Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Исеме калды моңлы бер җыр булып…
12.01.2017

Исеме калды моңлы бер җыр булып…

Ел тагын да югалтулардан башланды… Үтеп киткән елның башында мәңгелеккә Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов күчсә, агымдагы елның 9 гыйн­варында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин арабыздан китеп барды.
Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Ринат Гобәйдуллин Удмуртия белән тыгыз бәйләнештә иде. Яр Чаллы шәһәренә Амур Фәләхнең юбилей кичәсенә баргач, безгә аның белән очрашырга туры килде. Ринат ага: “Без бит Закуан абый белән якташлар. Ижауга элек концертлар белән еш бара идек, сагындырдыгыз”, — дип куанып каршы алды. Истәлекләрен яңартып: “Апам 10 классны тәмамлагач, Ижау шәһәренә китте, ә мин шул вакытта 8 классны тәмамлап — Лениногорск шәһәре музыка-сәнгать педагогика училищесына юл тоттым, чөнки безнең күрше абый шунда укыта иде. Армия сафларында мин Удмуртиянең ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Ике ел буена этләр өйрәттем”, — дип сөйләгән иде. Апрель аенда газетабызның юбилеена чакыргач, шатланып килергә риза булды. Юбилей кичәсендә тамашачылар сораган җырларны рәхәтләнеп башкарды. Әллә күңеле сизгән, килер юлда Әгерҗе районы Девятерня авылында яшәүче Илдус абый Заһретдинов гаиләсе белән дә күрешеп чыккан. Чөнки Ринат ага — аның яшьли китеп барган кызы Резидәнең шигырьләренә күп җырлар иҗат иткән шәхес.
Югалтулар барыбызны да тетрәндерә… Ел азагында гына Россия армиясенең Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары самолет шартлау нәтиҗәсендә һәлак булдылар. Талантлар ник кыска гомерле икән?… Кеше гомере — диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Ринат ага исеме дә җырлары аша мәңгелеккә безнең күңелләрдә сакланыр…

Рәфилә Рәсүлева.