Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


31.03.2012

Имтихан

Зәңгәр күктә йолдызлар җемелди. Идел ягыннан искән талгын җил Казан урамнарына иртәнге салкынлык тарата, менә шундый иртәдә шәһәр читендәге өйгә карак төшә. Өйдә Сәлимә әби үзе генә була. Тәрәзә каршында туктап, карак өй эченә колак сала. Тавыш-тын юк, бары тик сәгать текелдәгәне дә, кемнеңдер җиңел гырлаганы ишетелә. Карак, хәвеф-хәтәр юклыгына ышангач, ипләп кенә тәрәзә аша эчкә үрмәли, кыйммәтлерәк әйберләрне бергә җыеп төйни…

Беркем берни сизми. Әмма, чыгып китәм, дигәндә генә, идән шыгырдап куймасынмы! Сәлимә әби күзен ача, башын калкыта. Гәүдә телдән кала. Бераздан, эшнең асылын аңлап алгач, кычкырып җибәрә:

— Каравыл!..

Уллары белән киленнәре иртәнге саф һаваның рәхәтеннән изрәп,  чоланда йоклаган чак була бу. Әби тавышына уянып, уллары өйгә атылып керә:

— Ни булды?

Карчык тәрәзәгә төртеп күрсәтә.

Төнге кунак исә бу вакытта, әйберләрне эләктереп, тәрәзәдән сикергән була инде.

Эшнең нидә икәнен төшенеп алган уллары, ни туры килсә шуны  эләктереп, урамга ташланалар. Бераздан күзләренә әйбер күтәреп йөгерүче кеше шәүләсе чалына һәм шунда ук, иртәнге томан эчендә эреп,  күздән дә югала, агалы-энеле бертуганнар тизрәк йөгерә башлый. Алар  теге кешенең трамвай тукталышына ашыгуын күрәләр.

Әбинең өлкән улы, шикле кешене куып җитәрәк, ачуыннан буылып:

— Тукта, әшәке җан! Кузгаласы булма! — дип кычкыра.

…Менә шунда мин сискәнеп киттем һәм тукталырга мәҗбүр булдым,  мине секунд эчендә дүрт кеше: ике ир һәм ике хатын уратып алды, ачулы күзләре тишәрдәй итеп миңа карый, һәркайсы кулындагы коралын эшкә кушарга әзер тора иде. Минем кыяфәт аларга ошамады булса кирәк. Яшь чак. Кырылмаган сакал-мыек, бөдрәләнеп торган куе чәч, өстә шактый таушалган костюм, аякта иске туфли…

—  Әйберләр кайда? — дип сорады шунда берсе.

— Нинди әйбер? — дим мин, тыныч кына.

— Ах, оятсыз! Белмәмешкә салына бит әле! Әйт, башыңны урталай ярмас борын: әйберләрне кая олактырдың?

Шунда ул миңа лом белән кизәнде. Баш өстенә күтәрелгән ломны  күреп, читкә тайпылдым, йөземне кулым белән капладым.

— Нишлисез?! — дип кычкырып җибәрүемне хәтерлим. — Нинди әйбер?

Тегеләрнең ярсуы басыла төшкәндәй булды. Шулай да кызулары җиткән, мине, кире борып, өйләренә алып киттеләр. Сәлимә әбинең тавышына җыелышып өлгергән күршеләре, кызыксынып, мине күзәтә. Ә мин, башымны аска иеп, уйга калдым: «Ничек болай килеп чыкты соң әле бу? Карак, диләр бит мине…»

Хуҗа карчык уйларымны бүлде. Миңа бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, тирги башлады:

— Их, иблис! Тәрәзәдән чыкканыңны үзем күрдем бит. Кешенең хәләл  малына кул сузмасаң! Шушы буең-сының белән… Каһәр суккыры!..

Күршеләре, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, мине тикшерә, кыяфәтем,  өстем-башым турында сөйләшә башладылар. Әйтерсең, алар алдында тере кеше түгел, ә ниндидер карачкы басып тора иде.

