Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ирнең асылы эштә танылыр
25.05.2017

Ирнең асылы эштә танылыр

Без мәктәптә укыганда макулатура, каен һәм нарат бөресе җыя идек. Күзгә нинди кәгазь күренә — бөтенесен дә мәктәпкә ташыйбыз. Дөрес, моның өчен акча түләмиләр иде. Мәктәп, шул макулатураны тапшырып, төрле бәйрәмнәр уздыру өчен бүләкләр ала иде. Хәзер заманалар үзгәрде, җыючылар тимер-томыр, иске аккумуляторларны үзләре килеп алып китә, хәтта машинаңнан салдырып алырга да күп сорап тормыйлар. Макулатура җыеп, акча эшләп булмый дисәләр дә, соңгы елларда макулатура җыеп тапшыру гадәте янә тормышыбызга кереп бара. Мәктәпләрдә макулатура җыю буенча сыйныфлар арасында ярышлар да уздырыла. Бу күренешнең бер яктан тәрбияви ягы булса, икенчедән, чисталык мәсьәләсе дә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә дигән сүз. Күбрәк кәгазь җыйган сыйныфка приз да эләгә әле. Шәһәребездә макулатура җыю юнәлешендә бик күп еллар “Вторресурсы” оешмасы эшли. Әңгәмәдәшебез әлеге оешманы утыз биш елдан артык җитәкләүче Хәлил Саттаркул улы Үлмәсов.

Макулатура, сөяк, кумаклар…

Исем-фамилиясе, әтисенең исеменнән үк Хәлил әфәнде кызыксыну уята. Физик яктан көчле, дәү гәүдәле ир-ат, сөйләшкәндә тиз кызып китә, икенче мизгелдә инде балаларча хискә бирелеп сөйли башлый. Сөйләменә үзбәк сүзләре дә кыстырып ала. Аның әтисе Үзбәкстаннан күчеп килгән. Алардагы гадәт буенча өлкән балалар төп йорттан чыгып китеп, үзләре тормыш корырга тиеш, төпчек бала гына төп нигездә кала. Саттаркул абый да бәхет эзләп Татарстанга килеп чыгып, Актаныш кызы белән таныша, тормыш кора. Хәлил Казан янындагы Юдино бистәсендә дөньяга килә. Аңа бер яшь тулгач, алар гаиләсе әнисенең туганы — Канәфи абый чакыруы буенча Ижау шәһәренә күчеп кайталар. Биредә тагы бер уллары дөньяга килә. Хәлил 12нче санлы мәктәпне, Ижау механика институтын тәмамлый. “Ижмаш” заводында өч ел мастер булып эшли. Иптәшләре “Утильсырье” оешмасына җитәк­че урынбасары итеп чакыралар. Озак та үтми җитәкче вафат була, Хәлил әфәндене җитәкче итеп билгелиләр. “Нәрсә генә җыймадык ул вакытта, сөяк җыябыз, ашханәдән сөяк китерәләр, анда кумаклар! Алты мең тонна макулатура җыя идек. Ул вакытта Можга, Глазов, Сарапул шәһәрләрендә филиалларыбыз эшләде. 1986 елда җитәкче постыннан алдылар, миннән соң килгән ике җитәкче ярты елда, оешманы таратып бетерделәр. Мине яңадан чакырдылар. Кабат яңадан башларга туры килде. Пластмасса, макулатураны үзебез эшкәртә идек. “Бандитлар, рэкет” заманын да үттек. Беркайчан да сәясәткә үрелмәдем, җир кешесе булып яшәдем. Мин сабырсыз кеше, тиз кызып китәм, шул арада сүреләм. Кешене кызгана торган гадәтем бар. Коллективым әйбәт булды, күбесе бик күп еллар эшләделәр. Вәзир абый Гыйльметдинов кебек эшчеләремне бик сагынып искә алам. Бүген “Вторресурсы” оешмасында 20гә якын кеше эшли. Бик күп еллар Яр Чаллы шәһәренең «Катыргы-кәгазь комбинаты» белән хезмәттәшлек итәбез. Әлбәттә, хәзер элекке вакыттагы кебек гөрләмәсәк тә, без тулысынча үзебезнең оешманы үзебез туйдырабыз, хөкүмәттән бер тиен дә алмыйбыз”.

