Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ир-ат булса, шундый булсын…
23.03.2017

Ир-ат булса, шундый булсын…

Бар яклап та үзен тапкан, ачкан, гаҗәеп гармонияле тормышта яшәүче кешеләр һәрвакыт соклану хисе уяталар. Әйтик, Сарапул шәһәрендә гомер кичерүче Зөлфәт Кәшбрази улы Арсланов нәкъ шундыйлардан.
«Заман үзгәрә то­ра. Уңышларга ире­­шү өчен шарт­лар элек уңайрак идеме, әллә хәзерме?” Сарапул шәһәрендә уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәр Зөлфәт Арсланов белән әңгәмәне шушы сораудан башладым: “Хәзер дип уйлыйм. Әлбәттә, һәр заманның үз уңай һәм тискәре яклары бардыр. Әмма хәзерге вакытта яшәү, үсеш өчен мөмкинлекләр киңрәк, тотрыклырак мохиттә яшибез. Ә уңышларга ирешергә теләсәк, нинди генә заманда яшәсәк тә, очраган кыенлыкларга баш имәскә кирәк. Нык булырга, максатыңа тугры калырга”, — ди Зөлфәт абый.
“Балачакта зур хыялларга бирелүчеләр тормышта күбрәк уңышларга ирешә, диләр. Ә сез кем булырга хыяллана идегез?” — дип кызыксынам.
“Кем булырга гына теләмәдем икән. Балачакта хыялый буласың бит ул. Бер мизгелдә җырчы да булып аласың, биюче дә, космонавт та, спортчы да, гармунчы да… Үсә төшкәч, аккан су үз юлын тапкан кебек, кеше дә үзенең юлын таба”, — дип җавап бирде ул.
“Чишмәнең башыннан башлыйк әле. Сезнең балачагыгыз, мәктәп еллары ничек үтүен бе­ләсе килә”, — дип төпченүдән туктамыйм.
“Мин Татарстанның Актаныш районы Түбән Карач авылында тудым. Яңа Кормаш авылына мәктәпкә йөрдем…” Зөлфәт абый сүзгә кыска, әллә ни матурлап, бизәп сөйләми, үзе турында артык тыйнаклык белән телгә ала. Һәр сүзен тартып алырга кирәк.
“Мәктәп елларында ук нинди дә булса юнәлеш буенча мавыгу булгандыр. Сез бит бар яклап та талантлы кеше…” — дип кызыксынам.
Ә үземнең аның Сарапул, Ижау сәхнәләрендә бии-бии җырлавы, гармунда уйнавы күз алдымнан үтә. Шуңа да Зөлфәт абый минем сорауга: “Балачакта сәхнәдән төшми идем”, — дип сөйләп китәр төсле тоелды. Әмма алай булып чыкмады. “Нәрсә белән шөгыльләнәсең инде авыл җирендә, әти-әниеңә булышасың, авыл баласын физик эш ныгыта. Күрше авыл­га җәяү йөреп укыдык. Кышын чаңгы киеп китә торган идек. Үзебез дә сизмәстән, спортчы булып киткәнбез. Чаңгы буенча мас­терлыкка кандидат булуымның башын шуннан күрәм”.
Язма героемның тагын бер көтелмәгән яктан ачылуы мине гаҗәпкә калдырды.
“Әлбәттә, ул чит авылга йөреп укуның уңай гына түгел, тискәре яклары да бар иде. Күз ачкыч буран, зәмһәрир салкыннарда дәресләр дә калдырырга туры килде. Шулай бермәлне озаграк чирләп ятып, күп кенә дәресләр калдырдым. Гуманитар фәннәр дәресен калдырсаң да куып җитеп була, ә менә төгәл фәннәрне үзлегеңнән аңлау кыенрак. Шуңа күбрәк гуманитар фәннәрне үз иттем”.
