Имтиханны – 100 баллга!
Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучыларга күп каршылыклар белән очрашырга туры килде. Пандемия аркасында укучылар имтиханнарга онлайн рәвештә әзерләнделәр. Яшьләр сынатмады. Узган ялларда Сарапул шәһәреннән сөенечле хәбәр килде: Регина Гадршина рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга тапшырган! Горурлык хисләре уянды, үзебезнеке бит, татар кызы…
Регинаны социаль челтәрләр аша тиз таптым. Уңышлары белән котлагач, аралашып киттек. Ул быел Сарапулның 21нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. “Мәктәп еллары бик күңелле һәм төрле вакыйгаларга бай вакыт буларак хәтердә калачак. Мәктәп үзидарәсендә эшләдем, 2 ел аның лидеры идем. Команда белән дәресләрдән тыш ял итү эшчәнлеген оештыра идек, «Уңыш» фестивалендә катнаштым. Кыскасы, тик утырырга вакыт юк иде”, — дип сөйләде Регина.
Регина кечкенәдән журналистика белән мавыга икән. 7нче сыйныфта укыганда “ВКонтакте” социаль челтәрендә мәктәп тормышы турында сәхифә алып бара башлаган, үткән чаралар турында язмалар язган, аларны үзе фотога да төшергән. Хәзер Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга керергә җыена. “Анда укырга керү өчен әдәбият һәм рус теленнән БДИ тапшырырга кирәк иде. Иҗади яктан да сынау бар. БДИ турында күп сөйлиләр, тик ул алай ук куркыныч һәм катлаулы түгел. Дөрес итеп әзерләнгән вакытта һәр укучы аны тапшыра һәм югары баллар җыя ала. Мин үзем онлайн дәресләрне үз иттем. Имтиханга да нәкъ шулай әзерләндем. Нәтиҗәләрне түземсезләнеп көттем. Балларны куйган көнне сайтка керүчеләр күп иде, сайт эшләмәде. Башка юллар аша билгемне белергә тырыштым. Ә бу вакытта җирле массакүләм мәгълүмат чараларында безнең шәһәрдә кемнеңдер БДИда 100 балл җыйганлыгы турында хәбәр таралган иде инде. Ә үз күзләрем белән балларымны мин бары тик икенче көнне генә күрә алдым. Бик дулкынландым, сөендем. Миңа белем биргән укытучыларыма бик зур рәхмәт!” — диде Регина.
Ул шулай ук рус теленнән имтиханны 89 балга тапшырган. Үзе өчен җәмгыять белеменнән дә сынау тоткан. Әлегә аның баллары билгеле түгел.
Регина гаиләдә милли тәрбия ала. “Әби-бабай белән гел татар телендә генә аралашам”, — ди. Узган ел Удмуртиядә узган “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә башка укучылар белән белән бергә Г.Тукай әсәре буенча “Серле урман” һәм “Тукай төшләре” дигән сәхнә күренешләре күрсәтеп, алар 1нче дәрәҗәле дипломнарга ия булдылар. Регинаны мәктәпне уңышлы тәмамлавы белән котлыйбыз, олы тормыш юлында бары тик уңышлар гына теләп калабыз.
Эльвира Хуҗина.
Регина Гадршина (сулдан икенче)