Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Исемлектә үзеңне тапмасаң…
27.07.2017

Исемлектә үзеңне тапмасаң…

Чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә югары уку йортлары бусагасын таптый. “БДИны яхшы балларга гына тапшыра алырмынмы?” дигән борчуны “Хәзер теләгән уку йортына керә алырмынмы?” дигән курку алыштыра. Кызу “урак өсте” вакытында һәр абитуриент кабул ителүчеләр исемлегендә үз фамилиясен күрү мизгелләрен зур дулкынлану белән көтә.
Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20нче июньнән 26нчы июльгә кадәр дәвам итте. 2017 елда укырга керү ике дулкында үтәчәк: беренчесендә (3 августка кадәр) бюджетның 80% урыны тулыландырылса, икенчесе (8 августка кадәр) калган 20%ы. Шунлыктан, кабул ителүчеләр исемлеге дә 3нче һәм 8нче августта билгеле булачак. Күпчелек уку йортларында, БДИ нәтиҗәләреннән тыш, өстәмә имтиханнар үткәрү дә каралган. Түләүле укырга керүчеләр 30нчы августка кадәр документларын тапшыра алалар. Быел абитуриент барлыгы биш уку йортына, аларның һәрберсендә өчәр белгечлеккә, бер үк вакытта укуның төрле формаларына документларын тапшыра ала. Моннан тыш, һәр бишенче уку йортында абитуриент төрле урта һөнәри белем бирү белгечлегенә гариза бирә ала. Кабул итү кампаниясе документларны тапшырган вакытта абитуриентка иң элек күңеле тарткан, белем аласы килгән факультетка өстенлек бирергә, ә калган факультетларны, конкурс булган очракта, бюджет урыннарыннан төшеп калмас өчен карарга киңәш итә.
Удмуртиянең алдынгы югары уку йортларында быел кабул итү программаларында яңалыклар юк диярлек. Тик шунысын билгеләп үтик: Удмурт дәүләт университетында 2017 елның 1 сентябреннән “Юриспруденция” белгечлеге буенча читтән торып белем алу бетереләчәк.
Кайсы уку йортында күпме бюджет урыны каралган соң? Бу күпләрне борчыган сорау. 2017 елда Удмурт дәүләт университетына — 2548, Ижау дәүләт медицина академиясенә — 415, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә — 379, Ижау дәүләт техник университетына — 1400дән артык бюджет урыны бирелгән.
Әгәр абитуриент теләгән белгеч­леге буенча укырга керә алмаган икән, белгечләр өч төрле юл тәкъдим итәләр. Беренчедән, гариза бирү вакыты чыкмаган булса, башка уку йортына мөрәҗәгать итеп карарга. Икенчедән, уку елын югалтмас өчен теләгән белгечлеге буенча техникумда белем алып, кабат БДИ нәтиҗәләре белән түгел, ә имтихан билгеләре буенча укырга керү юлы. Өченчедән — түләп уку. Әлеге юлларның иң дөресе — техникумга яки колледжга укырга керүдер, чөнки кеше һөнәри урта белем алып, югары уку йортына укырга керә ала һәм нәтиҗәдә ике дипломлы белгеч була. Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренә ошаган белгечлекне сайлап ала алмыйча, күпчелек абитуриентлар сайлый торган “модный” факультетка укырга керәләр. Мәсәлән, бүгенге көндә икътисадчы һәм юрист белгечлегенә күпләп документ тапшырылган. Тик бар студентлар да агымга ияреп белем алып, тормышта үз урыннарын таба алмыйлар. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен иң элек хезмәт базарын өйрәнеп чыгу зарур. Икенчедән, мәктәптә укыганда ук сайланылачак һөнәр турында ныклап уйларга кирәк. Нәрсә күбрәк ошый — балта остасы булып эшләүме, рәсем ясаумы, әллә инде азык әзерләүме? Бу максаттан һәр елны апрель аенда “Турникетсыз атна” дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясе оештырыла. Зур оешмалар һәм заводлар үз территорияләренә мәктәп укучыларын чакырып, үзләренең һөнәрләре һәм вакантлы урыннар турында сөйлиләр.

Дәлия Шәрәфиева (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия укучысы):
“Балачактан рәсем ясарга яратам. Сәнгать мәктәбендә белем алмасам да, рәсем ясау буенча осталыгым җитәрлек дип уйлыйм. 9нчы сыйныфта дизайнер булырга хыяллана идем, әтием архитектура белгечлегенә игътибарымны юнәлтергә киңәш итте. Бик тә кызыклы һөнәр! Хәзер кабул итеп алу имтиханнарына әзерләнәм. Узган ел белән чагыштырганда быел конкурс зур. Бернигә карамастан, хыялым чынга ашар дип өметләнәм”.

Рөстәм Нәфыйков (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия укучысы):
“Кечкенә чакта табиб булырга хыялландым. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын йөртүче дә буласым килгән иде. Хәзер белгечлек турында төгәл генә әйтүе авыр, югары баллы чыгарылыш сыйныф укучылары саны күп, шунлыктан конкурс зур. Документларымны Удмурт дәүләт университетына һәм Ижау техник университетына тапшырдым. Иң югары конкурс юриспруденция факультетына”.

Гөлназ Зыятдинова (Чаллы шәһәре, 53нче мәктәп).
“Мин Казан шәһәрендәге Идел буе дәүләт физик культура академиясенең спорт һәм туризм факультетына укырга керергә хыялланам. Кечкенәдән спортка гашыйк­мын, киләчәктә атаклы спортчы буласым килә. Укырга керүчеләр исемлеген бик борчылып көтәм, чөнки мин сайлаган факультетка укырга керергә теләк белдерүчеләр саны шактый: 325 бюджет урын каралган, ә документлар бирүчеләр саны 500гә якын”.