Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Инвесторларны кризис куркытмый
21.01.2016

Инвесторларны кризис куркытмый

19 гыйнварда Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Виктор Савельев журналистлар белән пресс-конференция уздырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшлекле сөйләшү видео-конференция формасында узды, шул рәвешле республика район-шәһәрләрендә нәшер ителүче газета хезмәткәрләре дә Хөкүмәт рәисенә үз сорауларын бирә алдылар.
Виктор Савельев 2015 елга йомгак ясап, республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде һәм агымдагы елга билгеләнгән эш планы белән таныштырды.
2015 ел нәтиҗәләре буенча, республика бюджеты якынча 60 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2014 ел белән чагыштырганда 106% тәшкил итә. Тик план 2,6 млрд сумга үтәлмәгән. Ә менә бюджетның гомуми чыгымнары, 2014 ел белән чагыштырганда, кими төшкән һәм 61,2 млрд сум булган. Төп чыгымнар социаль түләүләр белән бәйле, 30 млрд сум хезмәт хакларын түләүгә тотылган. Агросәнәгать комплексында чыгымнар 5%ка арткан. Бюджет дефициты 5,3 млрд сум тәшкил итә. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы тулысы белән түләнгән, бурычлар калмаган. Моннан тыш, дәүләт бурычы күләме буенча шартлар үтәлгән. Ул бюджет керемнәренең 98%ыннан арт­маска тиеш. “Без бу таләпләрне үтәдек һәм 2016 елда бюджет кредитларына дәгъва кылу хокукына ия булдык. Бу юнәлештә эш башладык инде”, — дип билгеләп үтте Виктор Савельев. 20 дәүләт учреждениесе үзгәртеп корыл­ган, 173 дәүләт хезмәткәренең эш урыны кыскартылган. Шул рәвешле чыгымнар 10%ка кимегән. Күп ведомстволар биналарны арендалау өчен түләүләрдән азат итү максатыннан башка урыннарга күчерелгән. Бу 400 млн сумны саклап калу мөмкинлеге биргән. Моннан тыш, узган ел дәүләт предприятиеләрендә аудит уздырылган. 12 предприятиенең эшчәнлеге тикшерелгән. Аның нәти­җәсендә ришвәтчелек очраклары, җитәкчеләрнең вәкаләтләрен арттыру очраклары теркәлмәгән. Иң эре медицина учреждениесендә хезмәт куючы җитәкчеләрнең хезмәт хакы 140 мең сум тәшкил иткән, ә баш табибларның уртача хезмәт хакы — 45-70 мең сум.
Республика Хөкүмәте тагын бик күп тармакларга тукталып, һәркайсы хакында җентекләп сөйләп үтте. Ә менә агымдагы елның авыррак булачагына басым ясады. “2016 елга чикләнгән финанс мөмкинлекләре кысаларында аяк басабыз. Удмуртия Башлыгы сүзләрен искә алсак, 2016 елда үзгәрешләр булып, 2017 елда күтәрелеш башланыр дип өметләнәбез. Быел салымнар түләү динамикасының план нигезендә башкарылуын аңламыйча торып, барлык тармакларны да тулысынча финанслый алмаячакбыз. Тик моңа карамастан, барлык хезмәт хакы, салымнар вакытында түләнәчәк. Бюджетны кыс­картырга туры килгән очракта, иң элек, төзелеш, юл тармакларын финанслауны бераз чикләргә туры киләчәк. Әмма моны дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында уңай хәл итәргә мөмкин булачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләрдә сайлаулар узачак. Үсеш программасын эшләү максатыннан, муниципаль берәмлекләрдә Хөкүмәт көннәре уздырачакбыз. Инвестицияләр буенча совет уңышлы гына эшләп килә, тагын инновация һәм импортны алыштыру советларын да оештырачакбыз”, — диде ул чыгышы ахырында.
— Республикага инвестицияләр җәлеп итүне Республика Башлыгы А.В. Соловьев Удмуртия сәясәтенең мөһим юнәлешләре дип билгеләде. Кризис чорында инвесторлар килерме?
— Республикабыз инвесторлар игътибарын җәлеп итә. Идел буе федераль округында бу күрсәткеч буенча алдынгылар рәтендә барабыз. Тик монда катлаулы процедуралар, торглар узарга кирәк. Мәсәлән, медицина өлкәсендә кызыклы проектлар бар. Гемодиализ, офтальмология үзәкләре, башкалабызның Ленин һәм Октябрь районнарында поликлиника төзү буенча сөйләшүләр алып барыла. Хөкүмәттә даими “Инвестиция cәгате” уздырыла. Бездә логистиканы үстерү турында уйларга була. Шул ук яшелчәләрне җитештерә беләбез, ә саклый алмыйбыз. Бу яклап та проектлар эшләргә мөмкин. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына инвестицияләр җәлеп итү зарур. Бу тармак соңгы 8-9 ел эчендә бөтенләй диярлек финансланмады. Су белән тәэмин итүче торбалар челтәрен төзекләндерү буенча артта барабыз. Быел җылылык өчен башкача түли башлаячакбыз, ягъни ел дәвамында түгел, ә җылылык бирелгән сигез айда гына түләячәкбез. Республикага 2014-2015нче елдагы кебек 90 млрд сумлык инвестицияләр җәлеп итә алсак, яхшы булыр иде. Михаил Гуцериев турында аерым әйтәсе килә. Ул кризис чорында инвестицияләүдән курыкмый. Киресенчә, шушы чорда активлык күрсәтә һәм керемнәрен арттыра гына.
