Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Интернет челтәре үрмәкүч явына әйләнмәсен
7.07.2016

Интернет челтәре үрмәкүч явына әйләнмәсен

Күптән түгел Удмуртиянең Дәүләт Советы “Экстремизмга каршы эш алып бару” дип аталган темага “түгәрәк өстәл” оештырды. Анда Дәүләт советыннан һәм Ижау шәһәре Думасыннан депутатлар, УР Эчке эшләр министрлыгыннан, мәктәп, училище, техникум һәм Ижау шәһәренең югары уку йортларыннан, яшьләр оешмаларыннан, Удмуртия Диния Нәзарәтеннән вәкилләр катнашты һәм чыгыш ясады.
Бүгенге көндә экстремизм дәүләт һәм кешелек дөньясы өчен җитди куркыныч яный һәм экстремизм очраклары үскәннән-үсә бара. Шушыны истә тотып, 2014 елның азагында РФ куркынычсызлык Советы утырышында экстремизмга каршы Стратегия расланган. Әлеге стратегия 2025 елга кадәр үз көчендә булачак. 2015 елда төзелгән стратегияне чынга ашыру планы һәр регионда, шул исәптән Удмуртиядә дә гамәлгә ашырыла.
Ил башлыгы Владимир Путин экстремизмга каршы көрәшкәндә иң зур игътибарны яшь буынга юнәлтергә кирәклеге турында кисәтә. Чөнки тормыштагы мисаллардан күренгәнчә, экстремизм юлына күпчелек яшьләрне җәлеп итәләр. Түгәрәк өстәлдә дә “Яшьләр мохитендә экстремизмга профилактик чаралар үткәрергә кирәк”, дигән фикер чыгыш ясаучылар тарафыннан берничә кат яңгырады. Профилактик чара — ул экстремистик җинаять һәм хокук бозуларны вакытында ачык­лау, моңа этәрүче сәбәпләрне булдырмас өчен социаль, хокукый, педагогик һәм башка чаралар кылу. Гаилә, мәктәп, колледж, югары уку йорты яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләренең көзгесе кебек. Монда милләтчелек, түземсез булмау, толерант­лык җитмәү күренешләре ачык чагыла. Болар күпчелек гаиләдә тәрбия җитмәүдән дә килә”, — ди түгәрәк өстәлдә катнашучы белгечләр. Удмуртия тыныч, милли низаг­лар шау-шу тудырмаса да, экстремизм күренешләре бөтенләй дә юк түгел. 2015 елда экстремистик юнәлештәге күпчелек җинаять эшләре дә яшьләр белән бәйле. Бу хакта УР Иҗтимагый куркынычсызлык Советы сәркатибе Александр Ярос­лавцев сөйләде. “Республикада әлегә суд тәртибендә экстремистик итеп икърар ителмәсә дә, яшьләрне фактик рәвештә нәфрәт һәм дошманлыкка өндәү буенча хокукка каршы баручы оешмалар бар. Шулай ук соңгы вакытта яшь буында Украинада хәрәкәт итүче “Правый сектор” һәм моңа охшаш төркемнәр эшчәнлегенә кызыксынуы артуын да билгеләп китәргә кирәк.
Бүгенге көндә хәрәкәт итүче “скин­хед”ларны 90 еллардагы белән чагыштыру бик урынлы булмас иде. Күп кенә нацистлар үзләренең фикер-өндәүләрен өс-кыяфәтләре белән күрсәтеп йөрми, чәчләрен такыр итеп кырып, бомбер-курт­калар, аякларына берцы һәм башка атрибутлар киеп яки тагып йөрми. Элек популяр булган сөйләү һәм кычкыру белән башкарыла торган маршлар да юк. Хәзер нацистлар, башка яшьләр кебек үк Интернетта утыра һәм аларның яшертен генә яшьләр күңелен агулап ятулары күпкә куркынычрак. Интернет челтәрендә экстремистик юнәлештәге агитацион материаллар бихисап. Алар яшьләрне әллә нинди начар юнәлешләргә һәм төркемнәргә алып кереп китәргә мөмкин”, — ди ул. Ата-анага балаларын, бигрәк тә яшүсмерләрне Интернет тәрбиясенә тулысынча ышанып тапшырмаска, сак һәм уяу булырга өнди белгечләр.
Хокук саклау органнары тарафыннан республикада яшәүчеләрне социаль челтәргә экстремистик агитация алып барганнары өчен җаваплылыкка тарттыру очраклары булгалый икән. Ярты ел эчендә генә дә УР Тикшерү идарәсенә экстремистик юнәлештәге 30га якын материал җибәрелгән. Аларның кайберләренә җинаять эше ачылган. “Вконтакте” социаль челтәренә видеоролик, экстремистик характердагы комментарийлы фотосурәтләр куючыларны хокук саклау органнары җәзага тартырга мәҗбүр була.
Идарә аша 3 җинаять эшләүче (аларның икесе Ижау колледжларының берсендә укучы студент) узган. Алар Дзержинский урамы, 59нчы йорт каршында үзбәк милләтеннән булган гражданинга пычак кадап сәламәтлегенә бик нык зыян китергәннәр. Бу җинаятьләрен алар үзбәк халкын күрә алмау белән аңлаткан. Тикшерү барышында җинаятькә тартылучыларның башка милләт ке­шеләренә каршы берничә тапкыр көч акцияләре үткәрергә җыенып йөргәннәре ачыкланган.
Экстремистик язулар Интернетта гына түгел, кайчакта урам асфальтларында, диварларда да күренеп китә. Кайсы да булса милләтне кимсеткән язулар да күпчелек яшьләр, яшүсмер тарафыннан эшләнә”, — ди Александр Ярославцев.
Шулай да, башка республикалар белән чагыштырганда, күпмилләтле Удмуртиядә үзара мөнәсәбәт уңай бәяләнә. Удмуртия югары уку йортларында 200дән артык чит ил студенты белем ала. Алар күпчелеге элек Россиядә яшәп бүгенге көндә чит илдә гомер итүчеләр һәм аларның балалары. Чит ил кешеләре тарафыннан эшләнгән җинаять эше барлык җинаять эшләренең 1 процентына да җитми. Димәк, Удмуртиядә чит ил кешеләренә карата караш кискен түгел, республикабыз­да үзара милли аңлашып, тыныч яшибез, дип нәтиҗә ясарга була. Шулай да, сак булырга, Интернет аша тәкъдим ителгән чит кешеләргә ышанмаска, аларның йогынтысына бирелмәскә, балалар белән Интернет куркынычсызлыгы темасына ешрак аңлату эшләре алып барырга, бигрәк тә җәй айларында игътибарны көчәйтергә тәкъдим ителде “түгәрәк өстәл”дә катнашучы белгечләр тарафыннан.

Элмира Нигъмәтҗан.