Тышта машина килеп туктаганы ишетелде, миңа җан керә башлаган  кебек булып китте. Милиция кешеләре үзләре белән эт тә алып килгәннәр икән. Тәрәзә төбеннән ис алган бозаудай овчарка өрә-өрә миңа таба ыргылды. Сержант аны тынычландырырга ашыкты, җыелган кешеләрдән берсе:

— Акыллы хайван! Эләкте карак! – дип кычкырып җибәрде. Җентекләп тентеп, мине милициягә алып киттеләр. Шулай итеп, мин «карак»ка әйләндем.

Җинаять бик гади күренгәнлектән, аны тикшерү өчен эшне күптән түгел милиция кадрлары әзерләү мәктәбен тәмамлаган кече лейтенантка тапшырдылар. Яшь тик­шерүче, мәктәптә өйрәткәнчә, эшне кызу тотарга уйлады, күрәсең. Иң мөһиме – каракка фикер тупларга ирек бирмәү. Эз суынмас борын, җинаятьчене дәлилләр белән стенага терәп, гаебен икърар иттерергә һәм урланган әйберләрнең кайдалыгын күрсәтергә мәҗбүр итәргә кирәк. Ул мине тәҗрибәсез дип уйлый иде бугай. Мин дә аңлап торам.

Гатиятов эшнең уңышлы тәмамланачагына аз гына да шикләнми. Бер уйлаганда, шулай булырга да тиеш. Шаһитларның һәммәсе дә, карак җинаять өстендә тотылды, дип раслый. Бу – кире каккысыз дәлил. Боргаланып нишлим ди инде мин!

— Исем-фамилиягез?

— Ибраһимов Гайнан.

Тикшерүченең каләме кәгазь өстендә йөри башлады.

— Белемегез?

— Бу күңелсез хәл килеп чыкмаган булса, мин бүген югары белемле юрист була идем.

Тикшерүче, язуыннан туктап, гаҗәпләнеп миңа текәлде:

— Шаян кеше икәнсез. Яратам шундыйларны.

— Комплиментыгыз өчен рәхмәт.

Бу сүзләрем дә тикшерүчегә ошап бетмәде. «Телгә беткән кешегә охшый», — дип уйлады, ахрысы. Үтә җитди кыяфәт белән:

— Кайда эшлисез? Ни белән шөгыльләнәсез? – дип сорады.

— Мин эшләмим…

— Бөтен хикмәт тә шунда шул, эшләмисез, урлашасыз.

— Мин укыйм, — дип ашыгып әйттем мин.

— Шулаймыни? – дип кайтарып сорады Гатиятов, мәсхәрәле тавыш белән. – Һәм бүген таңда «практика» үтеп йөрдегезме?

Мин сикереп тордым да, тикшерүченең мыскыллавына игътибар итмичә, тыныч кына әйттем:

— Бүген мин университетта соңгы имтиханымны тапшырырга тиеш идем.

— Студент була торып шундый юлга баскансыз икән, бу – икеләтә начар. Менә нәрсә, Ибраһимов, сез инде бала-чага түгел, аңларга тиеш: котылу юлы бикле. Шулай булгач, нигә боргаланып маташырга? Суга батучы саламга тотына, ди. Ә сезгә ябышырга салам да юк, гаебегезне раслап торган бәхәссез дәлилләр генә бар. Сезнең хәлдә гаебегезне кире кагарга маташу – акылсызлык. Җинаять өстендә тотылдыгыз, сезне таныдылар. Эт тә сезгә ташланды. Барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирергә дә әйберләрнең кайда икәнен әйтергә генә кала.

Мин дәшмәдем. Башымны уй басты. Ә уйлар һич тә күңелле түгел иде: «Ничек котылырга бу хәлдән? Ничек ерып чыгарга?» Уйларымны бүлеп, Гатиятов тагын сорау бирде.

— Йә, сөйлисезме?

— Юк! Сөйләр сүзем юк.

— Нигә үҗәтләнергә инде, нигә вакыт әрәм итәргә?