— Автокомпонентлар җитеш­терүче­ләр кластерын оештыру эше ничек бара?
— Бу — бик катлаулы һәм четерекле эш. Тольят­ти әлеге тармакта беренчелекне би­рергә теләми. Мәсьәлә җитеш­тереләчәк про­дукциянең сыйфатына да бәйле. Җирле җитештерүчеләр АвтоВАЗ өчен автокомпонентлар җитештерү програм­масына продукцияләре тиешле сыйфат таләпләренә җавап биргәндә генә керә алалар.
— Көз айларында Ижауның генераль планын эшләү хакында әйтелгән иде. Бу эш ни дәрәҗәдә башкарылды?
— Ижауның генераль планын төзү турында Санкт-Петербург оешмасы белән килешендек. Планның беренче вариантын карап чыкканнан соң, күп төрле төзәтмәләр керттек. Хәзерге вакытта генплан Ижау хакимиятенең архитектура идарәсендә. Төзүчеләр белән очрашып, фикер алышу булачак. 2-3 атнадан генпланны халык хөкеменә дә тапшырырбыз, дип өметләнәм. Бу комплекслы план булачак. Әйтик, башкалабызда яңа микрорайон төзеләчәк икән, анда балалар бакчасы, мәктәп, поликлиникалар төзү мәсьәләсе дә хәл ителергә, планда күрсәтелергә тиеш. Ул беренче чиратта шәһәр халкы өчен уңайлы булырга тиеш. Барлык фикер-тәкъдимнәр искә алынып, төзәтмәләр кертелгәннән соң, Ижау шәһәренең генераль планын апрель аенда кабул итә алырбыз, дип уйлыйм.
Виктор Алексеевич, бер ел элек сез министрларның хезмәт хаклары ничек эшләүләренә бәйле булачак дип әйткән идегез. Әлеге сүзләр гамәлдә ничек үтәлде? Кайсы министрларның эшен аеруча билгеләп үтәр идегез?
— Министрларның эшчәнлеге инвести­цияләр, федераль бюджеттан өстәмә чаралар җәлеп итүләреннән чыгып бәяләнде. Узган ел республикага РФ бюджетыннан субсидияләр һәм субвенцияләр рәвешендә 9 млрд 116 млн сум акча күчкән. Министрлыклар шул акчаларның 97%ын гына сарыф итә алдылар. Ел дәвамында республикада финанс-икътисад торышы үзгәреп торды. Федераль бюджет 30-40%ка кыскартылганда, министрларны үзәктән 100 млн сум акча сорагыз, дип мәҗбүр итү дөрес булмас иде. Аларның һәркайсы да яхшы белгечләр, бәлки кайберләренә эш тәҗрибәсе җитеп бетмидер. Күбесе белемнәрен күтәрү максатыннан, укуларын дәвам итәләр. Ел дәвамында министрларга премияләр түләнмәде. Бу хезмәт хакы фондын зурайтмыйча, премия фондын булдыру мөмкинлеген бирде. Тиздән шул фонд хисабыннан иң тырыш министрларга премияләр биреләчәк. Эшләргә теләге булган җитәкчеләр белән эшләүдән баш тартасы килми. Хөкүмәт тарафыннан башкарасы эшләр бихисап әле. Кимчелекләр турында беләбез һәм аларны төзәтү өстендә эшлибез.
— Михаил Калашниковның 100 еллык юбилеена әзерлек программасы эшләндеме әле? Бу уңайдан республикада нәрсәләр күзаллана?
— Әлеге вакыйганы зурлап билгеләп уздырырга ниятебез. Михаил Калашниковның 100 еллык юбилеена өч ел вакыт бар әле дисәк тә, ул бик тиз сизелмичә узып китәчәк. Юбилей чараларын оештыруга 20 млрд сум таләп ителә. Моңа Корал заводының төп корпусы бинасын төзекләндерү, “Ижмаш” манарасын торгызу, Калашников проспектын дәвам итү, Ижау буасы ярын төзекләндерүне дәвам итү, милли китапханә бинасын яңарту да керә. Гомумән, идеяләр бик күп. Удмуртия Башлыгы көтелә торган зур вакыйга хакында илебез Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында да сөйләшергә ниятли. Безнең уй-тәкъдимнәребез аның тарафыннан яклау тапса, оештыру комитеты үз эшен башлап җибәрәчәк.
— 2016 елда төзелештә өлешле катнашып алданганнарны нәрсә көтә?
— Удмуртиядә өлешле төзелештә катнашып алданганнар исемлегендә 200ләп кеше исәптә тора. Республикада кабул ителгән яңа закон нигезендә, намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән 73 кеше торак белән тәэмин ителгән. Ижаудагы Петров урамы, 47А йорт адресы буенча төзелешкә үз өлешләрен кертүчеләрнең хокукларын яклау буенча эшне тизләтергә кирәк. Бу йортны төзү белән шөгыльләнгән Ижау шәһәр думасының элеккеге депутатының язмышы әлегә ничек буласы билгесез. Әлеге йорттан 75 кеше фатир сатып алган. Хәзерге вакытта без әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзлибез. Глазовтагы Чепецк төзелеш идарәсе (хәзерге вакытта банкрот хәлендәге) алып барган йорт язмышы УР Ипотека корпорациясе ярдәме белән уңай якка хәл ителде.