Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Исеме мәңгеләштерелде
23.10.2014

Исеме мәңгеләштерелде

20нче татар мәктәбенең ябылуына ярты гасырга якын вакыт үтеп китсә дә, ул бүген дә чыгарылыш укучылары, укытучылары белән милли йөзебезне яктыртып торалар. Шундый шәхесләрнең берсе — 24 ел мәктәпне җитәкләгән директор, бүгенге көндә безнең арадан киткән Әдип Кәримов. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, укучылары Гүзәлия Гаптикова (Камалова) һәм Удмуртиянең атказанган укытучысы Гайсә Талипов, мәрхүмнең балалары байтак эшләр башкардылар. Берничә ел элек ул укыткан мәктәп бинасына мемориаль такта куелды. Ә шушы көннәрдә алар тырышлыгы белән музей-стенд ачылды. Түбәндә урын алган язма әлеге вакыйга турында.

Шушы көннәрдә Азин урамында урнашкан 23нче мәктәптә (элеккеге 20нче татар мәктәбе) тарихка кереп калырдай вакыйга узды. 24 ел мәктәпне җитәкләгән, аның данын, абруен югары дәрәҗәгә күтәргән директор Әдип Кәримовка музей-стенд ачылды. Анда Әдип Кәримовның фотосурәте, мәктәп тарихы белән бәйле материаллар урнаш­тырылды. Ул материаллар барысы да Әдип Кәримов туплап барган архивтан алынды.
Тантанада әлеге мәктәпне тә­мамлаган укучылар, ветеран укытучылар, сыйныфташлар, мил­­­ли оешма вәкилләре, журна­лист­лар катнашты. Бәйрәмне 23нче мәктәп директоры Софья Ко­ротаева ачып җибәрде. Ул намус белән хез­мәт иткән укытучыларның эшләре дә, исем­нәре дә онытылмаска тиешлегенә аеруча басым ясады. “Әдип Кәримов республика күләмендә татар милләтен, сәнгатен һәм мәдәниятен үсте­рүгә зур өлеш кертте. Яшь буын әти-әни, әби-бабайлары башкарган эшләрне, тарихны белергә тиеш”, — диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов.
Тантанада элекке 20нче мәк­тәпнең рус теле укытучысы, Бөек Ватан сугышы һәм Россиянең хезмәт ветераны Татьяна Казакова да бар иде. “Миңа 85 яшь. Күпме еллар үтсә дә, хәзер дә мәктәптә укыткан вакытларымны сагынып искә алам. Без бик тырышып, эшне яратып эшләдек, Әдип Сафа улы белән эшләргә бик рәхәт, җиңел булды. Аның истәлегенә стенд-музей ачылуына шатландым”, — дип, оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Әдип Кәримов оста дипломат, сәләтле оештыручы, һәр эшен җиренә җиткереп үтәүче җитәкче иде. Ижау мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып мәктәп балаларына җылы аш, “Ижсталь” заводында практика үтү кебек гамәлләрне оештырды. Мәктәп балаларына спорт, мәдәният һәм сәнгать тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Әти-әни белән тыгыз элемтәдә торды. Халык уен кораллары оркестрын оештырды. Татарстан һәм Башкортстанның танылган җырчылары, композиторлары белән кичәләр узды. Әлеге чаралар белән сәләтле укучыларга юл ачты. Республика һәм Ижау шәһәрендә уздырылган бәйгеләрдә мәктәп укучылары беренче урыннарны яуладылар. Әлеге укучылар олы тормышта да югары дәрәҗәләргә ирештеләр: Казан дәүләт консерваториясенең профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин, Опера һәм балет театрының солисты, медицина академиясенең доценты Альберт Фәйзуллин, “Гүзәл” ансамбле җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев, “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гаделшина, Удмуртиянең атказанган журналисты Хәмидә Гайфуллина һ.б.
Әдип Сафа улы лаеклы ялга чыккач та, милләткә хезмәт итүен ташламады. Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетен салуга үзеннән зур өлеш кертте. Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы булды. Әдип Кәримовның эшләре халык хәтерендә озак сакланыр. Милләтнең киләчәге өчен эшләгән эшләре, куйган тырышлыклары эзсез югалмас.

Гайсә Талипов,
Ижау шәһәре.