Газетабызның иң беренче иганәчесе

Мәсгуд ага Гаратуевның “Из опыта возрождения национального образования” дигән китабында шундый сүзләр бар: “1990 елда Татар иҗтимагый әгъзасы Фоат Вахитов Машина төзүчеләр мәдәният сараенда зыялы милләттәшләребезне, татар эшмәкәрләрен җыеп кичә оештырды. Биредә милләтнең киләчәге турында сүз барды. Әлеге кичәдә акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Үлмәсов татар газетасын чыгару өчен беренче взносны кертте”.
“Мәктәптә укыганда малай­лар: “Татар, үзбәк”, — дип ирештерәләр иде. Шуңа мин кечкенәдән үк динне, үз милләтемне күтәрергә теләдем. Ә Канәфи абый дини кеше иде. Мәчетне төзекләндерүгә күп көч куйды. Ул һәрвакыт ярдәм сорап килә иде. Бервакыт шулай материаллар сорап килде, бирергә мөмкинлек юк, өстәгеләрдән эләгәчәк. Ул миңа: “Син партиядә түгел, курыкма, җәза бирмәсләр”, — диде. Эләгүен эләкте! Кулдан килгәнчә һәрвакыт мәчетләргә, Татар иҗтимагый үзәгенә булыштым. Ул вакытта мөмкинлекләр зур иде. Һәрвакыт Сабантуй бәйрәмен уздырырга акчалата ярдәм итәм. Үзем сәнгать кешесе булмасам да, сәнгатькә дә булыштым. Нурислам Хәми­дуллин җитәкчелегендә Ирек Мөхәммәтҗанов кебек талант­лы җырчылар “Айгөл” ансамбле төзеделәр. Аларга да ярдәм иттем”.

Һәр кешенең үз шөгыле

Хәлил әфәнде унбиш ел буе бокс белән шөгыльләнгән. Бокс буенча мастерлыкка кандидат. “Спорт миңа тормышымда нык булышты. Бокс белән чемпион булам дип түгел, үзем өчен шөгыльләндем. Удмуртиядә, Мәскәүдә призлы урыннар алдым”. Хәлил әфәнденең тагын бер яраткан шөгыле ул — балык тоту. Һәр балыкның ничек аталганын, кайсы вакытта, кайда балык күбен белә. Үз шөгыле турында “тәмләп” сөйләвен тыңлаганнан соң шуны аңладым: кышкы балык тоту безнең өчен суыкта туңып утыру гына булса да, аның өчен адреналин, аңлатып бетергесез ләззәт икән! “Мине балык каптырырга биш яшьтә күрше абый өйрәтте. Аңа инде бүген сиксән яшь, шулай да әле минем белән балыкка йөри. Балыкны каптырам гына, ятьмә куймыйм. Балык ашамыйм, ләкин менә шул каптыру кызык миңа”.

Алтын-көмешнең искесе, ата-ананың бәһасе булмас

Хәлил абый ике сүзнең берендә Канәфи абыйсын, әти-әнисен искә ала. “Минем әти-әнием, туганнарым бик әйбәт кешеләр иде. Абый да, әнием дә гомер буе заводта эшләделәр. Эшләре бик авыр иде. Әтием гомер буе Үзбәкстанны сагынып яшәде. Ел саен кайта идек. Әби белән бабай Бакча-күчә урамында торалар, виноград үстерәләр иде. Әтиемә соңрак: “Шунда йорт алыйк, кайтып-килеп йөрерсең”, — дисәм дә, ул риза булмады. Авырып китсәм, хәзер дә табиблар: “Нәселегез әйбәт булган, физик яктан бик көчле сез!” — диләр. Бүген “Аллага шөкер”, — дип әйтәм. Кызларым үз телебездә сөйләшә, моның өчен хәләл җефетемә, аның әти-әнисенә рәхмәтемне белдерәм, оныкларым үсеп килә. Бүген гомеремнең үреннән: “Мин бу тормышта уңдым!” — дип әйтә алам.”

Хезмәте, тормышы, мил­лә­тебезгә ярдәмчеллеге бе­лән Хәлил Үлмәсов күпләргә үрнәк. Әнә шундый асыл ирләр булганда милләтебезнең ки­лә­чәгендә өмет бар!

Рәфилә Рәсүлева.