Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иртән — студент, көндез — табиб, кич — җырчы
19.12.2014

Иртән — студент, көндез — табиб, кич — җырчы

 Тургай оста булса да, сандугач җырлаганда тик торыр, ди халык. Башкортстанның Тәтешле районы Ялгыз Нарат авылында туып үсеп, бүгенге көндә Ижау Дәүләт медицина академиясендә белем алучы Флүр Габделхәй улы җырлаганда, тургай сокланып тыңлар иде. Хәер, Башкортстан суларын эчеп үскән җырчыларга үзгә бер моң хас. Аларга җырлау сәләте табигатьтән бирелә. Флүр дә махсус мәктәпләрдә белем алмыйча, күңеленнән саркып чыккан моңны халыкка җиткерә. Ул Шәрәфисламовлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

— Флүр, беренче тапкыр сәх­нәгә чыгуыңны хәтерлисеңме?
— Әлбәттә, 1нче сыйныфка укырга кергәч, тәүге тапкыр сәхнәдә “Песенка мамонтенка” дигән җырны җырладым. Шуннан бирле җыр дәрьясыннан чыгып китеп булмый. Мәктәптә дә, көллияттә дә җырладым, хәзер инде академиядә дә һәр бәйрәмдә җырлыйм.
— Башкортстан якларыннан Ижауга ничек килеп эләктең?
— 11нче сыйныфны тәмамлагач, Бирск шәһәренең медицина көллиятенә укырга кердем. Аннан медбрат һөнәрен алып чыктым. Шуннан югары белем алыргамы, әллә сәхнәгә таба юл алыргамы дип икеләнеп тордым. Тик шулай да медицина өлкәсенә булган ихтирамым, хөрмәтем һәм кечкенә чактан табиб булу хыялым үзенекен итте. Кечкенә чакта хастаханәләрдә күп дәваланырга туры килде. Шул вакытта авыру кешеләрнең чирләре белән ничек көрәшүләрен, табибларның аларга ярдәм итүләрен күреп, бу һөнәргә битараф кала алмадым. Табибларның шәф­кать­лелеген, игътибарлылыгын, йокысыз төн­­нәрен күреп, мин дә табиб һө­нәрен сайларга булдым. Пациентларның гади генә “рәхмәт” диюе дә күңелләрне сөендерә, эшләргә көч-дәрт бирә. Шулай итеп, мин Ижау Дәүләт медицина академиясенә укырга килдем. Бүгенге көндә “Дәвалау эше” факультетының 6нчы курсында укыйм. 2007 елдан бирле 6нчы шәһәр клиник хастаханәсендә медбрат булып эшлим. Эшемне бик яратам һәм киләчәктә тә медицина өлкәсендә калырга телим.
— Уку белән эшне бергә алып бару кыен түгелме?
— Медицина бит ул шундый өлкә: аны китаптан гына укып, рәсемнәр генә карап өйрәнеп булмый. Иң беренче чиратта практика кирәк. Ижауга килгәндә, минем медбрат белгечлегем булгач, мин бер дә уйлап тормыйча тәҗрибә тупларга, укыганнарны тормышта кулланып карарга булдым. Иртәнге якта укыйм, төштән соң авырулар янына ашыгам.

— Димәк, син иртән — студент, көндез — табиб ярдәмчесе, кич — җырчы… Чөнки туйлар, юбилейларны да үзеңнең матур җырларың белән бизисең. Кемнәрнең җырларын яратып башкарасың?
— Шулай дисәк тә була. Җырдан башка үз тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Җырлау миңа көч бирә, мәшәкатьләрне оныттыра. Җырлавым башкаларга ошагач, күңелгә рәхәт була. Үземнең якташларым Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов һәм Хәния апа Биктаһированың җырларын бик яраттам. Халык җырларын да бик теләп башкарам.
— Киләчәккә планнарың нин­ди? Гаилә кору турында уйлыйсыңмы? Булачак тормыш иптәшең нинди булырга тиеш?
— Гаилә турында әлегә уйлаган юк, ә менә укуны уңышлы гына тәмамлап, яхшы табиб булу — төп максатым. Аннан соң күз күрер. Тормыш иптәшемнең дә нинди булырга тиешлеге турында уйланганым юк. Шунысын гына төгәл беләм: милләтенә карап сайламаячакмын. Иң мөһиме: мәхәббәт. Мин үзем дә катнаш гаиләдә үстем. Әтием — татар, әнием рус милләтеннән. Шулай булуга да карамастан, әниебез татарча өйрәнеп, безнең белән татарча сөйләшә. Катнаш никахта тәрбияләнсәк тә, апа-абыйларым да, үзем дә татарча да, русча да бик яхшы беләбез. Әниебез ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен якын итә. Ул безнең өчен үрнәк. Кызларның күңелләре эчкерсез булырга тиеш уйлыйм.
— Табиблык белән җырчы һөнәрләре бер-берсеннән бик еракта булсалар да, синең хыялларыңның чынга ашуын телибез. Моңың саекмасын, һөнәреңә булган мәхәббәтең кимемәсен.

Гүзәл Шакирова.