“Иман” ял итте!
Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге соңгы елларда аеруча активлашып китеп, төрле проектларны тормышка ашыра. “Татар кызы” бәйгесе, Чәкчәк бәйрәме, Татар яшьләре слеты һ.б. Менә нәкъ соңгысы турында түбәндәге язмабыз.
Август башында Воткинск районы Болгур авылында без — “Иман” татар яшьләре — өченче тапкыр Татар яшьләре слетына җыелдык. Бу юлы безнең җыенда Ижау, Сарапул, Воткинск, Можга шәһәрләреннән 50дән артык егет һәм кыз катнашты. Шулай ук Пермь шәһәрендә эшләүче “Чәкчәк” оешмасыннан 9 дустыбыз да килде. Максатыбызның берсе актив ялны пропагандалау булганга, без палаткалар куеп ял иттек. Икенче зур максатыбыз татар телен һәм мәдәниятен алга этәрү иде. Шуңа күрә программа бик күп интеллектуаль уеннар белән үрелеп барды, татар гореф-гадәтләренә кагылышлы сораулар бик күп иде. Командаларга бүленеп, спорт ярышлары, яшьләр сабан туе, кич утырулар уздырдык. Учак тирәсендә җыелып, баянга җырлап-биюләрне хәзер сагынып искә калырга гына кала.
Гөлнара Шәяхмәтова, Ижау шәһәре.