Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Интернет-кибетләрдән кем куллана?
28.01.2016

Интернет-кибетләрдән кем куллана?

Бүгенге көндә кешелекне Интернет челтәре үз кочагына ныклап тартып алды. Бер караганда, ул безгә чиксез мөмкинлекләр ача: аралашу, мәгълүмат алу чыганагы, хәтта акча эшләргә дә була. Бу урында соңгы елларда бик популярлашып киткән Интернет-кибетләргә тукталасым килә. Чит илләр өчен бу күптән гадәти хәл булып саналса да, Россия өчен яңалык буларак кабул ителде.

Кибеткә кереп, кирәк әйберне тотып карап, сайлап, җентекләп тикшереп алырга өйрәнгән халыкның ышанычын яулау, аларны үз Интернет-кибетләренә тарту өчен виртуаль сатучыларга әле дә зур эш алып барырга туры килә. Гади кибетләрдәге кебек мондый кибетләрдә дә җаның ни тели шуны сатып алырга була. Кагыйдә буларак, әлеге кибетләрдә бәяләр 20-30%ка түбәнрәк. Чөнки монда сәүдә урыны өчен, сатучыга һәм башка артык түләүләр түлисе юк хуҗаның. Бары тик товарын сатарга куя да махсус программа аның өчен эшли. Шул рәвешле вакыт сарыф итеп йөрмичә, кассада чиратта тормыйча, утырган урыныңнан гына үзеңә кирәк әйберне сайлап, заказ җибәрәсең. Мин үзем берничә ел Интернет-кибетләрдән бик актив файдаланам. Кытайныкы да, Казанныкы да, үзебезнең Ижауныкы да калмады инде. Иң беренче итеп, мин азык-төлек алып карарга булдым. Кибеткә барсаң, күз кызыгып, кирәгеннән артык әйбер җыясың һәм күпме акча сарыф итүең турында уйламыйсың. Ә монда сайтка керәсең дә, үзеңә иң кирәкле продуктларны гына сайлап, заказ җибәрәсең. Мин он, май, ярмалар кебек авыррак әйберләргә заказ бирергә тырышам. Авыр сумкалар күтәреп йөрисе юк, аны кибетнең махсус хезмәткәрләре фатирга кадәр китереп бирәләр. Ләкин Интернет-кибетләрнең уңайлыклары белән беррәттән, тискәре яклары да бар: киемнең размеры туры килмәскә мөмкин, материалының сыйфатын да тотып карап булмый. Электрон техниканың эшләми торган, бижутериянең ташы төшкәне дә эләгергә мөмкин. Ә бүгенге икътисади киеренкелек вакытларында долларның кыйммәтләнүе Интернет-кибетләрдәге товар­ларның бәяләрен дә «тешли» торган итте.

Интернет-кибетләрдән кемнәр файдалана соң? Яшьләр мондый кибет­ләр турында ни уйлый?

Айдар Миннәхмәтов (26 яшь, шәхси эшмәкәр): “Мондый кибетләрдән бик сирәк сатып алам. Күбрәк китаплар алдым. Өйдән чыкмыйча гына сайлап алу җайлы булса да, товарның син теләгәне булмаска мөмкин”.

Айгөл Каюмова (24 яшь, өстәмә белем бирү педагогы): “Бер ел элек мин дә Интернет-кибетләрдән файдалана башладым. Моңа кадәр әйберне тотып, киеп карамыйча сатып алырга курка идем. Аннан, дуслардан уңай бәяләр ишетә башлагач, бөтен кыюлыгымны җыеп заказлар ясый башладым. Мин аннан күбрәк якыннарыма гади кибетләрдә сатылмаган кызык­лы бүләкләр, өй өчен вак-төяк кирәк-яраклар алам. Ә киемнәр һәм техника алырга батырчылык итмим әле. Интернет-кибетләрдә бәяләр гадәттә түбәнрәк, ләкин товарны күрмичә алырга туры килә”.

Альберт Садыйков (юрист): “Заманасы Интернет-кибет бик актуаль. Ләкин минем алардан кулланганым юк. Күптән түгел Кытай сайтыннан үземә сумка алган идем. Бердәнбер тәҗрибәмнән чыгып нәтиҗә ясый алам. Беренчедән, өйдән чыкмыйча, кирәк әйбереңне сайларга була, хәтта кайбер очракларда китереп тә бирәләр. Бу болай да вакыт кысан булганда бик уңайлы. Икенчедән, әйберне сайлаганда сатучы-менеджерлар җанга тими. Танышларым сөйләвеннән чыгып, күп вакытта киемнең размеры туры килмәгәнлеген беләм. Шулай ук төрле ялганчыларга да эләгергә мөмкин. Шуңа күрә, Интернет-кибетләрне сайлаганда игътибарлы булырга кирәк”.

Әлфия Галимова (яшь әни): “Интернет-кибетләрдән мин күбрәк балалар өчен товарлар алам. Аларга да башка сатып алучыларның төрле фикерләрен укып, тикшереп, тәфсилләп өйрәнгәннән соң гына заказ бирәм”.

Эльмира Миргалимова (студент): “Чыннан да, дусларым арасында андый кибетләр белән кызыксыну артканнан-арта. Танышларымның күбесе Кытай сайтыннан һәрвакыт әйберләр ала. Миңа да шуны тәкъдим иттеләр. Бу кибеттә син алган товар почта белән килеп җитмәсә яки ул юлда бозылган, ертылган, ватылган булса, акчаны кире кайтаралар. Шунысы ошый. Мин бик еш телефоным өчен кирәк-яраклар, төрле тышлыклар алам. Кием алырга батырчылыгым җитми. Гади кибеттә киеп карап, сайлап алуга ни җитә инде?!”

Илнар Харисов (корреспондент): “Шунысы кызык: кибеткә гадәттә аяк белән керәсең, ә Интернет-кибетләргә — компьютер “тычканы” белән. Бер караганда, бу бик җиңел, әлбәттә. Керәсең дә, кирәкле товарга тагын шул “тычкан” ярдәмендә заказ ясыйсың да көтеп утырасың. Ләкин… күпме көтәргә һәм ул товар исән-сау килеп җитәме? Монысына ышаныч зур түгел”.

Гүзәл Шакирова.