— Җинаятьчене башка урыннан эзләгез. Сез, чыннан да, вакыт әрәм итәсез. Минем монда булуым очраклы хәл… Хата бу эш…

— Хатаны эшләгәнче, ахыры нәрсә белән бетәсен уйларга кирәк иде…

Минем хәлнең нигә үзгәрмәгәнен соңыннан гына белдем. Кече лейтенант прокуратурага барган, мине кулга алу өчен санкция сорамакчы булган икән. Прокурор Садыйков – тулы гәүдәле, чәченә чал кергән илле яшьләр тирәсендәге кеше:

— Нәрсәгә нигезләнеп кулга алырга уйлыйсыз? – дип сораган.

— Нигез бар, иптәш прокурор. Ибраһимовның гаепле булуы тулысынча раслана. Ләкин ул үзе гаебен танырга теләми.

— Шулай булгач, ничек тулысынча раслансын инде? — дип, канәгатьсезлек белдергән прокурор.

— Ул кеше белемле карак булып чыкты бит әле, Фаррах абый.

— Ничек — белемле? Нинди мәгънәдә?

— Туры мәгънәсендә. Ул — юридик факультет студенты. Соңгы курста укый. Дәүләт имтиханнары алдыннан кардәшләрендә яши башлаган.

— Тәк, тәк… Шуннан?

— Кардәшләре әйтүенә караганда, кичә Ибраһимов көне буе өйдә булмаган. Кичен бик соң кайткан, үзен иртәнге сәгать өчтә уятырга кушкан. Башка вакытта алай иртә тору гадәте булмаган. Уятканнар. Ул өйдән чыгып киткәндә, өч тулып егерме минут үткән булган. Ә йортка сәгать өчтән соң төшкәннәр. Ике араны ун минутта үтәргә мөмкин. Берничә минут разведка ясап, өйгә ничек керү турында уйланып торган, күрәсең.

— Бик ихтимал. Шуннан?

— Эт тә, өйдә кешеләр күп булуга карамастан, туп-туры Ибраһимов янына килгән. Ә тышка чыккач, аның эзе буйлап ул торган йортка таба алып киткән. Бу беркетмәгә теркәлгән. Ибраһимовны качканда куып тотканнар. Шаһитлар — дүрт кеше. Өстәвенә, таланган йортның хуҗасы Сәлимә Гомәрова да таныды үзен. Дәлилләр җитәрлек.

— Әйберләр табылдымы соң?

— Юк әле, тентү дә нәтиҗә бирмәде.

— Шулаймыни… Ибраһимов үзе нәрсә ди?

— Гаебем юк, дигән була. Имтихан бирергә алданрак барып житү, сорауларны яңадан карап чыгу өчен, дежур трамвайга эләгергә теләгән идем, ди.

Прокурор уйга калган. Ниһаять, бер карарга килеп:

—Ибраһимовны минем янга алып килегез, факультетның деканын чакырыгыз. Кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк, — дигән.

Декан безне биш бармагы кебек белә торганнардан. Минем шикелле, авылда туып үскән. Берничә ел элек Казан университетын тәмамлаган. Гаҗәпләнүен җиңеп, ул минем кем булуым, ничек укуым турында сөйләп биргән, әтинең сугышта үлүен, әнинең авыру икәнен дә әйтергә онытмаган. Еш кына йә пристаньга, йә төзелешкә эшкә барырга рөхсәт сорап йөдәткәнне дә яшермәгән.

Безнең группа башлыгы да шуларны ук сөйләгән.

Ни өчен икәнен үзе дә аңлап җиткермәстән, прокурорның  нәкъ шундый характеристика ишетәсе килгән икән. Моны соңыннан үзе әйтте. Димәк, студент эш сөя, үзен-үзе карый торган егет. Ә дәлилләр аңа каршы. Белгеч буларак, прокурор минем гаепле икәнемне күрсәтүче  дәлилләр барлыгын да яхшы аңлый. Ләкин тормыш тәҗрибәсе аңа ашыгырга кушмый. Декан белән сөйләшкәннән сон, ул икеләнеп калган. Студент файдасына сөйләгәннәр артык әһәмиятле түгел кебек. Менә дигән  характеристика алган җинаятьчеләрне прокурор үз гомерендә аз күрмәгән. Алар арасында студентлар да булмаган түгел.

