Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ирек Гыйләҗев: «Ижаудагы татар гимназиясендә уку бәхетенә ирештем!»
3.02.2016

Ирек Гыйләҗев: «Ижаудагы татар гимназиясендә уку бәхетенә ирештем!»

“Моя Удмуртия” телеканалындагы “Күңелле кыңгырау” тапшыруында канат ныгыткан, бүген «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә хезмәт куючы, төрле яктан сәләтле егет-кызларыбызның уңышларына сөенәбез. Алар турында әледән-әле язып торабыз. Әлеге язманың герое — Ирек Гыйләҗев.

Ирек, син көй-моң дөньясында кайныйсың. Бу дөньяга ничек килеп кердең?
— Кечкенә чактан ук татар халык җырларын тыңлап үстем. «Гүзәл» ан­самбленең сәнгать җитәкчесе, абыем Нурулла Хуҗагалиев — мине моң дөньясына алып керүче дисәк тә дөрес булыр. Еш кына Нурулла абыйның төрле мәҗлесләрдә, концертларда баянда уйнаганын ишетә идем, вакыт узган саен үземдә дә баянда уйныйсы килү теләге туды.
Укытучыларың белән таныштырып кит әле.
— 1998 елны алтынчы санлы татар гимназиясе ачылып, мин бәхетемә шунда эләктем. Бишенче сыйныфта укыганда, әнием мине музыка мәктәбенә бирде. Фирдәвес Мортазинның баян классында шөгыльләнә башладым. Мәктәпне тәмамлагач, Республика музыка көллиятенә укырга кердем. Халык уен кораллары кафедрасы мөдире, укытучы Виктор Сазоновта дүрт ел укып чыктым. Ижауда белем туплагач, Казанга юл тоттым. Биредә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт Консерваториясенә укырга кердем. Биш ел буе профессор,Татарстан Республикасының атказанган артисты Әбүзәр Фәйзуллинда баянда уйнарга өйрәндем.


— “Татарика” татар музыка оркестрында эшләү сиңа нәрсә бирде?
— Ринат Халитов җитәкчелегендә «Татарика» татар музыка оркестрында уйнау миңа зур тәҗрибә бирде. Күп кенә концерт­ларда катнаштык, чит илләрдә, илебезнең төрле төбәкләрендә чыгышлар ясадык. Шул вакытта параллель рәвештә профессиональ коммуникация өлкәсендә, инглиз телен өйрәнеп, тәрҗемәчегә укыдым. Дүрт ай Америкада яшәп, белемемне ныгыттым.
— Нинди музыка коралларында уй­ныйсың?
— Төп уен коралым — баян. Аны мин татар җырының, татар эстрадасының җаны дип саныйм. Шулай ук фортепианода бик яратып уйныйм. Консерваториядә укыганда, оркестрда соңгы елны перкуссиядә (ударный уен кораллары) уйнадым. Алга таба тынлы һәм кыллы музыка уен коралларында уйнарга өйрәнергә теләк бар, чөнки аларда үзенчәлекле матурлык бар.
Күбрәк нинди әсәрләргә мөрәҗәгать итәсең?
— Классик әсәрләрне бик яратып уйныйм. Консерваториядә укыганда, Доменико Скарлатти, Иоганн Себастьян Бах әсәрләре бик ошый иде. Әлбәттә, татар халык көйләренә эшкәртмәләр миңа бик якын. Ринат Вәлиев, Рамил Курамшин әсәрләрен, эшкәртмәләрен уйныйм. Күптән түгел узган Халыкара яшь башкаручылар телевизион «Татар моңы» конкурсында «Дуслык» ансамбле белән, Ринат Вәлиевнең «Арча» исемле көен уйнап, I дәрәҗә лауреатлар булдык.
— Бүгенге көндә нәрсә белән шө­гыльләнүеңне һәм “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендәге эшең турында бәян ит әле.
— Бүгенге көндә мин 20нче балалар музыка мәктәбендә баян классы буенча укытучы һәм фольклор ансамблендә концертмейстер буларак эшлим. Ижауда алтынчы гимназиядә укыганда миңа «Күңелле кыңгырау» балалар телетапшыруын алып бару мөмкинлеге туды. Алып баручы роле минем өчен күңелле һәм файдалы тәҗрибә иде. Шул чакта ук телевидениегә кызыксынуым уянды. «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә тавыш режиссеры булып эшли башлагач, «Манзара» тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова һәм иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсенең директоры Леонард Дәүләтшин музыкаль рубрикада үземне сынап карарга тәкъдим иттеләр. Хәзер мин иртәнге мәгълүмати күңел ачу «Манзара» тапшыруының «Кайда син, моң?» рубрикасын алып баручы.
Киләчәккә планнарың?
— Биш ел буена биредә күп кенә яңа дус­лар очраттым, Казан мохитенә бик нык ияләштем, шуңа күрә алга таба Казанда калырга исәп. Хәзерге вакытта Казанда икътисад, идарә һәм хокук институтының юридик факультетында белем алам.
Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Ирек! Иҗади хезмәтеңдә уңышлар телибез!

Рәфилә Рәсүлева.