Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Иртәгә кемнең чираты?
10.10.2019

Иртәгә кемнең чираты?

Төрле максатларда үз тормышын корбан итүчеләр аз булмаган кешелек тарихында: туган илен саклау өчен, изге динен саклау өчен, хәтта уңышсыз мәхәббәт аркасында да үз-үзенә кул салучылар булган. Татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗановның (Александр Матросов) үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплап эшләгән зур батырлыгы – туган ил өчен үз гомерен корбан итүнең классик үрнәге булып исәпләнә. Бу чыннан да шулай. Мондый батырлыкны Газинур Гафиятуллин һәм тагын бик күпләр кабатлыйлар. Мәңгелек дан аларның барсына да!
Галим, җәмәгать эшлеклесе Альберт Разин-ның Дәүләт Советы бинасы каршында үзен яндырып үтерүен Удмуртиядә дә, күрше регионнарда да төрлечә кабул иттеләр. Хакимият органнары рәсми рәвештә моңа игътибар итмәскә тырыштылар. Бу аңлашыла да, чөнки галим моны аларга каршы эшләде бит! Дөрес, җирле телевидение мәрхүм үлгән көнне үк кичке тапшыруларда бу турыда хәбәр итте. Удмуртия Башлыгы үз фикерен кыскача гына белдерде: “Бу вакыйга белән спекуляция ясарга кирәкми!” Башкача әйткәндә, хакимиятне тәнкыйтьләү өчен бу вакыйгага таянмагыз.
Бу аянычлы хәл Удмуртия кысаларында гына калыр дип уйлаган идем. Ләкин алай түгел икән. Казаннан шалтыратып, берничә язучының аны соңгы юлга озатырга килергә теләүләрен белдерүләре мине гаҗәпләндерде дә. Ләкин алар килеп җитешә алмадылар, мәрхүмне соңгы юлга артык шау-шусыз тиз генә озаттылар.
Альберт Разинның вафатыннан соң төрлечә фикерләр ишетергә туры килде. Кайберәүләр аның бу адымын акылсызлык дип бәяләделәр. Имеш, нигә юкка гомерне корбан итәргә? Моннан гына берни дә үзгәрмәячәк бит. Кайберәүләр аны милләт каһарманы дип атадылар, йә сүзсез генә күз яшьләрен сөрттеләр. Милләте, теле җир йөзеннән югала барган халык тагын нәрсә эшләсен инде?
“Бер кеше көрәшеп кенә милләтне сак­лау кебек зур проблеманы хәл итеп булмый, моның өчен башкача көрәшергә кирәк”, — дип караучылар белән килешми мөмкин түгел. Милләтне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бердәмлек һәм көрәшнең бөтен законлы ысулларын кулланырга кирәк. Удмурт халкының югалуы, халыкның сан ягыннан кимүе проблемасы татар халкы өчен дә ят түгел. Чөнки милләтләргә карата булган дәүләт сәясәте барлык халыкларга да кагыла. Бүген удмурт халкы югалу алдында торса, ә иртәгә кемнең чираты?
Мәгълүматларга караганда, җир йөзендә ел саен берничә тел югала икән. Тел югалдымы, милләт үзе дә югала. Моңа бернинди исбатлау­лар кирәкми. Рәсәй үз үсешендә авыр чор кичерә. Кырым Рәсәйгә кушылгач, дөньяның икътисад һәм сәнәгать ягыннан алга киткән күп кенә илләре Рәсәйгә каршы санкцияләр игълан иттеләр. Шуның нәтиҗәсендә Рәсәйдә сәнәгать үсеше бик әкрен бара. Ә бу үз чиратында хезмәт хак­лары түбән булуга, инфляциянең югары булуына, халыкның матди хәле начарлануына китерә. Дөрес, түрәләр Рәсәйгә каршы санкцияләр үз максатларына ирешә алмадылар дип, халыкны ышандырырга тырышалар, ләкин чынбарлык башка нәрсә турында сөйли .
Кемдер бу юлларны укыгач, без бит телләр югалуы турында сөйләшә идек, ә сәнәгать үсешенең монда ни катнашы бар диячәк. Бар шул! Дошманнар санкцияләр аркасында халыкның матди хәле начарланып, илдә канәгатьсезлек артачак, бәлки бу илнең таркалуына да китерер дип өмет итәләр. Көнбатышның массакүләм пропаганда чаралары ачыктан-ачык: “Рәсәйнең оборона куәте шундый зур, аны сугыш белән җиңеп булмаячак. Илдәге халык канәгатьсезлегенә таянып, аны эчтән таркатырга гына кирәк”, — диләр. Милли телләрне үстерүгә каршы түрәләр шушы фикерне хуплаучылар түгелме икән?
Мин бер сатирик шигыремдә “БДИ” дигән чыгарылыш имтиханнарын: “Иблис тудырган БДИ” дип язган идем. Хәзер дә шул ук фикеремдә торам. Мин үзем мәктәптә бөтен фәннәрне дә (рус теленнән кала) туган телдә укыдым. Һәм бу миңа институтка кергән вакытта имтиханнарны рус телендә уңышлы тапшырырга комачау­ламады. Ә хәзер татар теле дошманнары ата-аналарга: “Әгәр балагыз фәннәрне рус телендә укымаса, ул имтиханда яхшы билге ала алмаячак һәм югары уку йортына керә алмаячак”, – дип, фәннәрне рус телендә укырга гариза язарга мәҗбүр итәләр. Шуның нәтиҗәсендә күпчелек мәктәпләрдә бөтен фәннәр рус телендә укытыла башлады, ә туган тел фән буларак мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла. Түрәләр, һичшиксез, моңа шат. Әгәр милли телләр югалып, суверенитет дәгъвалап йөрүче милли республикалар булмаса, аларга идарә итү җиңел булачак бит.
Ә фәннәрне рус телендә уку гына БДИны уңышлы бирергә ярдәм итүенә мин ышанып бетмим. Аның өчен беренче чиратта (аеруча төгәл фәннәрдән) фән нигезләрен яхшы белергә кирәк! Ә аларны татар телендә дә үзләштерергә була. БДИның туган телне үтерүче корал булуы көн кебек ачык.
Татар теле – бөек тел. Аның илдә генә түгел, ә халыкара мәйданда да үз урыны бар. Ләкин аңа да бетү куркынычы яный. Шуңа күрә (урыс әйтмешли), кыңгырауларны иртәгә түгел, ә бүген кагарга кирәк һәм бөтен дөньяга ишетелерлек итеп.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.