Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ирексез иреклеләр колхозында
28.05.2015

Ирексез иреклеләр колхозында

Тарихка күз салсак…
Берәр җиргә барырга чыксам, мин әлеге урынның тарихы белән кызыксынам. Күрер күзгә гади генә авылларның барлыкка килүендә бик кызыклы мәгълүматлар булып чыга. Завьялово районының Олы Кияик авылына нигез 1840-1860нчы елларда Сарапул өязенең Кама буе килмешәкләре тарафыннан салына. Алар яшәр өчен уңайлы, буш җирләр, урманнар эзли-эзли бирегә килеп җитәләр. Тирә-якта сазлар, үтә алмаслык урманнар булу сәбәпле, алар алга таба бара алмыйлар һәм шунда төпләнеп калалар. Шуңа күрә күчеп килүчеләр арасында “каюк”( бетте, дөмекте) дигән сүз барлыкка килә. Әлеге җирлек “Олы Кияик” дип теркәлгәнче шул атама белән йөртелә.
Бу тирәдә 1921 елда Глазов ягына урман ташу өчен узкоколейка юлы салына. Шушы нисбәттән Синтек һәм Азино авылларында агач эшкәртү пунктлары ачыла. Юл төзелеп беткәч, Кияик станциясе барлыкка килә. Бөек Ватан сугышы елларында Синтекта яралылар өчен госпиталь ачыла. Бүгенге көндә ул — психоневрологик интернат.
Биредә 300 еллык, зур, тармаклы-тармаклы нарат агачы үсә икән. Әлеге нарат янына илнең төрле төбәкләреннән киләләр. Хәтта Америкадан да кунаклар килгән. Берәүләр гадәти булмаган агачны күрергә килсәләр, икенчеләр исә фәнни яктан тикшерү өчен, өченчеләр аннан энергия алу өчен киләләр икән. Бу якларда яшәүчеләр нарат янында басып торырга, аны кочаклап торырга кушалар. Умыртка сөяге авыруы белән авыручыларга агачны кочаклау бигрәк тә ярдәм итә икән. 20нче елларда әлеге агачны кисәргә теләгәннәр, ләкин кисә башлагач, урман кисүчеләрнең балталары сынган. Шуннан соң әлеге наратка кул күтәрүче булмаган.

Канун буенча
Юлым Олы Кияик авылындагы 11нче колония-сөргенгә. Нәрсә ул колония-сөрген? Тарихка күз салсак, патша чорында байлар өчен сөрген булган. Русия инкыйлабы юлбашчысы Ленин да 1887 елда Казан университетында ясаган тәртипсезлекләре өчен хәзерге Питрәч районындагы Кокушкино авылына сөргенгә озатылган була.
Җинаять үтәүнең шартлары “Җинаять башкару” кодексында билгеләнә. Шушы кодексның 129нчы маддәсендә әйтелгәнчә, мондый сөргендә җинаятьчеләр саксыз йөри ала. Дөрес, колония хакимияте аларны күзәтә, әмма барыбер сак астында йөрмиләр. Әгәр җитәкчелек рөхсәт бирсә, хөкем ителүче колониядән тыш җирләрдә дә рәхәтләнеп хәрәкәт итә ала. Гадәти киемдә йөрергә хокуклары бар. Үзләре янында кыйммәтле әйберләр, акча тота алалар. Почта аша әйбер алу, туганнар белән күрешү саны да чикләнмәгән. Башка колонияләрдә ул чикле, әмма колония-сөргеннәрдә бу яктан иркенлек.
Тоткын үзен тәртипле тотса, колониядән читтә гаиләсе белән дә көн күрә ала. Бары тик колония хакимиятендә берничә мәртәбә билгеләнеп китәргә кирәк була. Әлбәттә, ул колониянең эчке тәртипләрен үтәргә тиеш. Колониядә эшләгән өчен хезмәт хакы да Хезмәт Кодексы нигезендә түләнә.

