Интеграль трактор Удмуртиядә җитештереләчәк!
Удмуртия Республикасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең унөченче “Кыр көне” агымдагы елда Воткинск районының ООО “Мир” базасында яңа форматта үтте. Аның кысаларына агрофорум, агрофестиваль, экскурсияләр керде. Чараның эшлекле программасында Россиянең җиде төбәгеннән 50 компания үзләренең продукциясен тәкъдим итте. Республиканың агросәнәгать комплексы эшендәге орлык эшкәртү, җитен үстерү һәм аны эшкәртү, үсемлекләрне саклау өчен ашламалар куллану, сыйфатлы азык әзерләү темалары буенча түгәрәк өстәлләр узды. Аларда алдынгы хуҗалыкларның белгечләре, Удмуртиянең фәнни берләшмә вәкилләре, күрше төбәк технологлары, аграр уку йортларының студентлары һәм укытучылары фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты, балалар өчен экскурсияләр оештырылды.
Россиядә авыллар киләчәген аграр тармак үсеше белән бәйлиләр. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгында үсеш тенденциясе күзәтелә: җирләр эшкәртелә, элекке колхозлар күләмендә булмаса да, терлекчелек комплекслары төзелә, яңартыла, заманча техника, яңа технологияләр кулланыла. Моңа, әлбәттә, дәүләт ярдәме белән беррәттән, шәхси инвестицияләр дә уңай йогынты ясый.
“Кыр көне” ндә күргәзмәдәге техниканы караганда минем күз алдына режиссер Станислав Ростоцкийның моннан 60 ел элек төшерелгән “Дело было в Пенькове” фильмы күз алдына килде. Фильмда шундый мизгел бар: колхозга юллама буенча яшь белгеч Тоня Глечикова кайта. Ашламаны нәрсә өчен кулланырга кирәк икәнлеген белмәгән авыл халкы тиз арада аңа тартыла башлый. Тракторчы Матвей Морозов Тонядан “ Чит телләрдә китап укый ала, шахматны да оттырмыйча уйный торган машина бар, диләр. Дөресме ул?” — дип сорый. Тоня аңа: “Андый машина гына түгел, киләчәктә тракторлар ягулыксыз, тракторчысыз йөриячәк, ягъни трактор белән компьютер идарә итәчәк”, — дип җавап бирә. Менә, җәмәгать, шул мизгел килеп җиткән!
Авылда үскәч, миңа авыл хуҗалыгы техникасы ят түгел, ә “Кыр көне”ндә корыч атларның, эшкәртү техникасының ниндие генә юк иде. Алдан ук журналистларга күргәзмәдә интеграль схема буенча төзелгән трактор булачак дип ышандырсалар да, ышаныч акланмады. Шулай да, трактор тиздән “табадан төшәчәк” дип ышандырдылар. Билгеле булганча, агымдагы елда Завьялово районында 150-180 ат көчле 2-3 класслы тарту көче булган тракторлар җитештерү өчен ООО “УралИжТрак” заводы төзелә башлады. Әлеге интеграль тракторлар универсал. Бу инде кайчандыр 2-5 төрәнле сука таккан ДТ-75, МТЗ тракторлары түгел, чөнки аңа 200 төрле агрегат тагып була. Димәк, Удмуртиядә чыгарыла торган трактор — махсус техника базарында бик кирәкле булачак. Тракторның бәясе — 2,6 миллион сум, аны лизингка алырга булачак.
Чарада катнашкан Республиканың Хөкүмәт Рәисе вазифаларын башкаручы Виктор Савельев: “Республиканың агросәнәгать комплексына федераль һәм региональ ярдәм — 2 миллиард сум тәшкил итә. Ел саен әлеге сумма 100 миллионга үсә. Бу безгә сатып алынган техниканың 30% на субсидия бирергә булыша. Әлбәттә, субсидия бирелә торган техниканың номенклатурасын еш кына үзгәртеп торабыз. Чөнки без авыл кешеләренең ихтыяҗларыннан чыгып эш итәбез. Бу, билгеле, нәтиҗә дә бирә”, — диде. Удмуртия Республикасының вакытлыча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасын башкаручы Александр Прохоров: “Кыр көне”ндәге әлеге форматны без алга таба да кулланачакбыз, чөнки ул катнашучылар арасында җанлы әңгәмә урнаштырырга ярдәм итә, ә бу алга таба үзара файдалы партнерлык мөнәсәбәтләре тудырачак”, — диде.
Бик күп еллар халыкка яшәү чыганагы, илгә азык-төлек куркынычсызлыгы нигезе булып торган игенче, терлекче, бакчачы кебек аграр һөнәрләр урынсыз кимсетелде. “Кыр көн” ендә күргәзмәгә куелган техниканы, алга таба җитештереләчәк интеграль тракторны сатып алган хуҗалыкларда яшьләр дә калыр, әлеге һөнәрләрнең җәмгыятьтә элекке хөрмәтле урыннары кире кайтыр дип ышанасы килә һәм моңа беренче адымнар булуы шатландыра.
Рәфилә Рәсүлева.