Ирек Шәрипов – туган авылында
Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасына якташыбыз – Казанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та кайткан иде. Туган авылы Кырындыга кайту Ирекнең үзе өчен бер шатлык булса, авылдашлары, укытучылары, сыйныфташлары, дуслары өчен аның белән күрешү зур сөенеч булды.
“Күпмилләтле авылда туып-үстем мин. Кырындыбызда кечкенәдән үк төрле милләтләр белән дус, тату булып үстек. Язмышның мине Казандагы Халыклар дуслыгы йортын җитәкләүгә китерүе һич тә очраклы түгел. Мин аңлашып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүне күреп, белеп, тоеп үстем һәм яшим. Бүген күпмилләтле районыбызның данын танытучы татарларның «Көмеш телле гармун», удмуртларның «Инвис», мариларның «Йонгалт, гармонь йук», русларның «Сударушка» ансамбльләре чыгышларын туган авылым сәхнәсендә тагын бер кат рәхәтләнеп карадым. Районыбыздагы төрле милләт халыкларының дуслыгын, бердәмлеген алар бик ачык чагылдырдылар. “Туган авылыма Казан артистларын алып кайтып, бәйрәм бүләк итәчәкмен”, — дип, сүз биргән идем, моны бүген үтим», – дип, Казан кунакларының чыгышын тәкъдим итте Ирек Шәрипов.
Ул Әгерҗе районында яшәп, халыкларның телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче райондашларына: «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы корреспонденты Асия Корбангалиевага, 1 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Даутовага, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаевага, райондагы мариларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Кибатовка Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм тәмамланганда, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров авылдашы Ирек Илдус улы белән чиксез горурланып, аның уңышларына чын күңелдән куанып яшәүләре турында сөйләде. Бәйрәмнән соң күп авылдашларының аның янына килеп рәхмәт әйтүләре, соклануларын белдерүләре, аның белән фотога төшүләре – моның ачык дәлиле. “Яңарыш“та редактор булып эшләгәндә, кулына каләм тоткан һәркемне туганнардай якын итә иде ул. Туган телнең кадерен белүченең гүзәл үрнәге булган Ирек Илдус улы Шәриповка киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА,
Әгерҗе шәһәре