрбия бирүче, мәктәпкә һәрвакыт ярдәм итүче әти-әниләргә, вакытларын кызганмыйча тирән белем биргән укытучыларга бик зур рәхмәт.  Ә укытучылар коллективына килгәндә, гимназиядә барлыгы 40 укытучы белем бирә. Аларның 10сы югары категорияле. 2се Удмуртия Республикасының атказанган укытучылары, 8е Россия Федерациясенең гомум белем бирү буенча мактаулы хезмәткәрләре, 2 укытучының  Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрының мактаулы грамоталары бар. Иң сөендергәне: укытучылар коллективында үзе безнең чыгарылыш укучыларын күрү. Ләйсән Ахунова инглиз теле укытучысы, ә Ләйсәния Закирова татар теле укытучысы буларак эшкә  кайттылар. Кызларның уңышлары да бар. Быел Ләйсән Ахунова әзерләгән укучы республикакүләм  унынчы фәнни гамәли конференциядә  уңышлы чыгыш ясап, мактаулы урын  алды. Ә Ләйсәния Закирова сыйныфтан тыш чараларны  югары дәрәҗәдә уздыруы белән аерылып тора.

— Яңа уку елында укучыларны, әти-әниләрне тагын нәрсәләр белән сөендерәсез?

— Безнең уку йортында спорт­ка да зур әһәмият бирелә. Гимназиядә бик күп төрле спорт түгәрәкләре эшли. Үткән уку елында гимназиянең спорт залын төзекләндердек. Быел әлеге сайлау округында яшәүчеләр  соравы буенча Дәүләт Советы депутаты Наил Мухаметзянов гимназия территориясенә 1 миллион сумлык күп функцияле хоккей коробкасы куячак. Ягъни әлеге мәйданчыкта балалар хоккей гына түгел, баскетбол, волейбол да уйный алачаклар.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Яңа уку елы уңышлы булуын телибез.

 

Рилия  Закирова.