Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Исеме — халык күңелендә
19.01.2017

Исеме — халык күңелендә

Татар әдәбияты һәм, гомумән, татар мәдәнияте зур югалтуга дучар булды.
16 гыйнварда 72нче яшендә без­нең заманның иң күренекле шагыйрьләренең берсе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исе­мендәге Дәүләт бүләге иясе Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан) вафат булды.
Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә булачак зур талант иясе. Ленаның балалык һәм мәктәп еллары Әтнә райо­ны Күлле Киме авылында үтә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Лена Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала һәм Казан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
Безнең әтиләребез — Галимҗан һәм Сәлимҗан — бертуганнар. Шуңа күрә бала вакытта алар гаиләләре белән безнең авылга — Тукай (Чаллы) районы Мус. Завод авылына еш кайталар иде. Мин Ленаның мәктәптә үк шигырьләр язуын һәм аларны район газеталарында һәм балалар журналында бастыруын белә идем. Туганнар алдында матур итеп сөйләгән шигырьләрен дә хәтерлим. Бала вакыттан ук Лена туганым тапкыр сүзле, көчле характерлы һәм һәрнәрсәдә гадилеккә омтылучы кеше иде.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Лена белән еш очрашырга туры килмәде, телефон аша гына аралаша идек. Ләкин аның шигырьләре мине һәрвакыт йөрәккә кереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алулары белән җәлеп итәләр иде. Аның иҗаты — беркемне дә битараф калдырмый, һәр күңелгә юл таба ала торган зур шигърият әсәрләре.
Гадәттә, Лена кебек зур талант ияләре үзләренең вафатыннан соң шигърият яратучылар күңелен тагын да ныграк яулап алалар.
Лена белән дә шулай булуына шигем юк. Халык мәхәббәтен яулап алучылар миллионга бер генә булалар алар. Ә Ленага тормыш һәм иҗат юлында бу бәхет тиде!
Урының оҗмахта булсын, туганым! Синең образың күңелемдә якты нур булып мәңге сакланыр!

Римма Сафина (Шакирҗанова), Ижау шәһәре.