Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Иректән мәхрүм ителгән гүзәл затлар
19.12.2019

Иректән мәхрүм ителгән гүзәл затлар

Сарапул шәһәрендә урнашкан хатын-кызлар өчен 12нче төзәтү колониясендә “Әнине кайтарыгыз!” дип аталган акция узды. Бу акция кысаларында колониягә социаль өлкәдә хезмәт куючы төрле белгечләр, хакимият хезмәткәрләре, табиблар килде.

Мин бу колониягә 7-8 ел элек барган идем. Шуңа күрә биредәге тәртипне яхшы беләм. Машинада артык әйберләрне калдырып, тимер ишекләрнең аргы ягына юнәлдек. Безне колония хезмәткәрләре каршы алды, тиешле тикшерү узгач, өчәр-өчәр кеше эчкә үттек. Тикшерү моның белән генә бетмәгән икән әле. Алда документларны тикшерү, тимерэзләгечтән узу… Җан өшеткеч процедуралар.
Территория эченә килеп эләккәч, иң беренче булып, тезелешеп каядыр юнәлгән хатын-кызлар күзгә ташланды. Үзләре барысы да бертөсле, бары тик күкрәк тирәсендәге тамгалары гына аерыла. Алар безне күрүгә, күзәтүченең командасы белән, балалар сыман берьюлы: «Здравствуйте!» — дип сәламләделәр.
Күңелдә меңләгән сорау туды. Тизрәк алар белән якыннан күрешәсе, сораштырасы, сөйләшәсе, уй-теләкләрен беләсе килде. Тик аңарчы колония хезмәткәрләре безгә үзенә күрә бер экскурсия ясадылар. Колониядә хөкем ителгән “гүзәл зат­лар” нинди эшләр майтарып яталар? Алар белән нинди тәрбия эшләре алып барыла?

Тегү цехы
Цехның коридорларында капчык­лар өелеп тора. Аларны заказ бирүчегә җибәрү өчен әзерләп куйганнар. Шуларны аралап, тегү машиналары торган бүлмәләргә уздык. Монда эш гөрли: кисәләр, тегәләр, төрәләр, җыялар. Шушы эшне җитәкләүче ханым тегү процессының һәр мизгеле турында тәфсилләп сөйләде. Биредә төрле тегү фабрикаларының заказларын үтиләр икән хатын-кызлар. “Колониягә эләккән, һәр хатын-кызга тегүче һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге бар. Укуны тәмамлагач, шушы цехта эшли башлыйлар. Аларның эш сәгате сигездә башлана. Хезмәт хакы түләнә”, — дип сөйләп китте отряд җитәкчесе.
Күңелне тырнап торган сорауларга җавап эзли-эзли, озата йөрүчеләр артыннан атлыйбыз. Җанны әллә нинди уйлар телгәли: ни җитми икән хатын-кызга? Күбесенең балалары, гаиләләре бар. Алай гына да түгел, өлкән яшьтәгеләр дә күзгә чалына.
Ашханә
Ашханәдә ашау пешерүчеләр дә тоткыннар арасыннан. Хатын-кыз өчен беркайчан да актуальлеген югалтмаган пешекче һөнәрен дә колониядә үзләштерү мөмкинлеге бар икән. Аннан теләге булганнар монда эшли. Ашауга килгәндә, меню өч төрле, ул хатын-кызларның сәламәтлегеннән чыгып, табибларның күрсәтмәләрен искә тотып төзелә.

Тоткыннар бүлмәсе

Тимер караватлар. Алар янында кечкенә генә шкафлар. Урыннар тип-тигез итеп җыелган, хатын-кыз кирәк-яраклары да күренми. Биредә кем йоклаганын караватның аяк очына эленгән язулардан белергә була. Анда исем-фамилия, кайсы яктан икәнлеге язылган. Һәм иң куркыныч мәгълүмат – колониягә эләгү һәм иреккә чыгу вакыты. Берничә караваттагы шушы язуны укыгач, тәннәр чымырдап куйды. Татар хатыны – иреккә чыгу вакыты 2032 ел!..
Отряд дип аталган шушы бүлмә янында гына ашау бүлмәсе бар. Биредә хатын-кызлар хезмәт хакына колония кибетеннән сатып алган ашауларны, туганнары-якыннары китергән күчтәнәчләрне ашыйлар икән. Икенче бүлмәдә радио уйнап тора, телевизор бар. Аны махсус бирелгән вакытта карыйлар икән.