Төрмә — колхоз
Биредәге колония-сөргенгә 1987 елның маенда, Россия Федерациясе хөкүмәтенең Эчке эшләр министрлыгы карары буенча, ике мең гектар җир бүленә. Авыл урамы буйлап барганда, кылт итеп, милләттәшебез, полковник Рөстәм Заппаров белән әңгәмә искә төште. “Авылга көч-хәл белән үтеп, чөнки үзәк урам чокырлардан гына тора иде, без монда чирәмлектә беренче оператив җыелыш җыйдык. Барлык җитәкчеләр биредә авыл хуҗалыгын тоткыннар ярдәмендә күтәрергә кирәклеген аңладылар”, — дип искә төшергән иде ул үзенең тоткыннар белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән елларын. Әйе, карап, торышка гади генә авыл, урам тулы кеше йөреп тора, ләкин бу авылның үз кануннары шул…
Бәрәңге утырта торган кырда 11нче колония-сөргеннең җитәкчесе, подполковник Александр Маштаков белән сөй­ләшәбез. Үзебезчә әйтсәк, ул — Удмуртия буенча төзәтү учреждениеләренең колхоз рәисе. 20 ел эш стажы булуга карамастан, ул әле биредә яңа кеше. Ләкин минем алда гомер буе колхозда эшләгән, тәҗрибәле авыл агае яки авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгеч басып торган кебек тоелды. Алар Удмуртиядәге барлык колонияләрне бәрәңге, яшелчә белән тәэмин итәләр. План буенча аларга агымдагы елда 1017 тонна бәрәңге, 250 тонна кәбестә, 28,5 тонна чөгендер, 39,5 тонна кишер әзерләргә кирәк икән. Бүгенге көндә 1905 гектар җирләре бар, шуның 1400 гектары — сөрү җирләре. Сыер фермалары эшли. Сөт, эремчек, май җитештерәләр. Колония-сөргендә — 133 тоткын, шуларның 22се — хатын-кыз. Әлеге җирлектә яшәүче кешеләр өчен дә эш бар биредә. Быел гына күп функцияле культиватор, бәрәңге утырту җайланмасы алганнар, тракторлары да җитәрлек. Димәк, тоткыннар дәүләт җилкәсен кимереп ятмыйлар, үз-үзләрен туйдыралар, хезмәтләре өчен хезмәт хакы алалар. “Тоткыннар көне буе эш белән мәшгуль, аларның буш вакытлары юк, хезмәт — тәрбия дә бит әле ул. Хезмәткәрләребез дә, эштән курыкмыйлар, көз көне уңыш җыйганда, тоткыннар да, колония хезмәткәрләре дә кырда. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да тантаналы итеп үткәрдек. “Үлемсез полк” та үтте. Тоткыннар, хезмәткәрләр сугыш корбаннары булган якыннарын искә алдылар”, — дип сөйләде ул.
Кырда кәбестә үсентеләренә су сибеп йөрүчеләр белән сөйләшәбез. Егетләрнең берсенә күз ташлау белән татар икәнлеген аңладым. 28 яшьлек Альберт Хәкимов Ижау­да туып үскән. Урлашу өчен хөкем ителеп, 7нче төзәтү колониясенә эләккән. Үзен яхшы яктан күрсәткән Альбертны әлеге колония — сөргенгә күчергәннәр. “Өйләнгән идем, 4 яшьлек улым бар. Кызганыч, хатыным мине көтмәде, кияүгә чыкты. Иреккә чыккач, бөтен хыялым: улымны чын кеше итеп тәрбияләү, минем хаталарымны кабатламасын иде. Соңгы вакытта мәктәптә бергә укыган татар милләтеннән булган дус кызым белән сөйләшәбез, ул мине көтә”, — дип, күзләрен еракка төбәде ул. Икенче әңгәмәдәшем Сергей югалып кала торганнардан түгел. Ул үзенең бирегә эләгүенә үкенә, биредә хезмәт куюның бер авырлыгын да күрми. Аңа авыл тормышы якын. “Кануннар гади кеше белән түрәләргә тигез түгел”, — дип, күңелендәге үпкәләү хисен белдерде ул. Аның сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте.
Әйе, бүгенге көндә Россиядә тоткыннар хокук яклаучыларга ачуларын белдерәләр. Әлеге ачуның сәбәбе — иминлек ми­нистрлыгының милек мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Евгения Васильевага карата чыгарылган хөкем карары. Мобиль телефон, берничә кг төсле металл урлаган өчен 2-3 ел бирәләр, ә Евгения Васильевага берничә миллиард сум акча урлаган өчен 5 ел биргәннәр. Исегезгә төшерәбез: “Оборонсервис” эшенең төп фигуранткасы булган милек мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Евгения Васильевага карата 2012 елда җинаять эше кузгатылган иде. Ул иминлек министрлыгы холдингы аша очсыз бәя белән милек сатып, бюджетка берничә миллиард сум зыян китергән.
Ирекләреннән мәхрүм ителгән җи­наятьчеләрне яклау йөзеннән түгел бу сүзләр, ә кануннарның гаделсез булуында…

Ирексездән-иреккә, билгесезлеккә
Төрмәдән чыккач, кайда эшкә урнашырга? Бер юлдан тайпылгач, ышанычны кайтарып буламы? Иреккә чыкканнарны берәү дә колач җәеп каршы алмый. Статистика буенча аларның күбесе кире эләгә, чөнки җәмгыять андыйларны кабул итәргә ашыкмый. Пәйгамбәрләр тарихы белән танышып утырганда, мин Йосыф галәйһиссәламның зиндан язмышына дучар булганы турында укыдым, әмма ул иреккә чыккач, зур дәрәҗәләргә ирешкән, югалмаган. Димәк, тимер читлекләр — тормыш мәктәбе, тәрбия йорты, дип аңларга кирәк. Иреккә чыккач, нинди юлдан китәчәген кеше үзе сайлый.
Соңгы вакытта “социализация” ди­гән төшенчә барлыкка килде, ягъни җәм­гыятьтә уңышлы эш итү, кеше проблемаларын чишү, булышу. Казан шәһәрендә иреккә чыгучылар өчен реабилитация һәм адаптация үзәге ачылган. Уңай тәҗрибә йогышлы булып, бездә дә иреккә чыгучыларга үз юлларын табарга ярдәм итүче үзәк барлыкка килүен телиләр, мин булган әлеге колониядә.

Рәфилә Рәсүлева.