Шул сәбәпле ул, янына алып килгәч, миңа да турысын әйтте:

— Бәлки, дөресен әйтерсез? Сез үзегез дә юрист бит, гаеп тануның нәрсә икәнен яхшы аңлыйсыз.

— Бернинди дә яңалык өсти алмыйм, — дип җавап бирдем. Прокурор миннән күзен алмыйча торды. Ул минем тавышымда күз карашымда ачыну да, сагыш та бар икәнен сизде булса кирәк. Миңа чыгып торырга куштылар. Бездән соң шундый сөйләшү булган:

— Кулга алырга да шуның белән вәссәлам.

— Моның өчен зур акыл кирәкми, ашыкмыйк. Безнең кулда кеше язмышы бит, — дигән прокурор.

Кәгазьләрне кабат укып чыккан ул. Махсус юридик белеме өстенә, аның хәзинәсендә интуиция дигән икенче бер корал да бар бит әле. Дәлилләргә дөрес юридик анализ, бәя бирүгә нигезләнгән төпле интуиция.

Ниһаять, прокурор, бер фикергә килеп, тикшерүчене чакырып алган.

— Мин бу гаепләү белән килешмим. Алай гына та түгел, мин Ибраһимовның гаепсез булуын исбатлый алам. Кеше язмышы – бик җитди нәрсә. Һәр адымыңны җентекләп уйларга, хаталанудан сак булырга кирәк. Эшне судка тапшыруга кадәр үк туктату да, шик тотылган кешене тулысынча аклау да аңа китерелгән рухи зыянны каплый алмый. Гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тартуны берничек тә аклап булмый. Сез Ибраһимовның җинаять өстендә тотылуын әйтәсез. Әйберләрен урлаткан кешеләр чын җинаятьчене түгел, ә бөтенләй гаепсез кешене тотмадылар микән, дип уйлап карамадыгызмы? Ибраһимов белән җинаятьченең икесен ике кеше дип күз алдына китерик. Тупланган дәлилләрдән күренгәнчә, аларның юллары туры килә бит. Ул иртә томанлырак булган. Урамда агачлар да җитәрлек, тыкрыклар да күп. Студентның юлга чыгу вакыты белән җинаятьченең качу минуты да туры килә. Бер шаһитның күрсәтмәләрендә куып барган чакта каракны бер мәлгә күздән югалтып торулары әйтелә. Ниндидер тыкрыкка кереп югалган  җинаятьче урынына берни белмичә трамвай тукталышына ашыккан Ибраһимовны тотып алулары бик мөмкин. Болай уйлау мантыйкка сыймаслык түгел. Сәлимә әби каракны таныды бит, дисезме? Мондый тануның әһәмияте зур түгел. Шундый вакыйгадан соң зиһене таралган карчыкка карак дип сезне китереп күрсәтсәң, ихтимал, ул сезне дә «таныр» иде. Димәк, моны бәхәссез дәлил дип исәпләп булмый. Этнең Ибраһимовка ташлануын да башкача аңларга мөмкин. Ул, «карак», һичшиксез, шушы кеше», дип ышанган хуҗасының теләгенә буйсынып та студентка ташлана ала.

Билгеле булуынча, этнең мондый хәрәкәте беркайчан да бәхәссез дәлил итеп каралмый. Сезнең фикергә каршы килә торган башка нәрсәләр дә бар. Әйберләр табылдымы? Юк. Бу – бер. Инде студентның бүгенге халәтен уйлап карыйк. Гатиятов иптәш, сез психик яктан бернинди дә кимчелек сизмәдегезме?

— Юк. Миңа калса, ул бик сәламәт.

— Психик яктан сау-сәламәт икән, җәфа чигеп ничә ел укыганнан соң һәм соңгы имтихан тапшырып диплом алу урынына ни дип урлашып йөрергә тиеш әле ул? Моны психик авыру гына эшли ала. Сезнеңчә дә, минемчә дә, ул сәламәт, димәк, җинаятьне дә ул эшләмәгән. Кичекмәстән азат итегез үзен, гафу үтенегез. Үзегезнең машинагыз белән университетка илтеп куегыз. Имтиханын тапшырсын.