Укыту-тәрбия бинасы
Килеп кергәч, борынны тәмле коймак исе кытыклап алды. Баксаң, пешекчеләрнең практика көне икән. Алар махсус җиһазландырылган бүлмәдә белен пешерү буенча белемнәрен ныгыталар. Тагын бер уку классында чәчтараш (парикмахер) һөнәрен үзләштерәләр. Шушы катта ук — тәрбия классы, китапханә, төрле мәдәни чаралар уздыру урыннары. Стеналарда тоткыннарның көнкүрешен, эшчәнлеген күрсәтүче газеталар, плакатлар эленгән. Колониядә хәтта матурлык конкурслары да уза икән. “Бирегә эләккәч, һәр хатын-кыз да иҗатка бирелергә омтыла, хәтта моңа кадәр үзләре белмәгән сәләтләрен ачалар алар колониядә”, — ди укыту-тәрбия эшләре буенча белгеч. “Әнине кайтарыгыз!” акциясе кысаларындагы чара буласы бүлмәгә унлап хатын-кыз кереп утырды. Озак еллар бирегә килеп, тоткыннар белән эш алып баручы психолог әңгәмәне: “Нәрсә ул бәхет?” – дигән сорау биреп башлады. Бераз тынлыктан соң: “Кайсыларыгыз бәхетле?” – дип сорады ул. Бу сорауга тоткыннарның һәрберсе үзләренең бәхетле булуларын әйттеләр. “Ни өчен?” дигән сорауга, төрле җаваплар яңгырады. “Аллага шөкер, мин исән”, “Әти-әнием, туганнарым, гаиләм көтә”, “Ходай баладан мәхрүм итмәгән”, “Озак­ламый иреккә чыгам” һ.б. Әйе, һәр кеше “бәхет” төшенчәсен үзенчә аңлый. Балалар турында сүз барганда, кемдер башын иеп, аска карап, тын гына утырса, кайберәүләр сагыныпмы, үкенепме, гарьләнепме елады.

М. белән әңгәмә

М.га 21 декабрь көнне 35 яшь тула. Ул инде ирегеннән икенче тапкыр мәхрүм ителә.

— Бирегә ничек килеп эләктең?

— Мәктәптә укыганда ук башкалардан калыштым, начар компаниягә эләктем. Тәмәке тарттым. Эчә башладым. Озак та узмады, тормышыма нар­котиклар килеп керде. Башта үзем кулландым, аннан башкаларга да тәкъдим итә башладым. Кияүгә чыгып, кызым туды. Аңа 4 яшь тулмаган иде әле, мине 6 елга утырттылар. Балам ирем белән калды, бианам һәм минем әнием тәрбияләделәр. 2011 елда мин, ниһаять, башка бу юлга басмыйм дип тәүбә итеп, колониядән чыктым. Ирем, кызым белән дә мөнәсәбәтләр яхшырды, тормыш үз көенә ага башлады. Тик беркөн иптәш кызларым янәдән энәгә “утырттылар”. Наркотиклар куллана, эчә башлагач, кызым күрмәсен өчен, мин өйдән чыгып китеп, атналар буе кайтмый йөри идем. Моның ахыры ничек буласы билгеле иде: 2016 елда 6 елга ирегемнән мәхрүм ителеп, бирегә эләктем.
— Наркотикларга акча каян ала идең?

— Мин үземне агуларга, тормышымны бозарга сарыф иткән акчаларга зур фатир сатып алырга булыр иде инде. Ул вакытта күп кенә кредитлар алдым. Колониядә эшләгән хезмәт хакым белән берсен түләп бетердем, икенчесе калды әле.
— Әти-әниең колониягә эләгүеңне ничек кабул иттеләр?

— Бер яктан, әни минем монда килеп эләгүемә шатланып та куйды. “Ярый әле хөкем эскәмиясе сине упкыннан тартып алды. Дусларың кебек зиратта түгел, исән-сау килеш төзәтү колониясендә ”, — диде әнием. Икенче яктан уйласаң, кайсы ана баласының тоткын булып тимер рәшәткәләр артында утыруын тыныч күңел белән кабул итсен инде? Ул бик кайгыра, миңа күрсәтергә тырышмый. Минем кабат өйгә кайтуымны, гаиләм, балам, оныгым белән куанып яшәвемне көтә. Мин әни алдында да гаепле. Аңа ярдәм итеп яшисе урында, чәчләрен агартып, кайгыга салдым.