Яңа Кормаш авылында җиде сыйныф белем алганнан соң Зөлфәт абый Суыксу авылы мәктәбенә йөреп, 10 сыйныфны тәмамлый. Аннары Сарапул шәһәренә килеп һөнәри техник училищеда укый. Биредә укыганда башлана да инде спорт тормышы. Бертуктаусыз тренировкалар, училище данын яклап төрле ярышларда катнашу үз нәтиҗәсен бирә. Зөлфәт абый чаңгы буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Электромонтажник һөнәрен үзләштергәч, радиозаводка эшкә урнаша. Әмма 3 ай үтми, аны армия сафларына алалар.
Хәрби хезмәтне тәмам­лаганнан соң да ул радиозаводка эшкә кайта, Удмурт дәүләт университетының физкультура факультетына читтән торып укырга керә, бокс белән шөгыльләнә. Әмма укуын тәмамларга туры килми аңа. Сәбәбен радиозаводта хәрби заказлар белән эшләүче 29нчы цехта аңа зур җаваплылык йөкләнүе, үз өстендә күп эшләргә туры килү белән аңлата ул.
“Бу еллар — сезнең көч-куәтегез ташып торган, тормышта үзегезне эзләгән чак­лар. Тормышка нигез салганда әти-әниегезнең киңәш-нәсый­хәте ярдәм иттеме?” Бу сорауны биргәч, Зөлфәт абый көлемсерәп куйды: “Әлбәттә, әти-әнинең сүзенә колак салмыйча булмый. Әти безнең гомер буе механизатор булып эшләсә дә, бик чиста-пөхтә кеше. Һәр эшне дә перчаткалар киеп башкара, өс-башын беркайчан да пычратмый. Әдәп-әхлак кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләрдә дә ул: “Нәселне пычрата күрмәгез”, — дип әйтеп куярга ярата. Әнием балачагыбыз­дан ук бик таләпчән булды. Мин укуымны тәмамлагач, бер кыз белән танышып, җитди генә очраша башлаган идек. Гаилә кору турында да ниятебез юк түгел. “Әни, — мин әйтәм, — йөргән кызымны таныштырырга алып кайтам”. “Алып кайт. Әйбәт кызмы соң?” — ди. “Әйбәт”, — димен. “Татармы?” “Юк”. Шул сүзгә кырыс итеп: “Алай булгач, алып кайтып тормасаң да була”, — дип кенә куйды. Аннан уйландым, кыз белән араларны өзәргә туры килде. Шул вакытта әни бер сүз дә әйтмичә, минем рус милләтеннән булган кыз белән өйләнешергә ризалашкан булса, бүгенге көндә тормышым нинди булыр иде икән, күз алдына да китерә алмыйм”, — ди Зөлфәт абый.
Әти-әнисе гади колхозчылар аның. Гомер буе физик хезмәт белән дөнья күргәннәр. Авылда Зөлфәт абыйның энекәше яши. Ул — фермер. Авыл хуҗалыгын җәелдереп җибәреп, гөрләтеп эш­ли, ата-ана нигезенең сакчысы.
“Чын ир-ат булу ул — җа­ваплылыктан курыкмау, тә­вәк­кәллек, үҗәтлек. Сәүдә, эшкуарлык эшендә бу сыйфатлар икеләтә күбрәк кирәк. Сез моны ничек башлап җибәрдегез? “Бүгенге конкуренция көчле заманда киеренке вакытлар күп буламы?” — дип кызыксынам.
