Инша яза беләсеңме?
Әле күптән түгел генә яңа уку елын башлап җибәргән кебек идек, бүген инде кызып-кызып имтиханнар турында сүз бара. Хәер, чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнары бирә башлаганнан бирле, имтиханнар темасы телдән төшми.
“2014-2015нче уку елыннан БДИ белән беррәттән мәктәпне тәмамлаучылар рус теленнән инша (сочинение) да язачаклар”, — дигән яңалык бүген күпләрдә бәхәс тудыра.
Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссия рәисе Наталья Сударикова, филолог һәм рус теле укытучысы буларак, бу хакта журналистлар белән пресс-конференция вакытында үз фикерен җиткерде: “Инде соңгы 10 ел эчендә чыгарылыш сыйныф укучылары инша язмыйлар. Без бик күп вакыт югалттык. Рус теленнән инша язып имтихан бирүне тизрәк гамәлгә кертергә кирәк! Юкса, яшьләр рус телен бөтенләй онытып бетерәчәкләр. Укытучылар тестлар белән генә белем дәрәҗәсен тикшерүгә түгел, ә укучыны үз фикерен язмача аңлатырга өйрәтүгә дә игътибар бирәчәкләр. Бүгенге көндә смс-хәбәрләр һәм кыскартылган фразалар белән генә аралашучы яшьләрнең тел байлыгы бик сай. Болай барса, рус әдәби телен бөтенләй онытачакбыз. Тик шулай да, карарлар кабул иткәнче, без укытучылар, галимнәр һәм җитәкчеләр белән иҗтимагый тыңлаулар оештырачакбыз”, — диде ул.
БДИ нәтиҗәләре югары уку йортына кабул иткәндә төп рольне уйнаган кебек, чыгарылыш имтиханындагы инша да шул дәрәҗәдә мөһим булачак. Димәк, университетка укырга керү өчен укучы рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри БДИ, ике БДИны үзе сайлаган фәннәр буенча бирергә һәм иҗади инша язарга тиеш.
Бу үзгәрешләр киләсе уку елыннан гына үз көченә керәчәк, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары элеккечә БДИ тапшырачаклар. Тик монда да яңалыклар җитәрлек.
Быел БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозган укучылар имтиханны кире тапшыра алмаячаклар. Нәтиҗәләр гамәлдән чыга, үз көчен югалта.
Кагыйдәләргә килгәндә, алар тагын да катгыйлана. Быел БДИга кәрәзле телефоннар, смартфоннар алып керү тыела. Кагыйдәләр шактый кырыс: телефон хәтта сүнгән булса да, нәтиҗәләрне юкка чыгара. Узган ел имтиханнарны кире бирү мөмкинлеге бар иде, быел булмаячак. Имтиханга телефон алып керергә батырчылык иткән укучы ут белән уйный дигән сүз. БДИ нәтиҗәләре булмаса, югары уку йортына кереп булмаячак.
Узган ел БДИ бирү пунктлары республика буенча 64 булса, быел 54 кенә калган. Бу имтиханнарның гадел булуын контрольдә тотуны исәптә тотып эшләнгән. Имтихан бирү урыннары аз булган саен, аларны күз уңында тотуы җиңелрәк булачак. Җитмәсә, барлык пункт-лар да видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителәчәк. “Камералар куеп, без, иң беренче чиратта, балаларның мәнфәгатьләрен яклыйбыз, — ди Наталья Сударикова. Камера төрле ысуллар белән кагыйдәләрне бозарга батырчылык итәргә теләүчеләрне туктатыр дип уйлыйбыз”.
Без капчыкта ятмаганын оныт-маска кирәк. Әле имтиханнарга кадәр бераз вакыт бар. Үз көчеңә таянып, тырышып белем аласы гына кала.
Гүзәл Шакирова.