— Кызың белән бүгенге көндә нинди мөнәсәбәттә?
— Мин бит аны тәрбияләүгә бер өлеш тә кертмәдем дисәм дә була. Тик шулай да, ул мине чын күңелдән хөрмәт итә, ярата. Икенче тапкыр колониягә эләккәч, бик үпкәләде, озак кына аралашмадык та. Хәзер, Аллага шөкер, үзе дә кияүдә, 4 айлык оныгым бар. Очрашуларга килеп йөриләр. Һәрвакыт шалтыратып торам. Хезмәт хакымнан аңа алимент түлим. Ул минем иреккә чыгуымны бик көтә. “Әни, мин сине башка бу тормышка якын да китермим. Онык­лар карарсың, бер генә минут та буш вакытың булмас”, — ди. Үземнең дә аңа бирә алмаган назымны оныкларыма бирәсем килә, үткәннәрне кайтарып булмаса да, кызым алдында булган гаебем зур икәнен таныйм. Мин колониядә вакытта әбием, бабам, энекәшем вафат булдылар. Кызымның туе булды. Ике тапкыр бер үк тырмага бастым. Өченчесе булмаячак!
Көчле сүзләр… М.ның чыннан да тәүбәгә килеп, яңа тормыш башларга әзер булуына ихластан ышанасы килә. Үзенең яшьтәше булгангамы, ул миңа бик рәхәтләнеп күңел сандыгын ачты. Аның иреккә чыгу вакыты 2022 елга билгеләнгән булса да, яхшы тәртибе, колония тормышында актив катнашуы өчен киләсе елда чыгармаслар микән дигән өмет белән яши. Шулай була күрсен! Хатын-кыз дөньяга кадер-хөрмәт күрү, ярату-сөелү, үз назын, мәхәббәтен балаларына, якыннарына бирү өчен килә. М. моны соңлап булса да аңлаган. Киләчәктә аңа хатын-кыз булу бәхетен татып яшәргә язсын.

Күзәтүче хатын-кызлар һөнәреме?

Әйе, тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган бу дөньяның үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз кагыйдәләре. Монда тормыш үзенчә конвейер шикелле бара да бара…
“Кайберәүләрнең иреккә чыккач, барыр җире юк. Ул тегендә-монда бәрелеп карый да, бөтен җирдән кире борылгач, тагын җинаять кылып, колониягә эләгүне хуп күрә. Династияләр белән утыручылар бар. Башта әнисе, хәзер кызы утыра”, — дип сөйләде безнең белән йөргән күзәтүче кыз. Шушы урында колониядә эшләгән хезмәткәрләр турында да берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Биредә хатын-кызлар отрядларында күзәтүче булып күпчелек хатын-кызлар эшли. Ульяна Зотина да тәрбия эшләре бүлеге хезмәткәре. Мин аңа кызыксындырган сорауларымны бирдем.

— Хатын-кызлар нинди җи­наятьләр өчен бирегә эләгә?

— Колониядә Россиянең төрле төбәкләреннән хатын-кызлар җәза срогы үтә. Татарстаннан, Пермь якларыннан Удмуртиядән бар. Күбесе наркотиклар куллану, тарату, урлашу, кыйнау кебек җинаять кылучылар. Араларында ана хокукыннан мәхрүм ителеп, балаларына алимент түләмәүчеләр дә бар.
— Сезнең эш нидән гыйбарәт?

— Без һәрвакыт һәр җирдә тоткыннарны күзәтәбез. Эшкә озатабыз, анда контрольдә тотабыз. Иртәнге, төшке, кичке аш вакытларында да, хәтта мунчада да гел яннарында. Шуннан уйлап карагыз инде… Кирәк чакта алар безгә зарларын да сөйлиләр, шатлыклары белән дә уртаклашалар. Шуңа да биредәге һәр хатын-кызның язмышы таныш. Монда бер зур гаилә алар.
Ульяна белән бераз гына сөйләшеп торганнан соң, колония хезмәткәре булуны мин армиядә хезмәт итүгә тиңләдем. Бу өлкәдә эшләү өчен хатын-кызның көчле рухлы, тимер холыклы булуы кирәктер, мөгаен. Юкка гына бу һөнәр ияләренең бер ел эшләве ел ярым итеп саналмый шул. Колониядә ярты көнлек экскурсиядән соң, мин үземне биредә бер атна булгандай хис иттем. “Ходай сабырлык бирсен бу хезмәткәрләргә”, — дип тели-тели тимер капкаларны тизрәк ябып, чыгып китәргә ашыктым.
Шул мизгелдә тормыш икегә аерылгандай булды: аңа кадәрге һәм… аннан соңгы. Юкса, мин бит читлек эчендәге тормыш белән танышырга гына кердем. Ә биш-алты ел «утырып» чыккан кешегә капканың бу ягына чыгу ничек икән?!

Гүзәл Шакирова.