“Төрле чаклар була. Аңа ныклап кереп киткәнне үзем дә сизми калдым. Кризис вакытларында (1991 еллар) заводта хезмәт хакын анда эшләнгән товарлар белән бирә башлаган вакыт иде. Көнкүрештә ир-егетләргә көн саен кирәк “Универсал” дип аталган электр кораллары җыелмасы белән бирә башладылар. Аның белән кисәргә, агартырга, тишәргә, юнырга һәм бүтән эшләр башкарырга була, барлыгы 15 вазифа башкара. Үземә өй салганда да “Универсал”ның бик файдасы тиде. Сатып алучылар күп булу сәбәпле, үземә бирелгән кораллар гына җитми башлады. Хезмәттәшләремә дә сатарга булыша идем. Алга таба заводның сату бүлеге дә миңа мөрәҗәгать итә башлады. Бизнес бизнес инде. Элегрәк, эшне башлаган чакларда, әлбәттә, кыенрак булды. “Рэкет” дигән нәрсә бар иде. Детальләр сату белән мәшгуль идем. Эштән соң, ял көннәрендә ике кулга чемоданнарымны күтәрәм дә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләренә чыгып китә идем. Ә башка көннәрдә, әлбәттә, заводта эшлим. Аннары машина алдым. Оренбург, Казан, Уфага — ераграк юлларга чыгып китә башладым. Соң кайтыла, кайчак юлдан соң өйгә кереп торырга да вакыт калмый, туры эшкә генә китәсең. Менә шулай башланган эш ул. Соңрак үз кибетемне булдырдым. Хәзер менә сәүдә үзәген…”
Сәүдә үзәген дә “Универсал” дип атаган. Шушы көннәрдә икенче сәүдә үзәген ачарга җыена. Хуҗалык, ремонт ясау, бакчада эшләү өчен кирәкле техника, җиһазлар, детальләр, эш кораллары, тормыш кирәк-яраклары кибете булачак ул. “Сатып алучыларның таләпләренә туры килерлек продукция сату өчен сез бу техник җиһазларның сыйфаты, үзенчәлекләре турында бик яхшы беләсездер”, — дип кызыксынам. “Әлбәттә, заман белән бергә атларга кирәк, барсыннан да хәбәрдар булырга. Башкача тормыш бармый”, — ди ул.
Ир-атка уңышларга ирешү, теләсә нинди биеклекләр яулау һәм максатларга ирешү өчен янында лаеклы хатын-кыз булуы мөһим. Зөлфәт абыйның һәр эштә уң кулы — тормыш иптәше Гөлнур ханым. Һәрьяклап үрнәк хатын-кыз ул: алыштыргысыз хисапчы да, балаларына яхшы әни, оныкларына әби. Гөлнур апаның нинди уңган булуын күрү өчен аның ихатасына керү дә җитә. Андагы шау-чәчәкләргә күмелгән бакча оҗмахны хәтерләтә.
Алар ике ул үстергәннәр. Бүгенге көндә дүрт оныклары бар. Уллары да, киленнәре дә сәүдә эшендә кайный, бар эшне күмәкләшеп, киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп башкаралар.
Оныклары белән чаңгыда йөрергә дә, иҗатка да вакыт таба Зөлфәт абый. Сәүдә, эшкуарлык эше кешене тупасландыра, диләр, ә аңа бу сыйфатлар хас түгел. “Яңарыш” газетасында бик бай әдәби тел белән языл­ган хикәясе, берничә мәкаләсе дөнья күрде аның. Хикәяне укыгач, аның авторы гомер буе иҗат эшендә кайнаган кешедер дип кабул иткән идем үзем. “Мәктәп елларында газета-журналларга языштыра идем. Иҗат эше миңа бик ошый”, — ди ул тыйнак кына. Ә гармунда уйнарга балачакта ук өйрәнгән. Шушы яраткан шөгылен камилләштерү максатыннан Удмуртиядә танылган баянчы Илгизәр Шакировтан дәресләр ала ул. Моңлы итеп җырлый, концертларда катнашып, дәртле җырлары белән тамашачыларны таң калдыра.
Зөлфәт абый милли эшләрдә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мәчеткә, ансамбльләргә матди ярдәмен бервакытта да кызганмый. Республикабыздагы мил­ләттәшләребезнең хәле белән кызыксынып тора. Аның кебек рухи яктан бай, егәрле, тырыш та, үзләре тыйнак та, ярдәмчел дә кешеләр — алар чын-чынлап милләтебез горурлыгы.

Элмира Нигъмәтҗан.