— Ә эшне нишләтергә?

— Мин аны башка тикшерүчегә тапшырам.

Иптәшләремнең кайсы шатланып, кайсы шикләнеп каршылады. Гаебем булмаганлыктан, мин әллә ни уйламаска, борчылмаска тырыштым. Имтиханны «яхшы» билгесенә тапшырдым. Шулай да күңелдә шом. Кем белә, бәлки тикшерүче миңа имтихан тапшырырга гына мөмкинлек биргәндер? Ә бәлки, яшерен күзәтү оештыргандыр? Кайчак тәннәрем чымырдап китә, шыбыр тиргә бата идем…

Йөри торгач, диплом алыр вакыт та җитте. Башкалар артыннан мин дә тартынып кына залга үттем. Баксам, күзләремә ышанмый торам, президиумда безнең профессор белән янәшә чал чәчле, киң маңгайлы кеше утыра. Йөрәгем жу итеп китте. Бу бит теге прокурор! Бөрешеп, кечерәеп калгандай булдым. Нигә килгән ул? Тагын шул ук эш беләнме? Мин, аңа күренмәс өчен, урындыкка сыена төштем…

Диплом тапшыру тантанасы башланды, һәм … мин үз колакларыма  үзем ышанмадым.

— Ибраһимов Гайнанга юрист дипломы бирелә. Ул эшкә тәгаенләнде — прокуратура тикшерүчесе булачак. Профессор шулай диде.

Тантаналы көй яңгырап, мине үз канатларына утырткандай, президиумга алып менеп китте. Кулымда — диплом.

Мин урыныма килеп утыргач, трибунага прокурор чыгып басты.

— Миңа, үз гомеремдә күпне күргән карт юристка, бүген юридик  факультетны тәмамлап чыгучыларны котлау бәхете эләкте. Сезне хезмәткә  гаделлек, хокук органнары көтә. Эшегездә уңышлар телим. Шушы очрактан файдаланып, шатлыклы хәбәр әйтәсем килә. Моннан бер атна элек шәһәр читендә бер өйне талаганнар иде. Бер студенттан — булачак юристтан  шикләнделәр, һәм бу нигезсез дә түгел кебек иде, кайбер дәлилләр ялтырап тора кебек иде. Тәҗрибәсез тикшерүче кулында ул дәлилләрнең зур бәхетсезлеккә китерү ихтималы бар иде. Әмма бер хокук галиме безгә ярдәмгә килде. Эшлекле киңәш тикшерү эшенә яңа юнәлеш бирде. Чын җинаятьче хәзер кулда. Ул — эчкечелек белән агуланган, беркайда да эшләмәүче бәндә. Урланган әйберләр табылып, хуҗаларына кайтарылды. Студент иптәш безне гафу итсен. Әгәр тели икән, аны бүгеннән үз яныма эшкә чакырам. Гаделсезлекне үз җилкәсендә татыган кеше бүтәннәргә карата гамьсез була алмый. Безнең эштә иң кыены — хакыйкатьне табу, кешенең гаеплеме, гаепсезме булуын исбатлау, кеше күңеленә ачкыч табу, аның ни өчен җинаять эшләгәнен яки хаталанганын аңлау. Чиктән  тыш гадилек, берьяклылык чире йоктырган юрист, белгеч буларак, яраксызга әверелә. Чөнки җинаятьчелек белән көрәштә каты булу да,  кешелекле булу да, һәркемне аерым аңлый белү дә кирәк. Бүген сезгә дипломнар шундый олы ышаныч белән тапшырылды да бит.

«Юк, хаталар булмаячак! Мин бервакытта да намуслы кешеләрнең  нигезсез гаепләнүләренә юл куймам», — дип кабатладым күңелемнән.

Миңа рәхәт булып китте. Кесәмдә — диплом. Мин — тикшерүче! Җәйге җылы көн урамга әйди иде. Гүя кояш булып кояш үзе: «Гаделсең. Гадел булып кала бел!» — ди иде.